Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 65а |
| Телефон: | +7(855)-523-19-26 |
| E-Mail: | Detsad7.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №7 с.Актаныш" |
| Руководитель: | Харисова Альфира Максутовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 120 воспитанников |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №7 с. Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
"Воспитатель года - 2019" 22.01.2019

Сегодня на базе МБДОУ "Детский сад №2 с.Актаныш" состоялся муниципальный этапа республиканского конкурса "Воспитатель года -2019". Всего в конкурсе приняли участие 15 педагогов района. Воспитатель нашего ДОУ, победитель детсадовского этапа конкурса, Асылова Дильбар Мударисовна показала ООД с воспитанниками старшей группы на тему"Обитатели подводного мира", презентовала коллегам опыт работы на тему "Экологическое воспитание дошкольников через знакомство с природой родного края".
По итогам конкурса Дильбар Мударисовна заняла почетное 3 место. Поздравляем педагога с победой и желаем дальнейших профессиональных успехов!
-
Каникуллар күңелле уза 09.01.2019

Кышкы каникул көннәре кайсыларыбыз өчен ял гына булса, үзен үстерү юнәлешендә эшләгәннәр өчен кызу эш өсте булды, дисәк, бер дә ялгышмабыз.
3 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында спорт һәм сәламәтлек декадасына багышлап, Иҗат үзәгендә Кыш бабай призына үткән шахмат турнирында безнең зурлар төркеменнән Имамова Румия һәм Минязов Ислам катнашып, Кыш бабайның акчалата бүләгенә ия булдылар.
Моннан тыш әле алар “Кубок первоклассника” традицион шахмат турнирында да катнашып, үз осталыкларын күрсәттеләр. Румия әлеге турнирда мактаулы 2 урын яуласа, Ислам яхшы катнашучы буларак грамота алды.
Румиянең җиңүе бу гына түгел әле. Декабрь аенда ул“тиз шахмат” буенча яңа елга әзерлек турнирында да уңышлы чыгыш ясап, грамота белән бүләкләнгән иде. Ә каникул көннәрендә узган “тиз шахмат” буенча район чемпионатында үз яше буенча мактаулы 1 урынны яулады. Уңышлар сиңа , Румия, яңа елларда!
-
"Әкияти ярминкә" 30.12.2018

Бакчабыз коллективы оешмалар арасында уздырылган "Әкияти ярминкә" бәйгесендә катнашып, мактаулы 3 урын яулады
-
Канатлы дусларыбызга ярдәм итәбез/Помогаем нашим пернатым друзьям 17.12.2018

Кышның суыклары канатлы дусларыбыз өчен аяныч хәл икәнлеген безнең бакча балалары кечкенәдән белеп үсә. Коры суыклар булмаса да, җир өсте туңып, кар белән каплангач, кошлар азыкка мохтаҗлык кичерә башлый. Зурлар төркеме нәниләре һәр көн саен кошларны ипи кисәкләре, вак ярмалар белән сыйлый.
-
Паркта экскурсияда 14.12.2018

Кышкы паркка килдек,
Матур урыннар күрдек.
Тун кигән каен – уңда,
Ямь-яшел чыршы – сулда.
Кар бөртекләре оча,
Әйләнеп җирне коча.
Шундый рәхәт саф һава,
Тәңкә-тәңкә кар ява
-
Лабиринт төзедек/Снежные постройки 13.12.2018

Кар дип тормадылар, зурлар төркеме балалары уен мәйданчыклары буйлап җыйган кардан үзләренә лабиринт ясап куйдылар. Бу аларның гади генә уенга корылган хәзмәт нәтиҗәсе ...
-
Кар бүлмәдә нәрсә эшли/Волшебные превращения снега 12.12.2018

Беренче кечкенәләр төркемендә балаларга кышкы табигать турында белем бирү, кар бөртеге турында кузаллауларын фомалаштыру максатында эксперименталь эшчәнлек үтте. Балалар карны тотып карап, үзлекләрен ачыкладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
Бу эшчәнлек барышында балалар карны ашарга ярамаганлыгына да төшенделәр. Соңыннан “Кар бөртеге” уенын уйнадылар.
-
Кыш бабай бүләкләре/Подарки Деда Мороза 07.12.2018

Яңа елга да күп калмады. Беренче кечкенәләр төркеме балалары да Кыш бабайны, Кар кызын зарыгып көтәләр. Көндә алар турында әңгәмәләр корып, сюжетлы рәсемнәр, мультфильмнар карап, алар турында тәрбияче апалары, әти-әниләре сөйләгәннәре аша танышалар. Бүген исә, Кыш бабай “җибәргән” бүләкне- Чыршыкайны, аның матур уенчыкларын күреп шатландылар. Гирлянда белән таныштылар. Балаларның шатлыклары чиксез булды. Чыршының энәләрен, уенчыкларны тотып карадылар. Аның янында түгәрәктә “Чыршыкай” җырын җырлап әйләнделәр. Шатлыклары әйтеп бетергесез булды.
-
Туган көннәр күңелле!/День рождения-веселый праздник! 05.12.2018

Беренче кечкенәләр группасында күңел ачу чарасы үтте . Н. Гаделнең, С. Азалиянең туган көннәрен билгеләп үтү максатыннан, группа тәрбиячеләре алдан ук әзерлек эшләрен алып бардылар. Ай дәвамында туган көнгә багышланган җырлы уенннар, туган көнгә котлау сүзләрен, күмәк биюләр хәрәкәтләрен, кызыклы уеннарны балаларга өйрәттеләр. Шуңа күрә дә күңел ачу чарасы бик күңелле үтте. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар.Бу чарадан бик канәгать булып калдылар.
-
Туган як музеенда/В музее "Туган як" 27.11.2018

Бакчабызның уртанчылар төркеме балалары Актаныш "Туган як" музеена экскурсиягә бардылар.
Музей... Монда нәрсә генә юк! Музейдагы экспонатлар бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алганнар.
“Туган як” музеенда һәрбер әйбер бай тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.Музей балаларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган як тарихына, тормыш-көнкүрешенә кызыксыну, халыкның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт уятуга этәргеч булып тора. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә музейларны “җанлы тарих” дип йөртәләр. Музейның һәр бүлеге һәм андагы һәр экспонат, экскурсоводларның мавыктыргыч сөйләме бала күңеленә үтеп кереп, тирән эз калдыра. Музей эшчәнлеге аша балалар күңелендә туган якты хисләр, һичшиксез, аларны чын патриотлар итә.





