Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Ветеран бабабызда кунакта 07.05.2018

«Алтынчәчнең” зурлар, уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләре Әминә Галимардан кызы Шәйхулова, Кадрия Вәсим кызы Әдгамова озатуында сугыш чорының тыл ветераны Мәзһәр абый Шәмтиевның өендә булып кайттылар. Балаларның үз куллары белән ясалган открыткаларына һәм тәрбиячеләр әзерләгән күчтәнәчләргә бик сөенде ветеран. Сәламәтлеге какшап торса да, сез килеп киткәч, кәефләре күтәрелде, дип кабаттан шалтыратып, рәхмәт җиткерделәр ветераныбызның кызлары Венера һәм Ирина.
Балалар Җиңү бәйрәменә багышланган шигырьләр сөйләп тә сөендерделәр 91 яше тулып барган өлкән Мәзһәр аганы.. У л исә үз чиратында, тылдагы хезмәтләре турында бик ачынып сөйләде.
Без икмәк үстердек, ләкин аны ашарга ярамый иде, бөртегенә тикле фронтка озата бардык, үзебез ач булсак та , дип уртакашты ветеран.
Балалар кызыксынып, ветеранның орден медальләрен тотып та, тагып та карадылар.
“Бүгеннән үк үзегезгә максат куеп, үскәч намуслы, илебезгә хәзмәт итәрдәй көчле шәхесләр булып үсегез”, - дип изге теләкләрен юллады ветеран янына елышкан нәниләргә.
-
Театр коллективларының смотры нәтиҗәләре 04.05.2018

Бакчабызның театр коллективы район узара драма колективларының смотрында Р.Хөсәенованың "Табылдык" моңсу комедиясе белән катнаштып, мактаулы 3 урынны яулап,Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетыт җитәкчесе Э.Н.Фаттаховның Мактау грамотысы һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
-
"Без - "Туган тел"дән туганнар, без-Тукай оныклары!" 28.04.2018

26 апрель көнне бакчабызның мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары "Без - "Туган тел"дән туганнар, без-Тукай оныклары!"исемле халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукайга багышланган шигырь бәйрәмендә катнашып "Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханәсенең" Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
-
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә 24.04.2018

Бүген балалар бакчасында Тукай бәйрәме үтте. Бәйрәмдә бөек шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар, милли көйләр яңгырады, бөек шагыйрьнең яраткан уеннар уйналды. Балалар бәйрәмдә Тукай шигырьләрен сөйләделәр. "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт", "Фатима белән сандугач" шигырьләрен, "Су анасы", "Кәҗә белән сарык" "Шүрәле" әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Галимова Р.Н., музыка җитәкчесе Басыйрова Ч.И тарафыннан әзерләнгән бәйрәм татарларның гимына әверелгән"Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Ачык ишекләр атналыгы
23.04.2018
Хөрмәтле әти-әниләр!
Балаларыгызның ел дәвамында нинди белем-күнекмәләр үзләштергәне, яшьтәшләре, өлкәннәр белән аралашу белүе , коллективта үз-үзен тотышы, балалар бакчасының балаларны мәктәпкә нинди дәрәҗәдә әзерләве белән танышасыгыз килсә, Сезне 23 апрель - 28 апрель аралыгында Ачык ишекләр атналыгында көтеп калабыз!
-
Театр яктылыкка, нурга илтә 20.04.2018

Бакчабызның балалар театр коллективы район күләмендә узган "Театр яктылыкка, нурга илтә" бәйгесендә катнашып, мактаулы III урын яулады.
-
Мәктәпкә экскурсия 18.04.2018

17 апрель көнне мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрбияче Галимова Рима Николай кызы җитәкчелегендә 2-нче мәктәпкә экскурсияга бардылар. Балаларны мәктәптә кызыклы очрашулар, мәктәп кабинетлары, библиотекадагы китаплар дөньясы белән танышу, библиотекарь Гөлназ апалары белән кызыклы әңгәмә, Тукай әсәрләре буенча сәяхәт, физкультура дәресендә катнашу кебек кызыклы чаралар каршы алды.. Мәктәп тормышы белән якыннан танышу максатыннан уздырылган бу экскурсия балаларның укырга бару теләген тагы да арттырды.
-
"ЯШЕЛ УТ - 2018" 16.04.2018

Бакчабыз коллективы "Яшел ут" бәйгесенең муниципаль этабында 2 урын яулап, Яр Чаллы территориаль идәрәсенең Актаныш районындагы "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең җитәкчесе Саетова Р.З.тарафыннан кубок һәм балалар велосипеды белән бүләкләнде.
Җиңүче исемен яулаган тәрбиячебез Адгамова К.В., истәлекле бүләккә һәм грамота ия булды.
-
Рус теле тәрбиячеләренең район методик берләшмәсенең утырышы 12.04.2018

Бүген Яңа Әлем балалар бакчасы базасында рус теле тәрбиячеләренең чираттагы район методик берләшмә утырышы узды. "Балаларның сүзлек запасын баетуда театральләшкән уеннар" темасында узган утырышка икенче кечкенәләр-уртанчылар төркеме балалары һәм ата-аналары (тәрбияче Максутова Л.Р., музыка белгечләре Мирзиева А.Ф., Шарипова Л.Ф җитәкчелегендә) "Курочка Ряба на новый лад", зурлар төркеме балалары (тәрбияче Закирова Ф.У. музыка белгечләре Мирзиева А.Ф., Шарипова Л.Фҗитәкчелегендә) - "Колобок на новый лад", мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тәрбияче Агълямова Ф.Н.музыкабелгечләре Мирзиева А.Ф., Шарипова Л.Ф җитәкчелегендә "Теремок на новый лад" рус халык әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Каралган чаралар хезмәттәшләр, җитәкчеләр тарафыннан уңай бәяләнде.
-
Район мәдәният йорты сәхнәсендә "Алтынчәчләр" 10.04.2018

Кичә бакчабызның театр коллективы Р.Хөсәенованың "Табылдык" исемле моңсу комедиясен район тамашачысын игътибарына тәкъдим итте.
Райондашлар спектакльне бик җылы кабул итеп, алкышларга күмделәр.





