Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Актанышский технологический техникум»/Дәүләт автоном һөнәри мәгариф учреждениесы "Актаныш технология техникумы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д.61 |
| Телефон: | +7(855)-523-15-52 |
| E-Mail: | Pu80.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ «Актанышский технологический техникум» |
| Руководитель: | Шамсунова Ландыш Явдатовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 276 студента |
| У нас учат: | 27 педагогических работника |
Новости Актанышского технологического техникума
САБЫЙЛАРЫБЫЗ -БЕЗНЕҢ МАТУР КИЛӘЧӘГЕБЕЗ. НАШИ ДЕТИ-НАШЕ ПРЕКРАСНОЕ БУДУЩЕЕ.
Опубликовано: 07.04.2021Бүген Актаныш технология техникумы "Алтынчәч" балалалар бакчасының @altinchach1992 зурлар төркемен кабул итте. Нәкъ менә бүген яңа проект - "САБЫЙ SKILLS" проекты старт алды.
Проектның төп максаты-кечкенәдән үк һәр балага эшче һөнәрләрнең әһәмиятен җиткерү, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү. Билгеле, проектның асылында балалар бакчасы һәм техникумыбыз арасында тыгыз элемтә һәм бердәм эшчәнлек ята. Берничә этаптан торган эшчәнлек дәвамлы, нәтиҗәле булыр дип ышанып калабыз.
Бүген исә нәниләребез техникум тормышы белән танышты. Пешекче, тракторист-машинист, эретеп ябыштыручы һәм электрик һөнәрләренең асылына төшенүдә беренче адымнарын ясады балалар.
Беренче очрашуыбыз сабыйларга бик ошады. "Минем монда яшисе килә", дип сузды бер матур нәни кызчык.
Әлеге проект дәвамлы булсын дигән якты теләктә калабыз!
К списку новостей




