Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Юбилейная, д. 111 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Cdt.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУДО "ЦДТ" Актанышского муниципального района РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Файзрахманова Резеда Наиловна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 792 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Актанышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Алтын көз үзенә чакыра! 14.09.2019

Балалар иҗат үзәгенең Пучы авылында оештырылган түгәрәкләренә йөрүче укучылар табигатькә экскурсиягә чыктылар.Табигатьнең иң матур -алтын төсләргә күмелгән мизгеле.Шушы матурлыкта төрле уеннар,ярышлар оештырдылар.Табигатьнең матурлыгы укучылар күңеленә дә күчте - чара һәркемдә уңай тәэсирләр генә калдырды.
-
"Авыл яшьләре" финал уеннары Актанышта! 13.09.2019

Актаныш районы "Авыл яшьләре" республика ярышының финал уеннарын үзендә кабул итте.Һәрвакыттагыча бу зур чарага мәртәбәле кунаклар да күп килде."Авыл яшьләре"әкияти аланын Иҗат үзәге коллективы җиһазлады. Иҗади, әкияти, шул ук вакытта күңелгә якын бу бизәлеш барлык кунакларны үзенә тартып, бәйрәм бизәге булып торды.
-
"Авыл яшьләре"н каршыларга әзерләнәбез 12.09.2019

Балалар иҗат үзәге коллективы 13-15 сентябрь көннәрендә үтәчәк "Авыл яшьләре" спорт уеннары бәйгесенең финал өлешен каршылырга әзерләнә.Тарихны искә төшеруче, авыл яшьләренең җыелу урынын тасвирлаучы "утар"ны зәвык белән җиһазладылар педагоглар.
-
Сайлаучыларга хөрмәт күрсәтеп. 09.09.2019

8 нче сентябрь көнне барлык халык сайлауларга барды.Балалар иҗат үзәге сайлау участогы булып торды.Килгән халыкка ихтирам,хөрмәт билгесе итеп, өстәмә белем бирү педагоглары үз эшләреннән күргәзмә оештырдылар. Бер яктан, хезмәтебез белән якыннан таныштыру булып торса,икече яктан, сайлау участогына килгәннәргә үзенчәлекле чара булып торды.
-
Җәйге ял - Актаныш басмалары скверында 04.07.2019

Балаларың җәйге ялын оештыруда Актаныш Иҗат үзәге коллективы үзеннән саллы өлеш кертте. Һәр атнанаң пәнҗешәмбе көнендә педагоглар төрле кызыклы чаралар оештырдылар. “Җырлап-биеп уйныйбыз” исеме астында узган чараны Газизова Л.Ф., Фазуллина Г. Х.,Фатихова А.М., педагог-оештыручы Муллахметова И.М. белән берлектә оештырдылар.Әлеге чарага килгән балалар кызыклы уеннарда, ярышларда катнашып, рәхәтләнеп күнел ачтылар.
-
II Первенство Республики Татарстан по классическим шахматам 24.06.2019

С 20 по 23 июня 2019 г. в Центре детского творчества прошло II Первенство Республики Татарстан по классическим шахматам среди учащихся сельских районов и малочисленных городов.Соревнования включили 10 турниров в 5 возрастных номинациях.Победителей наградили Дипломами,медалью и премией.Поздравляем!
-
Бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз!Итоги конкурса "Брендовый сувенир"
21.06.2019
Прокол конкурса "Лучший брендовый сувенир"/upload/storage/org5202/files/.doc
-
Бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз! 18.06.2019

Казан шәһәрендә 14-16 июнь көннәрендә фәнни техник иҗат фестивале булып узды.Актаныш балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче укучыбыз агач эшкәртү буенча ярышта катнашты.28 катнашучы арасында җиңү яулап, Шайхразиев Данияр лауреат исеменә лаек булды.Җитәкчесе Мухамадиев Д.С. .Чын күңелдән котлыйбыз!
Шайхразиев Данияр стал лауреатом республиканского конкурса "Я-мастер".Поздравляем!
-
Приикский Сабантуй - 2019/Ык буе Сабантуе - 2019
17.06.2019
Ык буе Сабантуена килгән кунакларны милли бизәлешле татар өе үзенә чакырды.Чигүле япмалар,пәрдәләр,түрләмәләр,өй түрендәге сәкедәге чигүле мендәрләр,тал бишек,сугылган җәймәләр – барысы да татар тарихын, әби- бабабайларның яшьлеген искә төшереп торды.Татар өенә кермәгән сабантуй кунаклары булмагандыр да мөгаен.Балалар иҗат үзәге коллективы тырышлыгы белән тудырылган әлеге мохит бәйрәмнең бер бизәге булып торды.
-
Сабантуенда мастер-класслар/Мастер-классы на празднике
17.06.2019
Бизәлгән беседка Балалар иҗат үзәге педагогларының кул эшләре күргәзмзсе белән кунакларны үзенә чакырып торды.Ә иң мавыктыргычы- мастер-класслар иде: келәм туку, бәйләү, рәсемләү,бисер җыю һ.б. Битләренә бәйрәм бизәкләре ясатучы балалар аеруча күп булдылар.









