Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Чаңгы эстафетасы 14.01.2020

Искечә Яңа елны каршылыгында Бүләк чаңгы трассасында командалар арасында чаңгыда узышу буенча ярыш-эстафета үтте.Балалар иҗат үзәге командасы да әлеге ярышта дүрт педагог составында катнашты.Мактаулы дүртенче урынны яулап,Мактау кәгазе һәм акчалата бүләккә ия булдылар.Котлыйбыз!
-
Кыш бабай бүләге! 13.01.2020

Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр "Актаныш таңнары" газетасында "Кыш бабайга хат" бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә "Сәнгатьле сүз" тугәрәгенә йөруче укучыбыз Гөлинә Шәйхелова җиңү яулады. Кыш бабай аның хыялын чынга ашырды - чаңгы буләк итте. Котлыйбыз!
Житәкчесе - Газизова Ләйсән Фидаис кызы.
-
Көрәшчеләрнең яңа җиңүләре! 13.01.2020

11 нче гыйнварда Азнакай шәһәрендә татарча көрәш буенча Фәрит Корбанов истәлегенә III нче республикакүләм ярыш оештырылды. «Көрәш» түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар кабат зур җиңүләр яуладылар:
1 урын - Хәбетдинов Салават (фотода);
2 урын- Шәмсиев Илназ;
4 урын- Газизов Инсаф.Остазлары – Садри Анис.
-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 09.01.2020

7 нче гыйнварда Актанышта Кыш бабай призына татарча көрәш буенча ярышлар үтте.Актаныш балалар иҗат үзәгенең "Көрәш" түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар уңышлы чыгыш ясап,җиңү яуладылар.
1 урын - Марданов Ришат (фотода),Шәмсиев Илназ;
2 урын - Фәтхуллин Айнур;
3 урын - Нургалиев Айзат, Шәмсиев Ильяс,Заһиров Булат.
Остазлары - Садри Әнис. Котлыйбыз!
-
Спартакида җиңүчеләре 08.01.2020

4 нче гыйнвар көнне Актанышта мәгариф хезмәткәрләренең кышкы район Спартакиадасы үтте.Балалар иҗат үзәге командасы да әлеге ярышларда актив катнашты.Чаңгыда узышуда- И.Т.Хузин - 2 урын,йөзү ярышында - Фатыхова А.М. - 3 урын,бадминтон ярышында - Газизова Л.Ф.- 2 урын яуладылар.Котлыйбыз!
-
Яңа ел белән! 30.12.2019

Хөрмәтле Балалар иҗат үзәге коллективы! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәбез!Яңа елда икеләтә бәхет, икеләтә шатлык - бары шул!
-
Котлыйбыз! 30.12.2019

"Кышкы сабантуй" - Кар бабайлар ярышында III урын яулаган командабызны - Муллахметова И.М., Султанова Ф.М., Зямилов Р.Ф. чын күңелдән котлыйбыз!
-
Чыршы кунакка дәште.
29.12.2019
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Балалар иҗат үзәгендә бүген Чыршы бәйрәме.Әти-әниләре белән "Мадагаскар" әкияте геройлары катнашында оештырылган бу бәйрәм балаларга гына түгел,өлкәннәргә дә бик ошады.Бәйрәмгә килүчеләрне Башкарма комитет җитәкчесе Габдулхаев И.И. тәбрикләде.Бу көтеп алынган бәйрәм балаларның күңелендә җылы,якты бер имзгел булып калсын иде..
-
Традицион очрашу.
29.12.2019
2019 нчы елны озату-Чыршы бәйрәменә опека һәм попечетельлек бүлеге хезмәткәрләре балаларны каршыларга килделәр.Традициягә әйләнеп барган бу бәйрәм иртәләрен Балалар иҗат үзәге педагоглары ел саен иҗади якын килеп оештыралар,нәни дусларына тәкъдим итәләр.Быел да "Мадагаскар"әките геройлары каршылады балаларны.Матур әкияти бизәлешле зур залда тамаша төрле уеннар белән үрелеп барды.Кыш бабай һәр балага бүләген дә,изге теләкләрен дә җиткерде.Киләсе 2020 ел барлык теләкләр дә кабул була торган бик бәхетле һәм матур ел булсын!
-
Иң-иң алдынгылар хөрмәтләнде.
28.12.2019
Бүген укуда,спортта,җәмәгать эшләрендә,төрле бәйгеләрдә,фән олимпиадаларында,сәнгатьтә яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучыларны район Башлыгы тәбрикләде.Районыбызның 100 укучысы,мәктәп директорлары,хакимият - театральләшкән тамаша белән башланып киткән хөрмәтләү бәрәмендә булдылар.Мул табыннар артында,үзләре кебек үк "сәхнә йолдызлары"ның чыгышын бик яратып тамаша кылдылар.Бүләкләргә дә бик юмарт иде Кыш бабай.Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлап,киләсе елга да яңа биеклекләр теләп калабыз!









