Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
23.10.2015

"Китап-киңәшчең синең" исемле китап турында шигырьләр , күренекле кешеләрнең фикерләрен туплау ярышына йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә Акбулатова Диана беренчелекне бирмәде. Хөсниярова Зөлфия һәм Гайсин Руслан призлы урыннарга лаек булдылар.
-
22.10.2015

Мәктәптә "Фольклор бәйрәме" уздырылды. Укучылар халык авыз иҗатын туплаган китаплар турында сөйләделәр, анда язылган әсәрләрнең берничәсен укыдылар, өзекләр күрсәттеләр, халык җырларын тыңладылар һәм фикер алыштылар.
-
Очрашу 21.10.2015

Бүген мәктәптә авыл китапханәсе китапханәчесе Ә.Х.Кашапова белән очрашу уздырылды. Ул укучыларга китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштырды, иң актив китап укучыларны әйтеп китте һәм барлык укучыларны да китапханәгә чакырды.
-
20.10.2015

Укучылар үзләре яратып укыган әсәрләренең берсенә иллюстрация ясау конкурсында актив катнаштылар. 9 нчы сыйныф укучысы Гайсин Руслан щлеге конкурста 1 нче урынга лаек булды. Имамов Сирин, Манихова Адилә, Хөсниярова Зөлфия, Насертдинова Диана, Акбулаиова Диана, Гайсин Рубин, Галимова Лилия, Яхин Имиль 2-3 нче урыннарны бүлештеләр.
-
Очрашу 20.10.2015

Мәктәпкә Чалманарат авылы фельдшеры Валиева Эльмира килде. Укучылар белән начар гадәтләрдән саклану чаралары, санитария-гигиена таләпләрен үтәү турында әңгәмә уздырды, мәгълүматлар бирде.
-
19.10.2015

Мәктәбебез китапханәсендәге әдәби китапларны төпләү эше тулы көченә бара. Бу эштә бигрәк тә Камалетдинов Самат, Кашапова Наилә,Валиева Энҗе, Манихова Адилә, Басыйров Раил һәм Фидан, Имамов Сирин, Исламов Рәдис, Гайсин Руслан,Акбулатова Диана. Насертдинова Диана Хөсниярова Зөлфияләр өлгерлек күрсәтәләр.
-
16.10.2015
"Юлларда имин йөрик" дигән исем астында бердәм класс сәгате булып, укучылар викторина сорауларына җавап эзләделәр, үз белемнәрен бәяләделәр.
-
15.10.2015

1-4 нче сыйныф укучылары "Китаплар патшалыгы- Белем иле"нә сәяхәткә чыктылар. Алар "Китаплар", "Төсләр", "Китаплар хастаханәсе" тукталышларында булып, "Элек нәрсәгә һәм нәрсә белән яззганнар" кебек сорауларга җавап эзләделәр. Ш.Маннурның "Алай итмә" шигыренең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйттеләр.
-
Боларны белү кызыклы 15.10.2015

"Боларны белү кызыклы" темасына әңгәмәдә китап тарихы турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштыру укучыларда кызыксыну уятты. Сөйләшү китап турында җыр тыңлау белән тәмамланды.
-
Китап укучылар конференциясе 14.10.2015

Китапханә айлыгы кысаларында мәктәбебездә Ф.Яхинның "Ак әбиләр догасы" хикәясе буенча китап укучылар конференциясе узды. Укучылар бик теләп үз фикерләре белән уртаклаштылар. Кичә дога тыңлау белән тәмамлынды.




