МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Яңа Әлем мәктәбендә ачылган "Үсеш ноктасы" үзәгенең Талантлар Университеты белән эшчәнлеге 22.12.2022

Яңа Әлем мәктәбендә ачылган "Үсеш ноктасы" үзәгенең Талантлар Университеты белән эшчәнлек алып бару буенча килешү төзелгән иде. Декабрь башында мәктәп директоры Илназ Илшат улы белән Талантлар Университетының проеклар иҗат итү лабораториясе координаторы Рөстәм Айрат улы эшчәнлекне арттыру буенча күрешеп сөйләштеләр. Бүген исә 7-9 сыйныф укучылары Талантлар Университетының төп юнәлешләре белән, укуда һәм укудан тыш вакытта кулланып була торган чаралары, төрле бәйгеләр турында видеоочрашуда таныштылар. Үзләренең лидерлык сыйфатларын, сәләтләрен үстерәсе килгән, проект эшчәнлеге белән шөгыльләнәсе һәм фәннәр буенча белемнәрен арттырасы килгән укучылар өчен бу менә дигән мөмкинлек!
После открытия центра «Точка роста» на базе МБОУ “Новоалимовская ООШ” был заключен договор о сотрудничестве с Университетом Талантов. В начале декабря этого года директор школы Ильназ Ильшатович и координатор Лаборатории проектного творчества Университета Талантов Рустам Айратович обсудили вопросы повышения эффективности деятельности. И на этой неделе для учащихся 7-9 классов состоялся телемост с Университетом Талантов. Учащиеся через видеосвязь ознакомились с основными направлениями деятельности Университета Талантов, мероприятиями, которые можно использовать в учебное и внеучебное время, а также о различных всероссийских и республиканских конкурсах. Это прекрасная возможность для школьников, которые хотят развивать свои лидерские качества, способности, заниматься проектной деятельностью и повышать свои знания по предметам!
-
«Допризывник» район хәрби комиссары Кубогына ярышы / Соревнования на кубок военного комиссара района «Допризывник» 22.12.2022

Хәрби-патриотик тәрбияне камилләштерү максатларында 20, 22 февраль көннәрендә районның хәрби комиссары Кубогына хәрби-гамәли өч төр ярыш буенча ярышлар үткәрелде. Ачу тантанасында укучылар алдында Актаныш муниципаль районы башлыгы Л.Р. Зарипов, район хәрби комиссары Л. С. Әхмәтҗанов, чыгыш ясадылар. 9-11 сыйныф укучылары чаңгыда узышу, переклинда тартылу, автоматны сүтү һәм җыю буенча көч сынаштылар.
В целях совершенствования военно-патриотического воспитания юношей допризывного возраста, 20,22 февраля проводились соревнования по военно-прикладному троеборью «Допризывник» на кубок военного комиссара района. В церемонии открытия перед учащимися выступили глава Актанышского муниципального района Л.Р.Зарипов, военный комиссар района Л.С.Ахметзянов. Юноши 9-11 классов соревновались по лыжным гонкам, подтягиванию на перекладине, разборке и сборке автомата.
-
Биология һәм химия фәннәре укытучыларының район семинары 22.12.2022

22 нче декабрь көнне Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбендә биология һәм химия фәннәре укытучыларының район семинары үтте. Семинарның беренче өлешендә Вагизова Алсу Мирзаян кызы 7 класс укучылар белән биология, ә Галеев Айзат Әхмәтвәли улы 5А классы укучылары белән географиядән ачык дәресләр үткәрделәр."Үсеш ноктасы"үзәге җиһазлары ярдәмендә 10 класс укучылары белән Алсу Мирзаян кызы мастер-класс күрсәтте. Икенче өлештә районның химия һәм биология укытучылары тәҗрибә уртаклаштылар. Килгән кунаклар һәм җитәкчелек тарафыннан эшчәнлеккә уңый бәя бирелде.
-
"Экобалалар 2022" экологик бәйгесенең бүләкләү тантанасы 19.12.2022

14 нче декабрь көнне 4 нче санлы балалар бакчасында республикакүләм "Экобалалар 2022" экологик бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Әлеге бәйгедә Яңа Әлем балалар бакчасыннан 2 команда 5 атна дәвамында экологик биремнәрне үтәп бардылар. "Юные защитники природы" командасы 1 урын яулады.
14 декабря в детском саду № 4 состоялась церемония награждения республиканского экологического конкурса "Экодети 2022". В этом конкурсе 2 команды из Новоалимовского детского сада в течение 5 недель выполняли экологические задания. Команда" Юные защитники природы " заняла 1 место.
-
Халыкара “Әниемнең җылы кочагы” бәйгесенең йомгагы 19.12.2022

Халыкара “Әниемнең җылы кочагы” бәйгесенә йомгак ясалды. Илебезнең төрле өлкәләреннән килеп бәйгедә катнашучылар арасында Байсар мәктәбенең 2 класс укучысы Садриева Язгөлнең жюри тарафыннан сайлап алынуы безнең өчен зур сөенеч булды. Язгөл Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты,истәлекле бүләкләре белән бүләкләнде. Алга таба да аңа зур уңышлар телибез!
Подведены итоги международного конкурса "Теплые объятия мамы". Ученица 2 класса Байсаровской школы Садриева Язгуль была выбрана жюри среди конкурсанток из разных уголков страны. Язгуль была награждена благодарственным письмом и памятными подарками Всемирного конгресса татар в г. Казани. Желаем ей и в дальнейшем больших успехов!
-
Чемпионнар/ Чемпионы 19.12.2022

Башкортостан районының Дүртөйле шәһәрендә, Актаныш районы данын яклап, гуманитар гимназия-интернатның кызлар һәм егетләр волейбол командалары җиңү яулады! Дүртөйле командалары белән уйнап, егетләр - беренче, кызлар икенче урын яулады. Тренерлары Ленар Ибнеев. Котлыйбыз!
Волейбольные команды юношей и девушек гуманитарной гимназии-интерната победили на соревнованиях по волейболу! В игре с командами Дюртюлей, юноши заняли первое место, девушки - второе. Тренер-Ленар Ибнеев. Поздравляем!
-
«Сферум» мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасында иң актив эшләүче мәктәпләр 19.12.2022

«Сферум» мәгълүмати-коммуникацион белем бирү платформасы 2022 елның 1-30 ноябрендә укытучылар өчен «Аралашу Марафоны» ның икенче этабында җиңүчеләрне игълан итте. Айның иң актив төбәге дип Татарстан Республикасы танылды, анда мәгариф оешмалары өчен 200 мини Капсула акыллы колонка тапшырылды. Республиканың иң актив мәктәпләре арасында безнең район мәктәпләре дә бар: Актанышның 1нче мәктәбе, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты, Татар Суыксу урта мәктәбе. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Информационно-коммуникационная образовательная платформа «Сферум» объявила победителей второго этапа «Марафона общения» для учителей, который проходил с 1 по 30 ноября 2022 года. Самым активным регионом месяца признана Республика Татарстан, куда для образовательных организаций было передано 200 умных колонок VK Капсула Мини с голосовым помощником Маруся. Среди самых активных школ республики есть школы и нашего района: МБОУ «Актанышская СОШ №1», ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одарённых детей», МБОУ «Татарско-Суксинская СОШ», которые получили умные колонки. Поздравляем победителей!
-
Бөтенрәсәй көрәш бәйгесе 18.12.2022

Әлмәт районында 18 декабрь көнне узган көрәш бәйгесендә 8 класста укучы егетебез Сафиуллин Илнар Илшат улы лаеклы 3 нче урынны яулап кайтты. Шәйдуллин Зөфәр Газиз улына багышланган 13 нче бөтенрәсәй турнирында 15 тэн артык район көрәшчеләре катнашты. Илнарны һәм аның тренеры Анваров Ильфир Ильфат улын чын күңелдән котлыйбыз!
18 декабря в Альметьевске состоялся традиционный всероссийский турнир по национальной борьбе « Корэш», посвященный памяти заслуженного работника сельского хозяйства Российской Федерации и Республики Татарстан Зуфара Газизовича Шайдуллина. В этом году соревнования проводились 13-й раз и участвовали представители 15 районов Татарстана. На ученик Сафиуллин Ильнар Илшатович в своей весовой категории занял 3 место. Ильнара и его тренера Анварова Ильфира Ильфатовича поздравляем, и желаем дальнейших побед!
-
Пучы урта гомуми белем биру мәктәптәбендэ физика, информатика һәм астрономия атналыгы 17.12.2022

2022 елның 12-17 декабрендә Пучы урта гомуми белем биру мәктәптәбендэ физика, информатика һәм астрономия атналыгы үтте. Аталыкны һәр көнендә төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. 5-11 сыйныф укучылары кызыклы биремнәр үтәделәр, мәсьәләләр чиштеләр, кроссвордлар, ребуслар төзеделәр. 9 нчы сыйныф укучылары «Крестики - нолики» уенында катнаштылар, 10-11 нче сыйныф укучылары өчен физика буенча дәрес-конференция үткәрелде. Балалар барлык өлкәләрдә дә танып белү сәләтенең үсешен күрсәттеләр. Укучылар өчен кызыклы һәм яңача табигый фәннәрне укытучылар Л.С. Нургалиева, А. Р. Шәйхетдинова һәм З. Р. Зиннатова ачтылар.
С 12 по 17 декабря 2022 года в МБОУ "Поисевская СОШ" прошла неделя физики, информатики и астрономии. Каждый день предметной недели включал в себя разнообразные игры и конкурсы. Ученики с 5 по 11 классы участвовали в веселых переменах, выполняли интересные задания, решали задачи, составляли кроссворды, ребусы. Ученики 9 класса приняли участие в игре «Крестики - нолики», для учеников 10-11 классов был проведен урок-конференция по физике. В течении всей недели ребята с увлечением погружались в мир познавательной физики, информатики и астрономии. Интересно и по - новому естественные науки для учеников раскрыли учителя Л.С.Нургалиева, А.Р.Шайхутдинова и З.Р.Зиннатова.
-
Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен "Тормыш өчен болыт сервислары. Саклау һәм эшкәртү" темасына цифр дәресе 16.12.2022

16 декабрь көнне Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Үсеш ноктасы" үзәгендә 5-9 сыйныф укучылары өчен "Тормыш өчен болыт сервислары. Саклау һәм эшкәртү" темасына цифр дәресе уздырылды. Дәресне физика һәм информатика укытучысы Шәрипов Илназ Илшат улы үткәрде. Бу дәрестә укучылар челтәрнең нәрсә икәнен, болыт технологияләре төшенчәсенә нәрсәләр керүен һәм аларның ничек эшләвен, Интернет барлыкка килүне, ничек үсеш алганын, болыт тылсымының нәрсә икәнен һәм җыелган мәгълүматны ничек сакларга икәнен белделәр. Бу технологияләр белән эшләүче кешеләрнең һөнәрләре белән таныштылар. Шулай ук, 2022 елда Актаныш районында беренчеләрдән булып Яңа Әлем авылында ВОЛС каналы буенча югары тизлекле Интернет барлыкка килүе турында да белделәр.
16 декабря для учащихся 5-9 классов МБОУ "Новоалимовская ООШ" в центре "Точка роста" был проведен урок цифры на тему "Облачные сервисы для жизни. Хранение и обработка". Урок провел учитель физики и информатики Шарипов Ильназ Ильшатович. На этом уроке цифры учащиеся узнали, что такое сеть, что входит в понятие облачные технологии и как они работают, что было до появления Интернета, как он развивался, в чём состоит магия облаков и как надёжно хранить собранные данные. Познакомились с профессиями людей, которые работают с этими технологиями. Также узнали, что в с. Новое Алимово, одним из первых в Актанышском районе в 2022 году появился высокоскоростной Интернет по каналу ВОЛС.











