МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422513, с. Молвино, ул. Новая, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-712-41-48 |
| E-Mail: | Smolv.Zel@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Молвинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Кабиров Фанис Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1901 |
| У нас учатся: | 22 учащихся / 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59
-
Ребус 18.02.2013

Бүген математик конкурс - "Ребус" нәтиҗәләре килде. Безнең мәктәптән 2 нче сыйныфтан 6 укучы катнашкан иде. Укучыларга сертификат, ә укытучыга рәхмәт хаты килде. Максаималь балл - 30 булса, Гибадуллин Әмир 28 балл җыйган.
-
Пожар куркынычсызлыгы 15.02.2013

Мәктәбебезгә янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре чакырылгын иде. Укучылар белән дә, укытучылар белән дә кызыклы әңгәмә үткәрелде.
-
Изге Вәли көне 14.02.2013

Мәктәптә Изге Вәли көне уңаеннан "Пар аккошлар" бәйгесе узды. Бу көннең тарихы белән таныштыкҐ уйнадык, көлдек, җырладык, биедек - рәхәтләнеп күңел ачтык.
-
Ата-аналар җыелышы 11.02.2013

Мәктәптә ата-аналар җыелышы узды. Ата-аналар беренче яртыеллык нәтиҗәләр, үткән чаралар, яңалыклар белән якыннан таныштылар, үз тәкъдимнәрен керттеләр.
-
Волейбол ярышы 09.02.2013

Патриотик тәрбия айлыгы кысаларында студент кызлар һәм 7-9 класс кызлары арасында волейбол ярышы узды. Ура, мәктәп кызлары сынатмады - җиңделәр!
-
Рус теле атналыгы
05.02.2013
28 гыйнвар-5 февраль аралыгында мәктәптә рус теле атналыгы узды Атналык рус телендә театр тамашасы белән башланып китте. Сишәмбе көнне русча шигырь сөйләүчеләр генә мәктәпкә керә алдылар (ярый әле барысы да беләләр икән). Аннан һәр көнне нинди дә булса кызыклы чаралар оештырылды: брейн-ринг, конкурслар, дәрес-сәяхәтләр һ.б. Атналык бик кызыклы үтте.
-
Студентлар белән очрашу 02.02.2013

Мәктәбебездә төрле уку йортларында белем алучы студентлар кунакта булды. Түгәрәк өстәл артында 7-9 сыйныф укучылары студент апа-абыйларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. 3 сәгатькә сузылган очрашу сизелмичә дә үтеп китте.
-
Патриотик тәрбия айлыгы 01.02.2013

Мәктәбебездә патриотик тәрбия айлыгы башланды. Көн дә дәресләрдән сод бер чара уза: волейбол-баскетбол ярышлары, чаңгы ярышлары, әңгәмәләр. Нәтиҗәләр ай ахырында ясалачак.
-
Йолдызлык 15.01.2013

Мәктәп укучылары мәдәният йорты хезмәткәрләре җитәкчелегендә "Йолдызлык" фестивалендә чыгыш ясадылар һәм татар халык биюен башкарып, 2 нче урын яуладылар. Алда - конкурсның 2 нче туры көтә. Уңышлар сезгә!
-
Яңа ел корпоративы 29.12.2012

Урта класслар өчен күңелле генә Яңа ел корпоративы узды. Кунакка Яңа татар әбиләре, Гавай Кыш бабае һәм Кар кызы килгәннәр иде. Укучылар табын артында Яңа ел тамашасы карадылар.














