Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 28.11.2023

КОТЛЫЙБЫЗ!
Бадминтон буенча «ПРОБА ПЕРА» республика ярышында “Актаныш” район җыелма командасы составында катнашып, гимназиябезнең бадминтончылары 2 урын яулады!
Ярышта матур уен күрсәткән һәм җиңү яулаган 6В сыйныф укучысы Шәрипов Раязны, 7А сыйныф укучысы Шәрипова Айзиләне, 7В сыйныф укучысы Насырова Алсуны, 7Г сыйныф укучысы Хамматуллина Гүзәлне котлыйбыз! Алдагы ярышларда да күркәм җиңүләр телибез. -
"ХАНЛЫКЛАР" ПРОЕКТЫ 27.11.2023

"ХАНЛЫКЛАР" ПРОЕКТЫ гимназиябездә, тарихи эзләнү буларак, тәүге адымын ясады. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова, урынбасарлар, сыйныф җитәкчеләре, укучылар һәм ханлыклар ярышын алып баручы - Татар китабы йорты директоры Айдар Рәсим улы Шәйхин дә әлеге дәрәҗәле кичәгә милли киемнәрдән килгәннәр иде.
-
«Күптелле белем бирү шартларында туган телне, татар һәм инглиз телләрендә фәннәрне укытуда мөгаллимнәрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү» республикакүләм семинар-практикумы 24.11.2023

Казандагы «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле мәгариф комплексында узган «Күптелле белем бирү шартларында туган телне, татар һәм инглиз телләрендә фәннәрне укытуда мөгаллимнәрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү» республикакүләм семинар-практикумында гимназиябезнең башлангыч сыйныф укытучылары Сөмәя Тәлгать кызы Муллаярова, Светлана Риф кызы Шәйхуллина катнашты.
-
«Гаилә мәктәбе» 23.11.2023

Бүген районыбызның ЗАГС бүлегендә гимназиябез укучылары белән «Гаилә мәктәбе» узды. "Гаилә мәктәбе" дәресе якынлашып килүче Әниләр көненә багышлап үткәрелде.
-
Киңәшмә 23.11.2023

Гимназиябезнең математика, физика, рус теле һәм әдәбияты укытучылары укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү, имтиханнарны биреп карауда җибәрелгән типик хаталар һәм аларны төзәтү алымнары буенча киңәшләште.
БДИны оештыру һәм үткәрү процедурасы буенча бик эчтәлекле һәм җентекле сөйләшү булды. Югары уку йортларына кабул итү үзенчәлекләре турында да фикерләште алар. Математика һәм рус теле буенча сынау имтиханнарына да нәтиҗәләр ясалды. -
22 ноябрь - сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. 22.11.2023

22 ноябрь - сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне. Шул уңайдан, китапханәбездә китап күргәзмәсе эшли.
Рәхим итегез! -
“Разговоры о важном-Мөһим темага сөйләшү”сыйныф дәресләре 21.11.2023

20 ноябрь көнне, гимназиябездә “Разговоры о важном-Мөһим темага сөйләшү”сыйныф дәресләре гаилә темасына багышланды, "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында" дип аталды.
-
ПСИХОЛОГИЯ АТНАЛЫГЫ. 21.11.2023

ПСИХОЛОГИЯ АТНАЛЫГЫ: Гимназиябездә бүген “Игелек һәм үзара аңлашу көне”. “Гимназиягә син нинди кәеф белән киләсең?” акциясе кысаларында, педагог-психолог Зөлфия Мазгаровна Хафизова 3Б сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Укучылар, иң элек, үзләренең кәефләренә бәяләмә бирделәр. Аннан, кәефләре тасвирланган кәгазь кисәкләрен Кәеф агачына элделәр. Психологик киеренкелектән котылу – ял бүлмәсендә бергәләп төрле уеннар уйнадылар.
Бөтенроссия психология атналыгы кысаларында, гимназиябездә ачык тренинг дәресләре, акцияләр, сыйныф сәгатьләре һәм конкурслар узачак. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 20.11.2023

Гимназиябезнең 10 сыйныф укучысы Самат Солтанов экология буенча бөтенроссия фән олимпиадасының район этабы җиңүчесе!
Укытучысы – Зөлфия Әсгать кызы Исламова.
Котлыйбыз! -
Итоги муниципального этапа олимпиады 2023-2024 20.11.2023
















