Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
| E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 55 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 119 ( 120 ) >>
-
"Соңгы кыңгырау" 24.05.2011

Карауҗа мәктәбендә бүген “Соңгы кыңгырау” тантанасы булып узды. Мәктәп быел 10 күгәрченен чиксез галәмгә очырды. Гөрләп торган кыңгыраулы мәктәп еллары күз ачып йомган арада уза да китә шул. Бәхетле, бер кайгысыз балачак кул болгап кала. Балачак белән бергә мәктәп еллары, сыйныф бүлмәләре, парталар кала, яраткан укытучылар, тәрбиячеләр, классташлар кала...
Соңгы кыңгырау бәйрәме – яшь кешенең беренче җиңү тантанасы. Алда торган биеклек – имтиханнар биреп, гыйлем тавын яулап алган көн.
Сау бул, хуш балачагым,
Иң гүзәл матур чагым.
Алда көтә зур юллар,
Язмыш безгә ни юллар?
Ә язмыш сезгә бары тик ак юллар гына юлласын иде, кадерле укучыларыбыз!
-
“Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә” 09.05.2011

Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.
Менә бүген дә Чүрчил, Кульбаш, Карауҗа авылы ветераннары һәйкәл яныны җыелдылар. Мәктәп укучылары һәм укытучылары тарафыннан әзерләнгән чыгышны караганда кемнең генә күзендә яшь тамчылары ялтырамады икән. Сугышка китүче егетләр, озатып калучы аналар, кызлар барысы да табигый иде. Сугыштан сафлары сирәгәеп кайтучы егетләрне күреп йөрәкләр тагын бер кат сулкылдап куйды. Укучылар үзләренең бөтен осталыкларын җыеп чыгыш ясадылар.
Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм хәтирәләрне яңарта- яңарта ветераннарыбыз җирле үзидарә тарафыннан әзерләнгән табын яныннда бәйрәмне дәвам иттеләр.
-
Фоат Галимуллин белән очрашу 28.04.2011

Фоат Галимуллович Галимуллин бары соклану хисе уята.
28 апрель көнне Карауҗа мәктәбендә Фоат Галимулович Галимуллин белән очрашу булып узды.
Күпкырлы талант иясе, күренекле галим һәм педагог, тәнкыйтьче Фоат Галимуллович Галимуллин һәр сүзне тоемлаган, һәр сүзнең тәмен, кадерен белгән, туган телебезне ифрат дәрәҗәдә ихтирам иткән нәфис сүз остасы. Үзенә генә хас йомшак сөйләм теле, бәрхет тавышы белән әсир итә ул. Гаҗәеп дәрәҗәдә тыйнак, сабыр холыклы шәхес.
Фоат Галимуллович - очрашкан, аралашкан һәркем күңеленә якты бер нур булып иңәргә сәләтле кеше. Аның һәр сүзе, һәр җөмләсе төптән уйланган; киңәшләре саллы, фикерләре ачык, сөйләм теле саф.
Профессор Фоат Галимуллович башкаларга игътибарлы булуы белән дә аерылып тора. Ул бернәрсәгә дә битараф кала белми. Әдәбият мәйданында мондый олпат шәхес булу – үзе бер дәрәҗә ул.
-
Парламент сәгате 27.04.2011

27 апрель көнне Карауҗа гомуми урта белем бирү мәктәбендә парламент сәгате булып үтте.
Россиядә парламентаризмның 105 еллыгы уңаеннан Карауҗа мәктәбендә,10-11 нче сыйныф укучылары өчен дәрес үтте. Әлеге дәрестә Россия парламентаризмының тарихи үсеше, бүгенгесе турында мәгъүмат бирелде. Россия Федерациясенең Дәүләт думасы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы эшчәнлеге белән таныштырылды. Сайлауларда катнашуның әһәмияте турында әйтелде, фикерләр белән уртаклашылды.
-
"Весенняя неделя добра" 26.04.2011

С 16 по 26 апреля в МОУ "Кургузинская СОШ ЗМР РТ" прошла добровольческая Всероссийская акция "Весенняя неделя добра". Были организованы субботники, акции, музыкальные представления и спортивные соревнования.
-
"Тукай һәрчак күңелдә" 26.04.2011

Тукай һәрчак күңелдә
Карауҗа гомуми урта белем бирү мәктәбендә 26нчы апрель көнне милләтебезнең йөзек кашы булган бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 125 ел булуны билгеләп үттек. Кыска гына гомерендә гаҗәп үткен һәм кыю шигырьләр язган, Шүрәлесе һәм Су анасы белән күпме укучыларны тәрбияләгән, милли героебызга әверелгән Тукайның юбилее зур бәйрәмгә әверелде. Шагыйрьнең туган көненә багышлап безнең мәктәптә дә күп чаралар үткәрелде . “Без-Тукайлы халык” исемле кичәдә укучыларыбыз аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Кичә “Туган тел”җыры белән тәмамланды.
-
"Галәм киңлеге" 26.04.2011

Бүген Карауҗа гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар галәм серләре белән таныштылар. Мәктәбебезгә “Планетарий” килде. Укучылар һәм укытучылар баштанаяк галәм киңлекләренә чумдык. Йолдызларны, планеталарны бик якыннан күрү безне таң калдырды. Галәм киңлегенә сәяхәт укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.
-
«Подари птицам скворечник !», 15.04.2011

Менә сагынып көткән яз да килеп җитте. Яз үзенең шифалы сулышы белән табигатьне тергезде. Агачлар бөреләрен ачтылар. Карлар эреде, елгалардан ашыга-ашыга бозлар акты. Кыш та китәсе килмичә озак тартышты. Ләкин яз да үзенекен итте. Менә шушы матур яз көнендә безнең канатлы дусларыбыз җылы яктан безгә кайттылар. Кошкайлар да без аларны сагынган кебек, безне сагынып та өлгергәннәр. Карауҗа мәктәбендә "Кошларга оя бүләк ит!" дип исемләнгән акция булып узды. Башлангыч сыйныф укучылары үзләре ясап сыерчык оялары алып килделәр. Җиңүчеләр грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Ну вот и пришла долгожданная ВЕСНА - 2011. После столь продолжительной и снежной зимы особенно приятно ощущать дыхание свежести и плюсовую температуру на улице.
В Кургузинской СОШ прошла акция «Подари птицам скворечник !», Ученики младших классов продемонстрировать свои скворечники . Победители получили грамоты и благодарности и в торжественной обстановке установили первый скворечник для птиц.
-
День здоровья 07.04.2011

День здоровья
7 апреля в нашей школе прошел традиционный праздник День Здоровья. Хорошее настроение задорный смех сопровождали в этот день проходившие мероприятия. Динамическая перемена стала стартом дня. Зарядка, игры на свежем воздухе … Возможность посоревноваться, попробовать свои силы в том или ином виде спорта старался не упустить ни один ученик.
«Большие гонки» для учащихся 1-4 классов стали настоящим испытанием. Но ребята выдержали и преодолели все препятствия на пути к финишу. На радость обеих команд победила дружба.
Уроки Здоровья прошли для учащихся 5 – 11 классов. Ребята вместе с педагогами поднимали очень актуальные темы, связанные со здоровым образом жизни: «Влияние стрессов на организм человека», «Здоровое питание школьников», «Жизнь без вредных привычек», «От А до Я в спорте». В спорах и обсуждениях решались актуальные проблемы человечества.
Завершился день в спортивном зале праздником Большого волейбола, куда входили следующие конкурсы: «лучший подающий», «лучший нападающий» и т.д.
-
Смотр художественной самодеятельности
06.04.2011
6 апреля 2011 года учащиеся Кургузинской школы приняли участие в зональном туре ежегодного муниципального фестиваля детского творчества в с.Б.Ключи. Учащиеся представили несколько номеров: песня «Әллүки» -Загидуллина А.И. ученица 11 класса, театральный жанр – ученики 5-6 классов, танец – учащиеся 9, 11 классов. Оценивало номера детей специально приглашенное жюри из представителей ЦВР и ЦДТ. Выступление прошло на отлично, осталось только пожелать ребятам призовых мест!






