Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Тәрбиячеләрнең район-методик берлешмә утырышы 22.03.2018

22 март көнне "Актаныш гомуми үсеш бирүче 5нче балалар бакчасы"МБББУ базасында район балалар бакчалары тәрбиячеләренең "Балаларның эмоциональ хәләтен үстерүдә һәм коррекцияләүдә театраль уеннар" темасындагы чираттагы район методик берләшмә утырышы узды. Бакчабызның тәрбиячеләре Насыйрова Г.Р., Шайхулова А.Г., Садртдинова Ф.И. ачык чаралар күзәтеп, чыгыш тыңлап, мастер-класслар карап, каралган чаралар буенча фикер алышып, үз белемнәрен күтәреп кайттылар
-
Сайлау - 2018 16.03.2018

Хөрмәтле әти-әниләр!
18 март - Россия Президентын сайлаулар көне.
2018 елның 18 марты - илнең төп сайлау көне! һәр тавыш мөһим булган Көн, илнең язмышы хәл ителгән һәм безнең киләчәгебезне билгеләгән көн.
Сезне Сайлауларда актив катнашырга чакырабыз. Сайлауга бару - безнең гражданлык бурычыбыз.
-
Казаннан килгән маҗара 13.03.2018

Бүген бакчабыз балаларның шат көлүеннән яңгырап торды.
Башкалабыз Казаннан килгән артистлар балаларны төрле мавыктыргыч фокуслар, Дәвид Копперфильд репертуарында булган номерларны күрсәтеп, шаккаттырдылар.Балалар үзләре дә фокусларда катнашып, чып-чын могъҗизачылар булдылар. Рәхәтләнеп көлеп, уеннар уйнап, күңел ачып, артистларга рәхмәтләр әйтеп, группаларга таралыштылар
-
Зурлар группасында 8 март бәйрәме 07.03.2018

Бәйрәмнәр дәвам итә...Зурлар группасы балалары бүген әниләрен бәйрәм белән котлап, И.Токмакованың "Ку-ка-ре-ку!" әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әниләр төрле уен- бәйгеләрдә катнашып, көч сынаштылар, балаларның котлауларын тынладылар. Балалар әниләренә үз куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшыруы-бәйрәмнең иң күңелле мизгеле булды.
-
8 март 07.03.2018

Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр!
Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.
Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нур чәчеп торсын.
Куркәм булсын иртәләр,
Бәхет китерсен көннәр,
Шатлыкка тулсын кичләр,
Ял-сихәт бирсен төннәр.Бәйрәмегез котлы булсын,
Көннәрегез якты торсын.
Шатлык, бәхет,сәләмәтлек,
Сезнең гомерлек юлдаш булсын. -
Куңелледә, күңелле гаилә бәйрәмнәре 07.03.2018

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары, тәрбияче апалары бүген әти-әниләр, дәү әни-әтиләр белән күңелле очрашу оештырдылар. "Гаилә бәйрәмендә" яңгыраган матур теләкләр, музыкальномерлар барлык килгән кунакларда бәйрәм кәефе тудырды. Әти-әниләр, дәү әти- дәү әниләр ү бәйрәмне күзәтеп кенә калмадылар, актив катнашып, барлык бәйгеләрдә балалар белән берлектә көч сынаштылар. Дәү-әниләр, дәү әтиләр тарафыннан яңгыраган матур теләкләр, рәхмәт сүзлзре бәйрәм кичшсен тагында бизәп, матурлатып җибәрде.
-
Гаилә бәйрәмнәре дәвам итә 06.03.2018

Бу көннәрдә бакчабыз көндә кунаклар кабул итте, бүген бакчабызда кунакта уртанчылар группасының әти-әниләре, дәү әниләре-дәү әтиләре булдылар.
Бәйрәм котлаулары, җырлар, биюләр, мәкальләр әйту, төрле уен-бәйгеләр-болар барысыда барлык кунакларның күңелләренә хуш килгәндер.
Ә әниләрнең кызлары белән бию башкаруы, өлкән буын вәкилләренең үзләренең тәрбия алымнары белән яшь әти-әниләрне таныштыруы, бирелгән төпле киңәшләре, бәйрәм котлаулары, очрашуны тагындә бизәп җибәрде. Йортсыз калган Бичураның кунакка килеп, үзенә яңа хуҗалар табуы да, күңелдә җылылык хисе тудырды.
-
Икенче кечкенәләр төркемендә кунаклар 05.03.2018

Бакчада гаилә бәйрәмнәре дәвам итә. Бүген икенче кечкенәләр группасының әти-әниләре бәйрәмгә җыелдылар. Алар төрле бәйгеләрдә көч сынашып, балалар белән төрле биремнәр үтәп, шигырьләр, җырлар, биюләр карап, күңел ачып бәйрәм иттеләр. Бәйрәмнең иң күңелле мизгеле - балаларның нәни куллары белән эшләнгән бүләкләрен тапшыруы. Барлык әти-әниләр рәхәтләне п ял итеп, күңел ачып, өйләренә таралыштылар.
-
Иң кечкенәләрнен әти-әниләре бакчада кунакта 02.03.2018

Бүген иң кечкенә балаларыбызның әти-әниләре бакчада кунакта "Гаилә бәйрәмендә" булып киттеләр. Ясле һәм беренче кечкенәләр группалары балалары башкаруындагы матур җырлар, биюләр, оста итеп сөйләнгән шигырьләр бер кешене дә битараф калдырмады. Әтиләрне курчак-бәбиләрне төреп, әниләргә тапшыруы, әниләрнең бишек җырлары башкаруы, ата-аналарның уеннарда бер-берсе белән көч сынашу бәйрәмне тагын ямьләндереп җибәрде
-
Консультатив пункт тагын кунакларны кабул итте... 21.02.2018

Февраль аеның сонгы атнасында консультатив пункт үз эшчәнлеген дәвам итеп, әниләр һәм бәбиләрне “Кышкы урман аланына” кунакка чакырды.
Урман аланында әлегә балалар бакчасына йөрмәүче нәниләрне һәм аларның әниләрен “Аланда куяннар” җыры белән 4 зур “куян” каршы алды. Кунакларга маскалар таратылып, урман аланы әйтерсең лә куяннар белән тулды.Балаларның хәрәкәтләрен үстерү максатыннан бергәләп,нәниләр һәм әниләр төрле эчтәлектәге: “Кишер җыю”, “Кәрҗингә алма тутыру”, “Ак куянкай” җырлы уеннар уйнап, зур этне күзәтеп, кичерешләрен өстәл артында утырып манный ярмасы белән сурәткә төшерделәр.Эшчәнлек үз чиратында сабын куыгыннан “салют” очыру белән күңелле тәмамланды.
Әлбәттә, бу чакыруны кунакларыбыз һәрдаим көтеп алалар. Чөнки кечкенә балалар бакчага килгәнче күмәк уеннар аша гади аралашу күнекмәләрен үзләштерәләр, кул – бармак хәрәкәте координациясе үсешләре камилләшә, балалар бакчасына акрынлап ияләнү дә булып тора.
Чираттагы чарадан әниләр дә бик канәгать калып,үзләренең рәхмәт сүзләрен бакча коллективына җиткереп, өйләренә таралыштылар.





