Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз! 03.02.2020

"Йөрәгемне балаларга бирәм - 2020" бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү булды.Район мәгариф идарәсе приказы нигезендә Балалар иҗат үзәгенең бәйгедә катнашып,җиңү яулаган педагоглары Муллахметова И.М.,Анварова Г.Ф.,Хасанова Н.Н.,Солтанова А.И.,Мухамадиев Д.С. тәбрикләнде.Дүрт номинациядә җиңү яулаган педагогларыбыз читтән торып уздырылучы беренче этапта көч сынашырга әзерләнәләр.Уңышлар юлдаш булсын!
-
"Ел әйдаманы -2020"
31.01.2020
Богады төр гомуми белем бирү мәктәбендә иҗтимагый балалар оешмалары җитәкчеләре - педагог-оештыручыларның һөнәри бәйгесе уздырылды.Бәйгедә барлыгы 16 педагог-оештыручы катнашты.Бәйге шарты буенча конкурсантлар үз эшчәнлекләре турында презентация ясадалар, тәрбияви чара күрсәттеләр.Чыгышлар жюри тарафыннан бәяләнде.Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын - Амируллина А. (Актаныш 1 нче санлы мәктәбе);
2 урын - Хазиева Г. (Актаныш 2 нче санлы мәктәбе);
3 урын - Зямилова Р. (Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе).
Лауретлар - Әтәс,Пучы мәктәпләре,Актаныш мәктәп- бакчасы,Такталачык мәктәп-интернаты,Гуманитар гимназия.Барлык бәйге җиңүчеләрен тәбрик итәбез!
-
Котлыйбыз! 27.01.2020

25-26 гыйнвар көннәрендә татарча көрәш буенча Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә рәсәйкүләм ярыш узды. Үз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз:
1 урын - Шәмсиев Илназ (фотода сулдан икенче);
2 урын - Хәбетдинов Салават;
3 урын - Фәтхуллин Айнур.Остазлары –Садри Ә.М.
-
"Йөрәгемне балаларга бирәм -Сердце отдаю детям" бәйгесе
24.01.2020
Актаныш балалар иҗат үзәгендә "Йөрәгемне балаларга бирәм" һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы үтте.Өстәмә белем бирү педагоглары ике юнәлештә көчләрен сынадылар.Бәйгенең беренче шарты - дәрес күрсәтү, икенче шарты - эшчәнлегең буенча яклау булып торды.Техник, соцаль - педагогик,фәнни-гамәли,гамәли сәнгать юнәлешендә 9 педагог көч сынашты.Барыгызга да уңышлар телибез!
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 20.01.2020

2020 елның 18 гыйнвар көнне Пучы урта мәктәбенең ачык беренчелегенә татарча көрәш буенча ярыш үткәрелде. Бу бәйгедә Актаныш районы мәктәпләреннән килгән 75 укучы көч сынаштылар. Уз авырлык үлчәүләрендә уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз:
1 урын - Фәтхуллин Айнур, Шәмсиев Илназ;
2 урын - Нургалиев Айзат, Заһиров Булат, Хәбетдинов Салават, Галәветдинов Дима;
3 урын - Шәмсиев Ильяс, Шәйхетдинов Сәид, Газизов Инсаф, Мирзаянов Айвар, Шакиров Динар.
Остазлары – Садри Әнис. Котлыйбыз!
-
Бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз! 20.01.2020

"Тылсымлы куллар" түгәрәгенә йөрүче кызларыбыз "Куриные именины" регионара декоратив-гамәли һәм халык иҗаты бәйгесендә җиңү яуладылар:
1 дәрәҗә җиңүче - Галиахметова Исламия;
3 дәрәҗә лауреат - Фазуллина Айзилә
Җитәкчеләре – Фазуллина Гөлшат Хавил кызы.
-
"Созвездие - Йолдызлык- 2020"
16.01.2020
Обновленный вариант Положения /upload/storage/org5202/files/созвездие 2020 обновленный!.doc
-
Конкурс педагогов "Сердце отдаю детям"
16.01.2020
Положение,приказ по Конкурсу /upload/storage/org5202/files/Приказ профконкурсы 2020.docx
-
Яшь гражданнар форумы 15.01.2020

"Бүләк" Сәләтле балалар белән эшләү базасында Яшь гражданнар форумы уздырылды.Форум ТР Яшьләр,спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре,район хакимияте Башлыгы,район мәгариф идарәсе җитәкчелеге,педагог-оештыручылар,мәктәп укучылары катнашында узды.Форум 2022 елга кадәр балалар оешмалары эшчәнлек юнәлешләренә эш төрләре кертү буенча Резолюция кабул итте.103 мәктәп укучысы,БИҮ нең "Ак җилкән"балалар оешмалары Советы катнашында узган Форум үз эшен эчтәлекле итеп оештырды.
-
"Әфганстан - йөрәк ярам"
14.01.2020
14 нче февраль көнне балалар иҗат үзәгендә Әфганстаннан солдатлар чыгарылуга 31 ел тулу уңаеннан “Әфганстан – йөрәк ярам”исеме астында очрашу кичәсе уздырылды.Очрашуда ил алдында сугышчан бурычларын үтәгән 9 әфганчы катнашты.Кичә сугышчан дусларны искә алу,хатирәләрне яңарту белән башланып китте.Күңелле концерт,котлаулар очрашуга килүчеләрнең күңелен күтәрде.Чаллы шәһәре ДОСААФы кунакларга бүләкләр тапшырды. Күңелләрдә калган яралар яңармасын,көннәребез тыныч,күкләребез аяз булсын,әниләребезнең күзләрендә шатлык яше генә күренсен!









