Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Август конференциясенең пленар утырышы/Пленарное заседание августовской конференции 28.08.2018

«Учитель лишь до тех пор остается учителем, пока сам учится. Как только он перестает учиться, он перестает быть учителем» К.Д.Ушинский.
25 августа на базе Актанышского РДК прошла августовская конференция работников образования Актанышского муниципального района Республики Татарстан на тему “Педагогларның Һөнәри осталыгының үсеше – уңышлы белем бирүнең нигезе”. В работе конференции приняли участие руководитель Исполнительного комитета Актанышского МР РТ Энгель Навапович Фаттахов, заместитель руководителя ИК по социальным вопросам Нурлыева Лейсан Фоатовна, директор Кембриджской международной школы "Бала-Сити" Мухаметов Ильдар Ринатович, ректор Елабужского филиала Казанского (Приволжского) Федерального университета, кандидат наук, доцент Мерзон Елена Ефимовна, кандидат экономических наук, доцент, ректор НГПУ Галиакберова Альфинур Азатовна, начальник отдела планирования и оплаты труда Министерства образования и науки РТ Садыкова Венера Расимовна, проректор Казанского Федарального Университета Алишев Тимерхан Булатович. В рамках конференции педагогам были вручены ведомственные награды Министерства образования и науки РФ, РТ и района. Впервые в районе пять педагогов были награждены премией имени Шакирова Ахсана Шакировича. Среди награждаемых был и воспитатель высшей квалификационной категории нашего ДОУ - Адгамова Кадрия Васимовна. Поздравляем Кадрию Васимовну с победой и желаем дальнейших профессиональных успехов!!!
По итогам конференции принята резолюция на 2018 -2019 учебный год, будет разработана концепция развития кадрового потенциала при сотрудничестве с ведущими ВУЗами Республики Татарстан.
-
Хастахәнәдә / В больнице 21.08.2018

Бу атнада уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары Гөлия Маратовна һәм Кадрия Васимовна җитәкчелегендә район хастаханәсенең хирургия бүлегендә операциядән соң дәваланып ятучы иптәшләре Динараның хәлен белергә бардылар. Дусларының хәлен сорашканнан соң, Динарага төркемдәге хәлләр, үзләренең уеннары турында сөйләделәр. Күчтәнәчләр белән дә сыйларга өлгерделәр.
-
Без физкультура белән дус/Мы дружим с физкультурой 15.08.2018

«Без физкультура белән дус!” атналыгы кысаларында уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләре Кадрия Васимовна, кече тәрбияче Эльвира Мавлютбаевна белән “Актаныш басмалары” скверында урнаштырылган тренажерларда көч туплап кайттылар.
“Таучыктан туйганчы шуарбыз”, -дип алып барган тәрбияче апаларын шаккатырып,балалар таудан 1-2 шуып алуга ук, тренажерларга йөгерделәр, әлбәттә инде, рөхсәт булгач кына.
Беләкләрендәге көч гер-ташларны күтәрә алмаса да, йөгерү, сикерү, күтәрелү, үрмәләү кебек төп хәрәкәтләрне үстерүгә корылган тренажерлар нәниләр шавыннан “гүләп торды”.
“Куян күчтәнәчләре” белән сыйланып алгач, нәниләр Актанышның гүзәл табигатен, бөҗәкләрне дә күзәтергә өлгерде.
-
Август конференциясе/августовская конференция 06.08.2018

Бүген "Тылсым" балалар бакчасы базасында август конференциясенең балалар бакчалары тәрбиячеләренең секция утырышы узды. Көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды: 2017-2018 уку елының нәтиҗәләре, алдагы елга максат-бурычлар, тәҗрибәдән чыгып чыгышлар, мастер-класслар һәм "Күп функцияле модуль" бәйгесенен нәтиҗәләре.
Бакчабызның тәрбиячеләре, белгечләре секция утырышында актив катнаштылар, Асылова Дилбәр Мөдәрис кызы тәрбиячеләр игътибарына мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү серләрен ачып, мастер-класс күрсәтте.
Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, барлык катнашкан педагогларыбыз төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.
Музыка җитәкчебез Басыйрова Чулпан Инсаф кызының эше беренче урынга лаек булды.
-
Без спортны яратабыз/Мы любим спорт 27.07.2018

Сәламәтлек атнасы уңаеннан бакчабызда төрле чаралар үткәрелде, бигрәк тә спорт уеннарына зур әхәмият бирелде. Малайлар велосипедларда, кызлар самокатларда үзләренең җитезлекләрен сынадылар һәм велосипедта йөрү кагыйдәлерен искә төшереп, ныгыттылар
-
“Бер күрешү – үзе бер гомер”/Увлекательная встреча 20.07.2018

Балалар бакчасында балаларның сөйләм телен үстерү, милли тәрбия бирү иң мөһим чараларның берсе булып тора. Бу максаттан балаларны үз яшьтәшләре белән генә түгел, үзләреннән кечерәкләр һәм өлкәннәр белән дә аралашу мөмкинлеген даими тудырабыз. Зурлар төркемнәре кечкенәләр өчен концерт, театрлар куйса , кечкенәләр исә төрле экскурсияләрдә, өлкәннәр белән төрле тематик очрашуларда аралашырга, танып белергә өйрәнә.
Шул максаттан 20 нче июль көнне, Вәҗиева Хәния җитәкләгән беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Шагалиев Самирның дәү әнисе белән күңелле очрашу булды. Балалар дәү әнине бик җылы кабул иттеләр. Алдан әзерләнгән чәй табыны артында дәү әни балаларны татар халкының милли ашлары белән таныштырды, әдәплелек кагыйдәләренә кагылышлы сорауларын да тәкъдим итте. Балалар да сорауларга кызыксынып җавап бирделәр.
Балалар өчен бу чарада өлкәннәргә карата хөрмәт уяту, ярату хисләре тәрбияләү дә максат итеп куелган иде.
-
Нәни дусларыбызда кунакта/В гостях у наших младших друзей 18.07.2018

Зурлар төркеме балалары бүген кечкенәләр төркемендә кунакта булдылар, алар нәни дусларын "Теремкәй" рус халык әкиятен кашык театры ярдәмендә күрсәтеп, сөендерделәр. Нәниләр үз чиратында апа-абыйларына үз сәләтләрен күрсәттеләр: шигырь-җырлар башкардылар. Очрашу бик күңелле узды.
-
Яңгыркаем яу,яу!/Дождик лей, лей! 11.07.2018

Уртанчылар төркеме балалары прогулка вакытында җәйге яңгырны күзәтеп, аның турында әйтем- мәкальләр, эндәшләр өйрәнделәр. Яңгырның файдалы, зыянлы яклары турында кызыклы әнгәмә кордылар
-
Күңелле җәй!/Веселое лето! 05.07.2018

Асфальтта рәсем ясау – бу бик күңелле һөнәр генә түгел, иҗатта һәм сабыйның тирә юньне өйрәнүдә белем дә алуы. Зурлар төркеме балалары белән дә безенең балалар бакчасында “Күңелле җәй” исемле, асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Балалар төрле хайваннар, салават күпере, кояш, чәчәкләр, кайбер балалар үзләренең үч төпләрен ясадылар. Соңыннан балалар үзләренең рәсемнәрен кызыксынып карадылар. Бу бәйге төрле матур җырлар, җырлы-уеннар, шигырьләр белән үрелеп барды.
-
Дус-тату яшик!!!/Давайте жить дружно! 02.07.2018

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбез эшең дә.
Халыкларның үзара мөнәсәбәте һәм милләтара килешеп яшәү - бүгенге көндә иң әһәмиятле темаларның берсе . Элек-электән аралашып яшәгән халыкларның мәдәниятен балаларга кечкенәдән үк сеңдерү - милли үзаң формалаштыруда, милләтара мөнәсәбәтләргә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләүдә беренчел шарт. Шуны күз уңында тотып безнең балалар бакчасында да "Дус-тату яшик" исемле чара үтте. Бу чарада зурлар төркеме балалары белән дуслык турында җырлар җырланды, уеннар уйналды һәм матур шигырьләр тыңланды.





