Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
2А сыйныф укучылары үзләренең тәүге китапларын эшләделәр 28.12.2023

2А сыйныф укучылары үзләренең тәүге китапларын эшләделәр!
“Әйләнә-тирә дөнья” дәресендә 2А сыйныф укучылары беренче проектларын эшләделәр. Класс җитәкчесе Ания Хәсип кызы Мусина белән алар туган ягыбызның табигатен өйрәнеп, экскурсияләрдә булдылар, “Кызыл китап”ка кертелгән, дөньяның төрле почмакларында үсүче үсемлекләр, хайваннар турында фильмнар карадылар. Рәсемнәр ясадылар. Үзләренең күзәтүләрен фотога төшерделәр. Мәгълүматларны туплап, китап җыентыгын әзерләделәр. Китапны бизәп, укучыны җәлеп итәрлек зәвык белән эшләделәр һәм Ания Хәсип кызы, сыйныфташлары алдында тәкъдим иттеләр.
“Дөньяның кызыл китабы” белән 2А сыйныфы укучыларын истәлеккә фотога да төшердек. Молодцы, укучылар! -
"Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" район конкурсында катнашып, гимназиябез укучылары матур җиңүләргә ирештеләр. 26.12.2023

КОТЛЫЙБЫЗ!
"Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз" район конкурсында катнашып, гимназиябез укучылары матур җиңүләргә ирештеләр!
“СОЛО” номинациясендә 3 сыйныф укучысы Айлина Шәйхразыева - III, 6В сыйныф укучысы Айзирәк Сабирова - II, 11 сыйныф укучысы Милена Мусина I урын;
“НӘФИС СҮЗ” номинациясендә 8А сыйныф укучысы Гүзәл Харисова I урын;
“ҖЫР” номинациясендә 4А сыйныф коллективы һәм 9В сыйныф коллективы I урын яулады!
“ИҖАДИ КОЛЛЕКТИВ” номинациясендә 4Б егетләренең ‘Beatles’ группасы, “ТАМАШАЧЫ МӘХӘББӘТЕ” номинациясендә 8 сыйныф коллективы җиңү яуладылар!
Җитәкчеләре инглиз теле укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова, Румия Данис кызы Темел, Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева, Лилия Флүн кызы Нурлыева. -
Гимназиябездә сакланып килүче күркәм традицияләргә бүген яңа башлангыч - "Хорлар бәйгесе" проекты өстәлде. 22.12.2023

Гимназиябездә сакланып килүче күркәм традицияләргә бүген яңа башлангыч - "Хорлар бәйгесе" проекты өстәлде.
1-5 сыйныфлар арасында узган "Зур биюләр" проектының дәвамы буларак, бүген 6-9 сыйныф укучылары, ата-аналар сәхнә тотты. Ватанпәрварлык темасына багышланган, Туган илне ярату хисләре белән сугарылган җырлар төрле телләрдә яңгырады. Биюләр белән, тулы бер композицияне сәхнәгә куйды сыйныфлар. -
Гимназиядә “Сәламәт яшәү атналыгы” кысаларында, укучыларыбыз сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча белемнәрен арттырдылар. 20.12.2023

Гимназиядә “Сәламәт яшәү атналыгы” кысаларында, укучыларыбыз сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча белемнәрен арттырдылар. “Сәламәтлек дәресләре” һәр сыйныфта шәфкать туташлары катнашында узды. Балалар рациональ туклану, көндәлек режим буенча фильмнар карады. Үзләренең фикерләрен инша һәм рәсемнәр аша да белдерделәр.
Гимназиябезнең "Адымнар" комплексында, башлангыч сыйныфлар укучы корпуста һәм интернатта шәфкать туташлары Раушания Илгизәр кызы Насыриева, Филария Анфас кызы Шәйморатова, Клара Нәҗип кызы Нәбиуллина катнашында “Сәламәтлек дәресләре” узды. -
4В сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар. 19.12.2023

4В сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар.
Сыйныф җитәкчесе Дилара Дуглас кызы Хөббетдинова. -
Рус теленнән уку грамоталылыгы буенча 9 сыйныф укучылары тест биремнәре эшләделәр. 18.12.2023

Рус теленнән уку грамоталылыгы буенча 9 сыйныф укучылары тест биремнәре эшләделәр.
Уку грамоталылыгы - функциональ грамоталылыкның иң мөһим өлеше. Ул - укучыда текстларны аңлау, куллану, бәяләү, алар турында уйлану сәләтен үстерә. Рус теленнән белемнәрне билгеләгәндә уку аеруча зур урын алып тора, чөнки чит тел өйрәнүдә уку - төп компонент. -
«УҢЫШНЫҢ НИГЕЗЕ БУЛАРАК ПРОЕКТ ФИКЕРЛӘВЕН ФОРМАЛАШТЫРУ» регионара семинары 16.12.2023

«УҢЫШНЫҢ НИГЕЗЕ БУЛАРАК ПРОЕКТ ФИКЕРЛӘВЕН ФОРМАЛАШТЫРУ» регионара семинары Татарстан һәм Башкортостан республикаларының полилингваль гимназия директорларын, укытучыларын эшлекле сөйләшүгә туплады. Төбәк һәм федераль грантларның гимназиябездәге укыту- тәрбия эшчәнлегендә максатчан тотылышы буенча тәҗрибә уртаклаштык. Проект эшләрендә, ачык дәресләрдә укучыларның үзләренә максат-бурычлар куюлары һәм чишелеш юлларын табулары, уңышка ирешүләре күрсәтелде.
Семинар гимназиябезнең актлар залында тантаналы ачылды. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналар белән берлектә әзерләнгән җыр-биюләрдә безнең кыйблабыз, традицияләребез, милли тәрбия чагылыш тапты.
Кунакларны гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова,
Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Зөлфия Хафиз кызы Сөнгатуллина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Илдар улы Халиков сәламләде.
Якташыбыз - драматург
Данил Салихов исемендәге драматургия кабинетын ачылды.
Проектлар күргәзмәсендә укучыларыбызның эшләре тәкъдим ителде.
Татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле, математика, рәсем һәм сызым, психолог- педагоглар секцияләре эшендә ачык дәресләр узды.
Семинарны йомгаклау - пленар өлештә Актаныш районы башлыгы Зарипов Ленар Рафак улы, Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Сөнгатуллина Зөлфия Хафиз кызы,
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән ми- нистрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы
Халиков Илгиз Илдар улы, гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева-Хәмәтҗанова чыгыш ясады. -
Технологиядән район олимпиадасы җиңүчеләре. 16.12.2023

Технологиядән район олимпиадасы җиңүчеләре.
6Б сыйныф укучысы Таңсылу Курмакаева, 9А сыйныф укучысы Зилә Кирамова, 10Б сыйныф укучысы Әмирхан Шайхразиев - җиңүче, 8Б сыйныф укучысы Ильзара Рәшитова - призер.
Укытучылары Гүзәл Фәрит кызы Хөснетдинова, Ришат Тимершәех улы Сибгатуллин.
Котлыйбыз! -
КОТЛЫЙБЫЗ! 13.12.2023

КОТЛЫЙБЫЗ!
Гимназиябезнең “Милли җәүһәрләр” театр коллективы Миләүшә Аграпованың “Онытырга хакым юк” драмасы белән “Ният” төбәкара татар балалар театраль коллективлары фестиваль-конкурсында катнашып, диплом белән бүләкләнде.
Яшь артистларыбызны, җитәкчеләре – педагог оештыручылар Миләүшә Рәдис кызы Аграпова һәм Алсу Мирзамөхәммәт кызы Хафизованы котлыйбыз, киләчәктә дә матур җиңүләр телибез! -
ИГЕЛЕК ҺӘМ ШӘФКАТЬ 11.12.2023

ИГЕЛЕК ҺӘМ ШӘФКАТЬ: Гимназиябезнең "Ялкын" иҗтимагый балалар оешмасы ел да, шефлыкка алган балаларга, Кыш Бабай күчтәнәче тапшыра!
Гыймадиева Миләүшә Рушат кызының һәм Миргаязова Миләүшә Мират кызының, хәлләрен белеп, бүген Кыш Бабай бүләкләрен бирдек.















