МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Актаныш, пр.Ленина, д.17 |
| Телефон: | +7(855)-523-44-70 |
| E-Mail: | Roo.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" / МКУ "Мәгариф идарәсе" |
| Руководитель: | Шакирова Раниза Митьяновна |
| У нас учатся: | 3120 учеников |
| У нас учат: | 444 педагогов |
МКУ "Управление образования" Исполнительного комитета Актанышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ "Мәгариф идарәсе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Яңа Әлем балалар бакчасында “Орчык өмәсе” күңел ач 12.12.2022

Яңа Әлем балалар бакчасында балаларны татар халкының милли йоласы, гореф- гадәтләре белән таныштыру, патриотик тәрбия бирү максатыннан “Орчык өмәсе” дип исемләнгән күңел ачу узды. Чара татар халкының биюләре, уеннары, җырлары, мәкальләр әйтешү белән үрелеп барды. Иң соңыннан бәйләнгән оекларның нинди җылы, йомшак булулары һәм бүгенге көндә мобилизацияләнгән егетләрнең өй җылысы бүләк итүче оекларның әһәмияте турында аңлатылганнан соң балалар күңел җылыларын салып, мобилизацияләнгән егетләргә рәсемнәр ясадылар. Тәрбичеләр рәсемнәр белән бергә бакча коллективы исеменнән җыелган җылы носкиларны мобилизацияләнгән егетләргә җибәрделәр.
В Новоалимовском детском саду с целью ознакомления детей с национальными обычаями и традициями татарского народа, патриотического воспитания прошло мероприятие “Орчык өмәсе” Мероприятие сопровождалось танцами, играми, песнями, пословицами татарского народа.
-
Солдат абый белән очрашу 12.12.2022

Актаныш №2 “Ромашка” бакчасында балаларга патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Педагоглар төрле алымнар кулланып балаларда көчле, кыю булырга, үз Ватаныңны яратырга һәм якларга, армиядә хезмәт итәргә, солдатлар кебек илебез сакчылары булырга теләк тәрбиялиләр. Бу уңайдан мәктәпкә әзерлек А төркеме тәрбиячесе Альбина Мөдәрис кызы балалар белән очрашуга Хәбибуллин Искәндәр Илфак улын кунакка чакырды. Ул быел ноябрь аенда Россия Армиясе сафларыннан демобилизацияләнә. Бер ел Кизнер шәһәрендә хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычын үтәп кайта. Бу очрашуда балалар солдат көннәре, формасы, батырлык турында истәлекләр тыңладылар. Алар солдат абыйдан армия тормышы турында бик күп мәгълүмат алдылар, сокланып карадылар, тыңладылар, сораулар бирделәр. Очрашу кызыклы һәм файдалы үтте.
В Актанышском детском саду № 2 "Ромашка" большое внимание уделяется патриотическому воспитанию детей. Педагоги, используя различные приемы, воспитывают в детях желание быть сильными, смелыми, любить и защищать свою Родину, служить в армии, быть защитниками своей страны, как солдаты. В связи с этим воспитатель группы подготовки к школе Альбина Мударисовна пригласила на встречу с детьми в гости Хабибуллина Искандера Ильфаковича. Он демобилизовался из рядов российской армии в ноябре этого года. Отслужив год в городе Кизнере, вернулся к исполненив долга перед Родиной. На этой встрече дети услышали воспоминания о солдатских днях, форме, подвиге. Искандер подробно ответил на все вопросы. Встреча прошла интересно и полезно.
-
Әтиләр советы/ Совет отцов 12.12.2022

Гуманитар гимназия-интернатта Әтиләр советының чираттагы утырышы “Бала тәрбияләүдә әти кешенең роле” темасына багышланды. Әтиләрнең бердәм һәм актив булулары сөендерә! Очрашуда әтиләр Нур Хөсәеновның, Илфак Гаяновның чыгышлары тыңланды. Фикер алышулар да, әтиләрчә, төпле һәм җитди барды. Әтиләребез алдагы чирекләр өчен дә эш планы билгеләп куйды.
Очередное заседание Совета отцов гуманитарной гимназии-интерната было посвящено теме “Роль отца в воспитании ребенка”. Отрадно, что отцы сплочены и активны! На встрече были заслушаны выступления отцов Нура Хусаинова, Ильфака Гаянова. Обсуждение шло, по-отцовски, основательно и серьезно. Отцы наметили план работы и на ближайшие четверти.
-
"Дуслык күпере" лагере/ Лагерь "Мосты дружбы" 12.12.2022

“Уңайлы мохит” дәүләт программасы нигезендә, “Мосты дружбы”- “Дуслык күперләре” проекты белән, гуманитар гимназия-интернат Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының грант конкурсында җиңү яулаган иде. Әлеге проект кысаларында, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли башлады. “Дуслык күперләре” лагеренда алар гимназиядә укучы балалар белән аралашалар, дәресләрдә һәм төрле интерактив уеннарда катнашалар, актив ял итәләр.
В рамках государственной программы "Доступная среда" с проектом "Мосты дружбы" гуманитарная гимназия-интернат стала победителем грантового конкурса Министерства образования и науки Российской Федерации. В рамках данного проекта начал работу лагерь отдыха и оздоровления для детей с ограниченными физическими возможностями. В лагере "Мосты дружбы" они общаются с учащимися гимназии, участвуют в уроках и различных интерактивных играх, активно отдыхают.
-
Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан конкурска нәтиҗә 10.12.2022

9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне. Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителә hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнә.
Бүген укучыларны ришвәтчелеккә каршы юнәлдерелгән конкурска йомгак ясап, район башлыгы Ленар Зарипов җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды. Богады мәктәбенең 3 нче класс укучысы Сабирова Сөмбел рәсем конкурсында катнашып 3 урын алды. Укытучысы Фәттахова Л.Д.
-
Теләкәй мәктәбендә “Бердәм кеше хокуклары дәресе” 10.12.2022

Теләкәй мәктәбендә “Бердәм кеше хокуклары дәресе” үткәрелде. Һәркем гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә, үзенең ата –анасын белергә, аларны кайгыртырга, белем алырга, табиб ярдәменә, чиста су эчәргә, сәламәт туклану рәвеше алып барырга хокуклы. 1948 нче елның 10 деабрендә БМО тарафыннан кабул ителгән “Кеше хокукларын яклау” декларациясе бүгенге көндә дә актуаль. Бу турыда тарих укытучысы Газетдинов Илнар Флюр улы җентекләп аңлатты. Укучылар бик актив катнаштылар.
В Тлякеевской школе проведен “Единый урок прав человека”. Каждый имеет право жить и воспитываться в семье, знать своих родителей, их заботу и совместное проживание, на образование, на получение медицинской помощи, чистой питьевой воды и полноценного питания. В 1948 году именно в этот день ООН приняла Всеобщую декларацию прав человека. Несмотря на то, что этот документ был принят 74 года назад, положения Декларации по сей день актуальны. Об этом учитель истории Газетдинов И.Ф. рассказал тщательно.
-
Югары Яхшый мәктәбендә профориентация эше 09.12.2022

Югары Яхшый мәктәбендә профориентация нигездә уку – тәрбия, класстан тыш чаралар аша алып барыла. Бүгенге көндә 4 укучы техникумда белем ала. 8 декабрь көнне техникум укытучылары 8,9 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Аларга бу уку йортына керү тәртибен, андагы белгечлекләр турында аңлаттылар. Очрашу җанлы, эшлекле үтте.
Профориентация в Верхнеяхшеевской школе осуществляется в основном через учебно – воспитательные, внеклассные мероприятия. На сегодняшний день в Актанышском техникуме обучаются 4 ученика. 8 декабря состоялась встреча преподавателей техникума с учащимися 8,9 классов. Им разъяснили порядок поступления в это учебное заведение, его специализацию.
-
Яңа Әлем мәктәбендә "Каз өмәсе" бәйрәме 09.12.2022

9 декабрь көнне Яңа Әлем мәктәбендә "Каз өмәсе" бәйрәме үткәрелде. 2 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Марданова Фәния Дөфәк кызы җитәкчелегендә авылларда кыш башында үткәрелә торган күңелле йоланы сәхнәләштереп, укучыларга, ата-аналарга тәкъдим иттеләр. Чара бар тамашачының күңеленә хуш килде.Бәйрәмнең видео һәм фотомизгелләрен мәктәбебезнең телеграмм каналыннан карап таныша аласыз: https://t.me/school_novoe_alimovo
9 декабря в Новоалимовской школе прошел праздник "Каз өмәсе". Учащиеся 2 класса под руководством классного руководителя Мардановой Фании Дуфаковны инсценировали веселый обряд, который проводится в деревнях в начале зимы, и предложили его учащимся и родителям. Мероприятие вызвало восторг у всех зрителей.Видео и фото эпизоды праздника можно посмотреть на телеграмм-канале нашей школы: https://t.me/school_novoe_alimovo
-
Россиядә Ватан геройлары көне 09.12.2022

9 декабрь - Россиядә Ватан геройлары көне уңаеннан, Такталачык коррекцион мәктәбе тәрбиячеләре Д.Д.Мурзина, Л.Ф.Кулиева 2,3 группа укучылары белән"Ватанны саклаучылар көне" дигән темага тәрбия сәгате үткәрделәр.Һәр чорның үз геройлары бар.Әмма Ватанны саклап батырлык күрсәткән каһарманнарны безнең халык аеруча хөрмәт итә,онытмый. Укучыларны батырлык рухландыру,батырлыклар турында мәкальләр аша укучыларга патриотик тәрбия бирү,туган илгә мәхәббәт хисе булдыру- чараның максаты булды.
День Героев Отечества в России — это памятная дата, которая отмечается в нашей стране ежегодно 9 декабря. День Героев Отечества – важная для нас памятная дата, которая является продолжением исторических традиций и способом сохранения памяти о том, какие подвиги были совершены героями нашей страны. Мы не только отдаем дань памяти героическим предкам, но и чествуем ныне живущих героев.
В честь календарного праздника с целью воспитания патриотизма, в Такталачукской коррекционной школе с воспитанниками 2-х и 3-х групп был проведён воспитательный час «День героев Отечества». Был показан видеофильм, из которой ребята узнали об истории военных наград, о подвигах, отваге и мужестве людей.
Руководители:Кулиева Л. Ф. ;Мурзина Д. Д. ; -
Әтәс мәктәбендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган Игелек дәресләре 08.12.2022

Җәмгыятьтә инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларга карата уңай, толерант мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан Әтәс мәктәбендә Халыкара инвалидлар көненә (3 декабрь) багышланган Игелек дәресләре узды. Игелек дәресенең төп максаты-укучыларның инвалидлыкка карашын үзгәртү, инвалидлыкның кешене кире кагу өчен нигез түгеллеген күрсәтү, ул башкалар кебек үк барлык хокуклар һәм мөмкинлекләр белән тигез.
С целью формирования культуры позитивного, толерантного отношения в обществе к лицам с инвалидностью и ограниченными возможностями здоровья, в Атясевской школе прошли Уроки доброты, приуроченных к Международному дню инвалидов (3 декабря). Основная цель урока доброты – изменить отношение учащихся к людям с инвалидностью, показать, что инвалидность не является основанием для отторжения человека, что он такой же, как и все остальные, и имеет равные со всеми права и возможности.











