Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Толерантлык дәресләре 22.11.2019

Толерантлык - хөрмәт һәм түземлелек,башка милләт кешеләренә хөрмәт белән карау һәм алар турында күп белергә омтылу,аралашу, башкаларны да үзең белән тигез күрү дигән мәгънәләрне аңлата.Балалар иҗат үзәгендә дә бу юнәлештә күп төрле эшчәнлекләр оештырыла.Өстәмә белем бирү педагогы Муллаянова Д.М. түгәрәккә йөрүче укучылар белән берлеклектә әлеге темага багышланган тематик чара оештырды.Балалар чарада күп төрле мәгълумат алдылар, ситацияләр белән очрашып,чыгу юлларын эзләделәр.
-
Йөрәк җылым-сиңа Әнием! 21.11.2019

Әниләр- безнең өчен иң изге,иң кадерле кешеләр.Бүген балалар иҗат үзәгендә күркәм бәйрәм- Әниләр көне.Барлык балалар,педагоглар, әнилә,әбекәйләребез - бу бәйрәмнең кунаклары.Бәйрәм төрле уеннар,чыгышлар, кызыклы биремнәр үтәү белән үрелеп барды.Балалар эшеннән күргәзмә оештырылды.
-
Театрны үз итеп 13.11.2019

Өстәмә белем бирү педагогы И.М.Муллахметова театр сәнгатенә балаларны кече яшьтән үк җәлеп итә.
-
Укырга чакыра 13.11.2019

Актаныш Балалар иҗат үзәге базасында шоферлар хәзерләү буенча курслар эшли башлаячак.Көтеп калабыз.
-
"Ихлас"та мәктәпкәчә яшьтәге балалар 13.11.2019

"Ихлас" психологик үзәгенең ишекләре һәрвакыт ачык.Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балалар да ял итеп,кәефләрен күтәреп киттеләр.
-
Котлыйбыз! 11.11.2019

Балалар иҗат үзәгендә татарча көрәш белән шөгыльләнүче укучылар 9 нчы ноябрьдә Азнакай шәһәрендә Султанов И.С. истәлегенә үткәрелгән республикакүләм ярышта катнаштылар. Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучылар:
1 урын - Хабутдинов Салават;
3 урын- Шәмсиев Илназ.
Остазлары – А. Садри. Котлыйбыз!
-
Ата-аналар киңәшләште. 10.11.2019

"Ихлас"психологик һәм педагогик хезмәт күрсәтү үзәгендә "Ата-аналар университеты"проекты үз эшен башлап җибәрде."Әйдәгез танышыйк" темасына тренинг узды.
-
"Иҗатта чикләр юк" 08.11.2019

Укучылар көзге каникулларда булсалар да,Балалар иҗат үзәге балалар белән гөрләп торды.Өстәмә белем бирү педагогы Султанова Алинә Илфак кызы 7-8 яшьлек балалар белән "Иҗатта чикләр юк"дигән тема астында мастер-класс үткәрде.Балалар түгәрәктә алган белемнәрен кулланып,фантазияләрен эшкә җигеп,декоратив кош оясы моделен ясадылар.
-
Хезмәтенең җимешләре. 06.11.2019

31 нче октябрь көнне Актаныш "Туган як" музеенда өстәмә белем бирү педагогы Шәрипова Ильсияр Заһит кызының кул эшләреннән шәхси күргәзмзсе ачылды.Хезмәттәшебезне бу күркәм хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Иҗади биеклек,уңышлар телибез.
-
Кышлаучы кошларга ярдәм. 05.11.2019

"Уйный-уйный өйрәнәбез" мәктәп алды хәзерлеге түгәрәгенә йөрүче балалар әти-әниләре белән бергә кышлаучы кошлар турында белемнзрен ныгыттылар.Кыш көне кошларга ничек ярдәм итәргә мөмкин булуы турында фикер алыштылар.Иң мөһиме - бергәләп төрле кул астындагы материаллардан җимлекләр ясарга өйрәнделәр.Мастер-класс әти-әниләргә дә,әби-бабайларга да бик ошады,файдалы булды.









