Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
“Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең район этабында гимназиябез данын яклаган 6А сыйныфы ата-аналар комитеты 1 урын яулады 19.01.2024

“Тату сыйныф серләре” республика бәйгесенең район этабында гимназиябез данын яклаган 6А сыйныфы ата-аналар комитеты 1 урын яулады!
6А сыйныфның әти-әниләре иҗади командага: сценарист-режиссерлар Ленар Наил улы Хөсәенов, Регина Равиль кызы Фәрдиева, Ләйлә Рафак кызы Минһаҗева, Миләүшә Робсон кызы Солтановага; чыгышларны сәхнәгә куюда ярдәм иткән Ирина Альбин кызы Нурыева, Лилия Васик кызы Галләмова, Рәмис Илгиз улы Хәсәнов, Әлфинә Фердинас кызы Фәйзуллина, Рамил Камил улы Гаттаров, Гүзәл Фәрит кызы Хөснетдинова, Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин, Луиза Марсель кызы Кәримова, Салават Мөҗәһит улы Котлыяров, Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев, Резеда Рифкать кызы Шәеховага, сыйныф җитәкчесе Рузилә Илдар кызы Гариповага, һәр эштә ярдәмче, киңәшче һәм терәк булучы гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага ихлас рәхмәтләрен белдерәләр. -
"Умырзая" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән берлектә гимназиябездә экскурсиядә булдылар. 19.01.2024

"Умырзая" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән берлектә гимназиябездә экскурсиядә булдылар. Балалар үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып, үзләрен булачак укучылар итеп тә хис иттеләр.
-
"Светофор" отряды «Актаныш-информ»ның туры эфирында чыгыш ясады 19.01.2024

Гимназиябезнең яшь юл хәрәкәте инспекторларының "Светофор" отряды 2012 елдан эшли. Отряд 89 яшь инспекторны үзенә берләштерә. Үзләре алып барган эшчәнлек белән таныштырып, «Актаныш-информ»ның туры эфирында чыгыш ясады алар бүген.
-
“Ромашка” балалар бакчасының, мәктәпкә әзерлек төркеме,гимназиябезгә экскурсиягә килде. 15.01.2024

“Ромашка” балалар бакчасының, мәктәпкә әзерлек төркеме,гимназиябезгә экскурсиягә килде. Киләсе елга әлеге сабыйлар үзләре үк беренче сыйныф укучылары булачак. Гимназия белән якыннан танышып, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алды.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 12.01.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
«Олимпка юл» республика олимпиадасында инглиз теленнән гимназиябезнең 8А сыйныф укучысы Харисова Гүзәл( укытучысы Ганиева Фәйрузә Филарис кызы), 9А сыйныф укучысы Шакирова Лиана( укытучысы Темел Румия Данис кызы), 10А сыйныф укучысы Мөхәммәтдинова Эльвина( укытучысы Ганиева Фәйрузә Филарис кызы), 11 сыйныф укучысы Галиәхмәтов Раян( укытучысы Гыймранова Сания Мөдәрис кызы) призер булдылар! -
КОТЛЫЙБЫЗ! 11.01.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Эшлекле идарә итү югары мәктәбе - Россиянең булачак бизнес-менеджерларын һәм эшмәкәрләрен әзерләүгә махсуслашкан әйдәп баручы югары уку йорты оештырган бәйгеләрдә катнашып, гимназиябезнең 5Б сыйныф укучысы Шакиров Лимар Бөтенроссия Яңа ел эшләнмәләре һәм Балалар рәсемнәре конкурсларында 1 урын яулады, дипломнар белән бүләкләнде.
Җитәкчесе Гүзәл Фәрит кызы Хөснетдинова. -
Гимназиябездә, Яңа ел каникулларыннан соң, грипп, коронавирус инфекциясе таралу очракларын кисәтү, булдырмас өчен барлык кисәтү һәм саклану чаралары да күрелә. 11.01.2024

Гимназиябездә, Яңа ел каникулларыннан соң, грипп, коронавирус инфекциясе таралу очракларын кисәтү, булдырмас өчен барлык кисәтү һәм саклану чаралары да күрелә. Иртәнге фильтр – температураны үлчәү ышанычлы саклану булып тора. Һәр иртәне гимназиябезнең “Адымнар” комплексында да, башлангыч корпуста да укучыларның тән температурасы шәфкать туташлары тарафыннан үлчәнә.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 09.01.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Гимназиябезнең 9 сыйныф укучысы Әмирхан Шәймәрданов физикадан
Бөтенсебер мәктәп укучыларының ачык олимпиадасында катнашып, призер булды.
Укытучысы Римма Гранит кызы Баһаветдинова -
Гимназиябездә II чирек йомгакларына багышланган педагогик киңәшмә узды. 08.01.2024

Гимназиябездә II чирек йомгакларына багышланган педагогик киңәшмә узды.
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова гимназиябездә алып барылган укыту-тәрбия, II чирек нәтиҗәләренә, укытучыларның куелган хезмәтенә анализ ясады.
ОГЭ, ЕГЭ, фән олимпиадаларына әзерлектә алып барылачак онлайн-укулар, инновацион һәм социаль проектларда катнашу, Мәскәү электрон мәктәбе платформасындагы мәйданчыклардан нәтиҗәле файдалану буенча фикерләрен белдерде.
Киңәшмәдә директорның укыту эшләре буенча урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова – өлгереш сыйфаты, методик-инновацион эшчәнлек буенча урынбасар Юлия Валентиновна Әмирҗанова – олимпиада, грантларда, конкурсларда катнашу нәтиҗәләре, тәрбия эшләре буенча урынбасар Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев -
тәрбия юнәлешендә алып барылган эшчәнлек, цифрлаштыру буенча директор урынбасары Ленар Наил улы Хөсәенов мәгълүматлаштыру буенча эшчәнлек белән таныштырды.
Киңәшмә эшендә Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов катнашты. Ленар Рафак улы үзенең фикерләре белән дә уртаклашты. Гимназиябезнең "Адымнар" мәктәпләре эшчәнлегендә үрнәк булуына горурлануын әйтеп, коллективка һәм Венера Хәмәтнәсыйх кызына ирешкән уңышлар өчен рәхмәт белдерде.
2024 ел - Татарстанда фәнни-технологик үсеш, Россиядә - Гаилә елы булачагын ассызыклап, әлеге юнәлештә башкарылачак чараларда катнашуда уңышлар теләде. -
Актанышта узучы Яңа ел тамашасында гимназиябез коллективы белән катнаштык. 29.12.2023

Актанышта узучы Яңа ел тамашасында гимназиябез коллективы белән катнаштык.
Гимназиябез Кыш бабае, Кар кызы, ак аюлар райондашларга, кайткан кунакларга бәйрәм мизгелләре бүләк итте. Җырлы-биюле тамашада катнашты.
Гимназиябезнең Яңа ел бизәлеше район мәгариф оешмалары арасында I урынга лаек булды!















