Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Эш сөючән булып үсәбез.../Растем трудолюбивыми... 29.06.2018

Уртанчылар төркеме участогында кызу эш өстендә: чуп утыйлар. Кечкенәләр зур абый -апаларын кызыксынып күзәтә
-
Футбол-безнең яраткан спорт уены/.Футбол-наша любимая спортивная игра! 25.06.2018

Илебездә Футбол буенча дөнья чемпионаты шаукамы безнең “Алтынчәч” балалар бакчасына да килеп җитте.Зурлар төркеме малайлары белән ике командага бүленеп футбол тибү ярышы уздырдык. Җанатарлар кызларыбыз һәр команда фаворитларына көч биреп исәп 2:1 бн “Очкын” командасы кубокка ия булды.
-
Күңелле Сабантуйлары/Веселый Сабантуй 17.06.2018

Бәйрәм булды, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйнадык әйлән-бәйлән.
Уйнап торды музыка,
Зур мәйдан шау-гөр килде.
Җырладык та, биедек тә,
Төрлебез төрле көйгә.
Без җырладык Сабантуйда
Иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән
Кошлар кушылды сайрап.Бакчабызның балалары дини киемнәр киеп, Сабантуй мәйданында һәм татар йөрты янында концерт номерлары белән районыбызның Сабантуй бәйрәмендә чыгыш ясадылар
-
Балалар бакчасының тәҗрибә участогында эш гөрли/ На опытном участке ДОУ кипит работа . 07.06.2018

Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан балалар бакчасының тәҗрибә участогында елда яз-җәй эш гөрли. Бу елдада бу эш дәвам итте. Тәҗрибә участогында һәр төркем балалары, апалары белән берлектә үз яшенә туры килгән яшелчәләрне, бөртекле культураларны утыртып, җәй буена аларны карап, үсешен күзәтеп, көз көне уңышны җыеп алалар
-
День Защиты Детей/ Балаларны яклау көне 01.06.2018

1 июня — праздник всех детей.
Ярко светит солнышко
На планете всей.
Дети — цветы жизни,
Дети — наше всё!
Поздравляем, милые,
С вами так тепло.
Вам желаем счастья,
Радости в глазах.
Нет созданий краше,
Очень любим вас! -
Сабантуй-2018 31.05.2018

Бакчабызда җәйге иң матур бәйрәмнәренең берсе – Сабантуе гөрләп узды. Балалар йомыркалы кашык кабып, капчык киеп, көянтә белән су ташып, аркан тартышып көч сынаштылар.һәр төркем балалары концерт номеры белән чыгыш ясады,кунак булып килгән Шүрәле белән Былтырга, милли бәйрәмнең барлык үзенчәлекләрен ачып күрсәттеләр. Көн суык булуына карамастан, бәйрәм бик күңелле узды.
-
Бакчабыз белән хушлашабыз!!!/До свидания, Детский сад! 29.05.2018

Бүген бакчабызда бик күңелле, шул ук вакытта моңсу бәйрәм узды. Бүген без бакчабызның иң акыллы, иң сәләтле, иң җитез балаларын мәктәпкә озаттык. Чәчәккә күмелгән бу бәйрәм бер кемне битараф калдырмады. 5 ел буена бакчабызда тәрбия һәм белем алган балалар, гомуми белем бирүнең беренче баскычын тәмамлап, югарырак баскычка аяк басырга канатларын җәйделәр. Бәйрәмдә балаларга матур, изге теләкләр юлланды, балалар җырлар, биюләр башкардылар, уеннарда көч сынаштылар, старик Хоттабычның биремнәрен үтәделәр, "Маша и медведь" мультфильмыннан килгән геройларга мәктәп турындагы белемнәрен җиткерделәр.Барлык бакча хезмәткәрләренә балалар үзләренең рәхмәтләрен әйтеп, шигьри юллар җиткерделәр. Бакча коллективыннан тарафыннан тапшырылган мәктәп-кирәк яраклары, балаларның кәефләрен тагында күтәреп җибәрде.
Озату кичәсе бәйрәм табыны артында дәвам итте.
-
Внимание! Открыта "Горячая линия" по вопросам общественного питания в общеобразовательных и дошкольных учреждениях
21.05.2018
https://edu.tatar.ru/upload/storage/org2418/files/Внимание.pdf
-
Мәктәпкә хәзерлек төркеме яңалыклары 18.05.2018

Кичә мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән укытучы-логопед Набиева Чулпан Дильбар кызы ата-аналарга еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, йомгаклау белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Аваз әйтүдә кимчелекләре булган балаларның сөйләмнәре яхшыруы, грамматик яктан дөрес итеп җөмлә төзи белүләре, сәнгәтьле итеп шигырьләр сөйләве, мәкальләр, табышмаклар, сулыш һәм артикуляцион гимнастика күнекмәләрен бик күп белүләре, ата-аналарда канәгатьләнү хисе тудырды. Ата-аналарЧулпан Дильбаровна рәхмәтләрен җиткереп таралыштылар.
-
Җиңү бәйрәме 08.05.2018

Яз алып килә дөньяга нур, ямь
Яз алып килә изге бәйрәм.
Җиңү бәйрәме, кояшлы бәйрәм.
Җиңү бәйрәме -күз яшьле бәйрәм.





