МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422513, с. Молвино, ул. Новая, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-712-41-48 |
| E-Mail: | Smolv.Zel@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Молвинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Кабиров Фанис Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1901 |
| У нас учатся: | 22 учащихся / 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59
-
Көз бәйрәме 31.10.2013

6-9 сыйныфлар үткәргән Көз бәйрәме мул табыннар артында үтте. Укучылар көлкеле скетчларда көч сынаштылар, бик күп уеннарда артистлык сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Олуг юбилей 14.10.2013

Авылыбызның мөхтәрәм кешесе, шагыйре, аксакалы, озак еллар буе мәктәп директоры булып эшләгән Равил абый Сәйфетдиновка бүген 75 яшь тулды. Укучылар һәм укытучылар аны туган көне белән тәбрикләделәр. Равил ага үзенең матур киңәшләрен җиткерде, шигырьләрен укыды.
-
Укытучылар көне 05.10.2013

Бүген - укытучылар көне! Кадерле укытучыларыбыз, сезне зур бәйрәмегез белән котлыйбыз. Алдагы тормышыгызда иминлек, сәламәтлек, сабырлык, эшегездә уңышлар телибез!
Укучылар иртән үк укытучыларны котлап каршы алдылар, медальләр тактылар. Аннан укытучылар өчен бәйрәм телетапшыруы "күрсәтелде".
-
Бакча эшләре 02.10.2013

Чебешләрне көз көне саныйлар, дигән мәкаль бар татар халкында. Җәй көне үстергән яшелчәләр бик мулдан булды быел. Кыш көне рәхәтләнеп витаминлы ризыклар ашарга була.
-
Агач утырту 27.09.2013

Республикада агачлар утырту акциясендә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Балалар тарафыннан кырыктан артык җиләк-җимеш агачлары утыртылды.
-
Ярдәм 27.09.2013

Мәктәп укучылары авылыбызның төрле оешмаларына да һәрдаим булышып торалар. Бу көнне авылыбызның яңа мәчетендәге бакчага агачлар утыртуда да актив катнашты безнең балалар.
-
Өмәләр 21.09.2013

Мәктәп территориясендә дәресләрдән соң өмәләр гөрләп тора.
-
Белем бәйрәме 02.09.2013

Сентябрь да килеп җитте –
Сагынып көткән көннәр.
Бәйрәмгә дип үстердем мин
Өй тирәбездә гөлләр.
Мәктәпкә ашыктык без,
Тотып чәчәк бәйләмен.
Чыңлый кыңгырау моңнары
Котлап Белем бәйрәмен.
Ямьле җәйләр үтеп, сентябрь ае да җитте. Алда - укулар. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәбез, дуслар!
-
Конституция дәресе
02.09.2013
Белем бәйрәменнән соң ук дәресләр башланды. Беренче дәрес Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга багышланды.
-
Үзең укыган мәктәпкә ярдәм ит! 02.08.2013

Татарстанда старт алган "Үзең укыган мәктәпкә ярдәм ит!" кысаларында узган акциядә авылыбыз мәктәбен тәмамлаган Хәлилов Марат Ринат улы да актив катнашты. Ул мәктәпкә ремонт өчен буяулар бүләк итте.














