МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422513, с. Молвино, ул. Новая, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-712-41-48 |
| E-Mail: | Smolv.Zel@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Молвинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Кабиров Фанис Дамирович |
| Год основания учреждения: | 1901 |
| У нас учатся: | 22 учащихся / 7 воспитанников |
| У нас учат: | 11 учителей / 2 воспитателя |
МБОУ «Молвинская основная общеобразовательная школа» Зеленодольского муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Мулла Иле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59
-
Укучылар смотры 16.04.2013

16 апрель көнне Норлат урта мәктәбендә зональ укучылар смотры узды. Мәктәбебез данын якларга 18 укучы барды. 6 нчы сыйныф кызлары Әнвәрова Гөлнәзирә, Гибадуллина Ләйсән, Гибадуллина Миләүшә, Зәйнуллина Таңсылу, Фәтхуллина Ландыш вальс башкардылар. Абдулхаев Аяз, Госманова Ильнара, Гиззтуллина Язилә, Гарифуллина Руфия, Насыйбуллина Сиринә, Гарифуллин Илназ һәм Айнур, Гизатуллина Гөлчәчәк, Нигматуллина Алинә, Баһаветдинова Гөлия, Рахматуллина Илүзә, Сәйфетдинов Рәмис биюләр белән чыгыш ясадылар. Аарада Сиринә, Гөлнәзирә һәм Гөлия шигырь һәм җыр бәйгеләрендә дә катнаштылар. Афәрин, укучылар.
-
Ачык дәрес 21.03.2013

Бүген 8 нче сыйныф укучылары өчен физикадан "Электр энергиясен саклау" темасына ачык дәрес үтте. Аны физика укытучысы Мингалиев Гомәр Әнәсович алып барды. Укучылар күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар.
-
Г.Камал театрына сәяхәт 21.03.2013

7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары Г.Камал театрына экскурсиягә бардылар. "Арбалы хатыннар" дип исемләнгән драма барысының да күңелендә тирән хис-кичерешләр калдырды.
-
Математик уен
20.03.2013
Бүген 6 нчы һәм 7нче сыйныфлар арасында математик КВН узды. Математика укытучысы Ләйсән Фәһимовна укучыларны төрле бәйгеләрдә сынады. Бераз гына аерма белән 6 нчы сыйныф кызлары ярышта җиңеп чыктылар.
-
Конференция 12.03.2013

8 нче сыйныф укучылары Хәлилова Рәзинә һәм Насыйбуллина Сиринә Норлат урта мәктәбендә узган республика конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Сиринә 2 нче урын яулады. Кызлар грамоталар белән бүләкләнделәр. Молодцы, кызлар!
-
8 март 07.03.2013

Кадерле хатын-кызлар! Сезне язның беренче бәйрәме - 8 март белән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, шатлыклар, бәхет телибез.
Мәктәбебезнең асыл егетләре кызларны, укытучыларны, хезмәт күрсәтүче һәм пешекче апаларны котлап, бәйрәм концерты хәзерләгәннәр. Алар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, оригиналь котлаулар бүләк итттеләр. Рәхмәт сезгә, егетләр!
-
Тукай иҗатына багышланган бәйге 20.02.2013

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырен сөйләп, Әйшә мәктәбендә узган шигырь бәйгесендә 1 нче сыйныф укучысы Бикмөхәммәтов Рәзил 3 нче урын яулады. Афәрин, Рәзил!
-
Тукай иҗатына багышланган бәйге 20.02.2013

Әйшәдә узган шигырь бәйгесендә 6 нчы сыйныф укучысы Зәйнуллина Таңсылу, авылдашыбыз, яшь шагыйрә Майорова Рәмилә иҗат иткән шигырьне сөйләп, шулай ук 3 нче урын яулады. Молодец, Таңсылу!
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган бәйге 19.02.2013

8 нче сыйныф укучысы Насыйбуллина Сиринә Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулу уңаеннан оештырылган шигырь бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады. Молодец, Сиринә!
-
Муса Җәлил иҗатына багышланган бәйге 19.02.2013

6 нчы сыйныф укучысы Әнвәрова Гөлнәзирә, Сәйфетдинов Рәмис, Рахматуллина Илүзә шулай ук Муса Җәлилнең тууына 107 ел тулу уңаеннан үткәрелгән бәйгедә катнаштылар. "Муса Җәлил шигырләренә язылган җырлар" номинациясендә 2 нче урын яуладылар.














