Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423759, Республика Татарстан, Актанышский район, д.Миннярово, ул.Центральная, д. 68 |
| Телефон: | 8(85552)3-41-26 |
| E-Mail: | Smenn.Akt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Минняровская ООШ" |
| Руководитель: | Исхаков Ильдар Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 19 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Минняровская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Кошлар- безнең дусларыбыз! 03.04.2013

Ягымлы кояш нурлары белән безне иркәләп, туган ягыбызга яз килә. Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына: җылы яклардан, сагынышып, кошлар кайталар. Тирә-якта аларның шатлыклы җырлары яңгырый. Мәктәбебездә кошлар көненә багышлап дружина сборы уздырылды. Бу көнгә без газета чыгардык, рәсемнәр, сыерчык оялары ясадык. Җитәкчебез Фәридә Дәниф кызы бик матур кичә оештырды: кошларга багышланган шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, ярыштык һәм кошларга багышланган "дәрес"ләрдә катнаштык. Бик күңелле булды!
-
Язны каршылап 23.03.2013

Тышта кояш елмая. Нурларын көннән- көн матуррак чәчкән кояшлы зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килә. Ул безгә көтеп алган Нәүрүз бәйрәмен алып килә. 23 март көнне мәктәптә Нәүрүз бәйрәмен уздырдык. Яз белән Кыш төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, укучылар да читтә калмадылар: аларга ярдәмгә килделәр. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле карачкы яндыру булды. Бәйрәм чәй табыны артында төгәлләнде. Укучылар бәйрәм коймакларыннан авыз иттеләр. Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-
Урман-безнең байлыгыбыз! 21.03.2013

Меңнәр авылы табигатьнең иң матур урыны- урман кочагына урнашкан. Урманнарны саклау- безнең төп бурычыбыз булып тора. Шуңа бәйләп, 20 март көнне сыйныфларда "Урман-безнең байлыгыбыз!" темасына аралашу сәгатьләре уздырылды. 21 мартта Аккүз урман хуҗалыгы вәкиле Хисамов Рәмис Рифкатъ улы белән очрашу уздырылды. Укучылар үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар. Кичә уен-ярыш белән тәмамланды.
-
Туган телне яратабыз!
19.03.2013
Республикакүләм "ТАТАР ТЕЛЕ-ШАГЫРЬЛӘР ТЕЛЕ" фәнни-эзләнү конференциясенә 9 класс укучысы Мәҗитова Инзиләнең эше җибәрелде( укытучысы Р.Р.Фаррахова)
-
"Сылу- 2013"
06.03.2013
Бүген 8 март бәйрәменә багышлап, мәктәптә банлангыч класс укучылары арасында "Сылу-2013" конкурсы уздырылды. Конкурсантлар уңганлыкта, җитезлектә, тапкырлыкта, кыюлыкта көч сынаштылар. 4 класс укучысы Салихянова Филиза җиңү яулап, район "Мини мисс- 2013" конкурсында катнашу хокукына ия булды. Уңышлар телибез!
-
Ата-аналар җыелышы уздырдык 26.02.2013

Бүген ата-аналар белән берлектә "Балаларның җәмәгать урыннарында куркынычсызлыгы чаралары турында" темасына сөйләшү уздырылды. Шул ук вакытта ата-аналар Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы белән таныштылар.
-
Күңелле ял 21.02.2013

Бүген мәктәбебез коллективы авыл җәмәгать үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе оештырды. Кичә барышында командалар җитезлектә көч сынаштылар. Уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Айлык бара
06.02.2013
Мәктәптә хәрби-патриотик айлык бара. Укучылар, "Кызыллар" һәм "Яшелләр" командаларына бүленеп, план нигезендә ярышларда, кызыклы чараларда катнашалар.
-
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнәбез
06.02.2013
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре дәвам итә. 30 гыйнвар көнне мәктәптә сынап карау шарты белән рус теленнән 9 класс укучыларына ГИА уздырылды. 1 февральдә ата-аналары белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды.
-
Мәүлид бәйрәме 05.02.2013

Бүген мәктәптә Мәүлид бәйрәме уздырылды. Аны Әхлак тәрбиясе дәресләрен алып баручы лаеклы ялдагы хөрмәткә лаек укытучыбыз Лира апа Харисова оештырды. Кичә укучылар һәм укытучылар күңеленә хуш килде.












