Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
02.11.2015

"Халыкара мәктәп китапханәләре айлыгы" кысаларында мәктәбебездә бик күп эшләр башкарылды. Укучылар китапханәче Ә.Р.Исрафилова җитәкчелегендә 9 төрле юнәлештә үзләренең көчләрен сынадылар. Нәтиҗәдә 1,4, 6 нчы сыйныф укучылары призлы урыннарга лаек булдылар.
-
02.11.2015

Мәктәбебезнең пед. коллективы Сингапур укуларының 3 нче этабында катнаштылар. Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә кулланырлык тәҗрибә тупладылар.
-
29.10.2015

Мәктәптә ата-аналар җыелышы уздырылды. Җыелышта директорның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.М.Саетова "Белем бирүнең икенче баскычында ФГОС кертелү, аның үзенчәлекләре" темасына чыгыш ясады. Соңыннан ата-аналар белән сөйләшү классларда дәвам итте.
-
28.10.2015

Китап турында иң күп табышмак һәм мәкальләрне белүче укучылар арасында Хөсниярова Зөлфия, Гайсин Руслан, Акбулатова Диана, Шакиров Сәйдәшләргә тиңнәр табылмады.
-
28.10.2015

Район күләмендә уздырылган "Математик карусель" бәйгесендә укытучы Садыйкова Энҗе Хәертдин кызының укучылары- Имамов Сирин, Акбулатова Диана, Гараев Фирзәрләр мактаулы 3 нче урынга лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
27.10.2015

М.Ю.Лермонтов иҗатына багышланган викторинада 6 нчы сыйныф укучылары җиңеп чыктылар. Алар рус әдәбияты буенча үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Уңыш бәйрәме 27.10.2015

Мәктәбебездә "Уңыш бәйрәме" уздырылды. Бәйрәмдә 6 нчы сыйныф укучылары көч сынаштылыр. Бу бәйгедә Басыйров Фидан 1нче урынга чыкты. Алып баручыларның чыгышлары көзге муллык темасына багышланган шигырьләр сөйләү һәм җырлар башкару белән үрелеп барды. Рәсем ясау бәйгесе җиңүчеләре һәм җәйге практика вакытында яхшы эшләгән укучылар бүләкләнде.
-
26.10.2015

Китапханә дәресендә 1-4 нче класс укучылары китап төзелеше белән таныштылар. Тест сорауларына җавап бирделәр.
-
26.10.2015

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Культура һәм белем алу" темасына мәдәни дәрес уздырылды. Укучыларга "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды.
-
24.10.2015
Мәктәп китапханәсе айлыгы"нда газета-журналларга язылу дәвам итә. Укучылар гаиләләре белән "Көмеш кыңгырау", "Сабантуй", "Салават күпере", "Актаныш таңнары" газета-журналларына язылалар.




