Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
ПАРЛАМЕНТ ДӘРЕСЕ 26.02.2024

РАЙОН БАШЛЫГЫ ЛЕНАР ЗАРИПОВ ГИМНАЗИЯБЕЗДӘ УЗУЧЫ ПАРЛАМЕНТ ДӘРЕСЕНДӘ КАТНАШТЫ
Гимназиябездә 8, 10 сыйныф укучылары катнашында узучы Парламент дәресендә бүген Актаныш район башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов катнашып чыгыш ясады.
Парламент дәресе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты - 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла. Быел ул уналтынчы тапкыр үтте.
Дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина үткәрде. Дәрес “Киләчәкне сайлыйбыз!” темасына багышланды. Россия Конституциясе, 17 мартта Россия Президентын сайлау, тәкъдим ителгән кандидатлар, илнең сәясәте, бүгенге вәзгыять хакында укучылар түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева, Ленар Рафак улы Зарипов “Лидерлык дәресләре” кысаларында укучылар алдында чыгыш ясадылар. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 19.02.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Физик культура фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында гимназиябезнең 9 сыйныф укучылары Амерзьянов Роман, Хөсәенов Ирхан, Солтанов Әмир, 10 сыйныф укучысы Шагалиева Зилия призер булдылар! Укытучылары Харрасова Алсу Рәскат кызы, Исламов Ильмир Рузил улы. -
ИНГЛИЗ ТЕЛЕ АТНАЛЫГЫ 16.02.2024

ИНГЛИЗ ТЕЛЕ АТНАЛЫГЫ: Гимназиябезнең 5А сыйныфы укучылары белән инглиз теле укытучысы Сания Мөдәрис кызы Гыймранова
“Mind sports” викторинасы үткәрде. -
"Әлифба бәйрәме" 16.02.2024

Әлифбаны өйрәнеп, тәүге китапларын укуны тәмамлау хөрмәтенә, 1В классында "Әлифба бәйрәме" узды. Кунак булып Әлифба, Әдәби уку, Татар теле, Шүрәле татар теле китаплары кунакка килде.
Бәйрәмдә катнашучы әти-әниләр белән Туган тел җырын да җырлады укучылар.
Әти-әниләр дә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмдә балалар инглиз телендә дә үзләренең hөнәрләрен күрсәттеләр. -
ХӘРБИ-ПАТРИОТИК АЙЛЫК 15.02.2024

ХӘРБИ-ПАТРИОТИК АЙЛЫК:15 февраль – Әфганчылар көне!
Гимназиябез укучылары район мәдәният йортында узган район чарасында катнашып, әфган сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистлар белән очрашты. -
«Автомобильдән саклан!» 15.02.2024

“Әйләнә-тирә дөнья” дәресендә гимназиябезнең 2А һәм 2Б сыйныф укучылары «Автомобильдән саклан!» темасын өйрәнә. Ания Хәсип кызы Мусина һәм Гөлназ Дильшат кызы Солтанова бүгенге дәрескә Юл хәрәкәте иминлегенең Актаныш бүлеге профилактика җитәкчесе Ләйсән Рәдиф кызы Мөхәммәтованы чакырды. Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерделәр. Юл хәрәкәтендә үзеңне тоту буенча биремнәр үтәделәр, белгеч сорауларына җавап бирделәр.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 14.02.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен гимназиябезнең башлангыч сыйныф укытучысы Чулпан Рөстәм кызы Мингалимова Актаныш районы башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. -
Туган телләр айлыгы 12.02.2024

Туган телләр айлыгы кысаларында 6а сыйныфында язучы, журналист, тәрҗемәче, галим-Ленар Шәехка багышланган библиографик-дәрес үткәрелде. Укучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар.Бу дәрес һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды, язучының иҗатына тагы да ныграк һәм көчле кызыксыну уятты.
-
Классный час «Легенды футбола» 10.02.2024

6 февраля в гуманитарной гимназии для одаренных детей, среди учащихся 7 классов был проведен классный час «Легенды футбола» в рамках Всероссийского фестиваля "Футбол в школе". Подготовила материал и презентацию ученица 7Г класса Хамматуллина Гузель.
Ребята рассказали своим одноклассникам о самой популярной игре с мячом, истории футбола, о футбольном мяче, о самых известных футболистов России и мира. Всем понравился классный час. Многие пожелали принять активное участие в следующих мероприятиях в рамках фестиваля. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 08.02.2024

КОТЛЫЙБЫЗ!
Туган (рус булмаган) телле мәктәп укучылары өчен рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында гимназиябез укучылары җиңү яулады!
Призерларыбыз: Хәернасова Алинә(10Б сыйныф), Шакирова Лиана(9А сыйныф) - укытучылары Энҗе Фирдәвис кызы Шәгъзамова; Зарипова Алинә(11 сыйныф), Авзалова Амелия(8А сыйныф) – укытучылары Ирина Альбин кызы Нуриева; Загертдинова Эльвина(7Б сыйныф) – укытучысы Резеда Шамил кызы Рафикова.
Котлыйбыз!
















