Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
| E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 55 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
8 март белән! 08.03.2012

-
Азат Вергазовка-80яшь 06.03.2012

Быел язучы , педагог, якташыбыз Азат абый Вергазовка -80 яшь. Шушы уңайдан бүген мәктәбебездә аңа багышланган “ Язмышның урау юллары “ дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Әлфия Әсхәт кызы әзерләде.
Кичә өч өлештән торды. 8,9 нчы сыйныф укучылары Азат Вергазовның тормыш юлы белән таныштырдылар, аның күп кырлы шәхес һәм олы йөрәкле кеше, чын педагог булуы турында сөйләделәр. Укытучы һөнәре алар гаиләсендә берничә буын дәвам итә икән. Әдәбиятка урау юллар аша килсә дә, юбиляр үз укучысын табарлык әсәрләр дә иҗат иткән. Азат Вергазов “ Дулкыннар ни сөйли?”, “ Ташу”, “ Уяну”, “ Йөрәк җыр сорый”, “ Без- сезнең балалар” кебек повестьлары белән танылган язучы. Бу әсәрләрнең геройлары- тормышның үзеннән алынган яшүсмерләр. Бу аның иҗатта да укытучы һөнәренә тугры калуы, үзен иң беренче чиратта яшь буынны тәрбияләүче ролендә хис итүе турында сөйли. Шулай ук 90 нчы елларда аның тырышлыгы белән “Аҗаган” альманахы нәшер ителү дә игътибарга лаек.
Кичәнең икенче өлешендә Азат Фатыйховичның “ Без- сезнең балалар” һәм “ Йөрәк җыр сорый” исемле әсәрләренә кыскача анализ ясалды. Безнең көннәрдә аларның яшүсмерләр арасында яман гадәтләрне профилактикалау, аларда әхлакый сыйфатлар , әти-әнигә карата хөрмәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булулары билгеләп үтелде. Укытучы 2008 нче елда автор катнашлыгында уздырылган ачык дәрес турында да җылы хатирәләр белән искә алды.
Кызганычка каршы, авыру сәбәпле,Азат абый бүгенге кичәбезгә килә алмады.107 нче номерлы һөнәр училищесында озак еллар буе балалар укыткан Хәбибуллина Фирдәвес апа абыйсы турында матур истәлекләр сөйләде, ” Ул безнең- әти-әнинең һәм 4 кыз туганның ныклы терәге, ышанычы булды һәм әле дә шулай. Фамилиябез килеп чыгуга сәбәпче булган “ вергаз” сүзе дә фарсы телендә “ көч- гайрәт” дигәнне аңлата”,- диде.
Кичә һәр катнашучының күңелендә җылы хисләр калдырды.
Азат Фатыйхович безнең өчен бигрәк тә якын һәм кадерле кеше, чөнки ул 1937- 1970 нче елларда Олы Карауҗа авылында яшәгән һәм мәктәбебездә тарих укытучысы булып эшләгән. Бу күңелле, эчтәлекле еллар турында Туган якны өйрәнү почмагында матур фотолар һәм экспонатлар да бар.
Азат абыйны чын күңелебездән Олы Юбилее белән котлыйбыз! Аңа исәнлек- саулык, имин көннәр, күнел тынычлыгы, яңа иҗади уңышлар телибез.
-
Сау бул, Әлифба! 03.03.2012

Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәни дусларыбыз беренче җиңүләрен бәйрәм итәргә Әлифба бәйрәменә җыелдылар.
Хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылр, тырыш булдылар. Аларның уңышларына куанып, җанын биреп эшләгән укытучылары Лилия Ренатовна Саляхова укучылары белән горурлануын яшерми.
Алдагы белем баскычларын да шулай тырышып, күңел биреп үтәрләр дип ышанып калабыз.
Әлифбадан башлап киттегез
Юлны белем иленә.
Зур белемле булып үсеп
Кеше булыгыз сез илегездә.
-
Парад юнармейцев 02.03.2012

В завершение месячника спортивно- оздоровительной и военно- патриотической работы проведен Парад юнармейцев среди учащихся начальных классов. Каждый класс старательно подготовился к этому мероприятию и успешно выступил. Переодетые в санитары и солдаты ребята продемонстрировали свое умение рапортовать, проходить строем и с песней, выполнять строевые упражнения. Они также показали быстроту и ловкость в спортивной эстафете. В течение всего мероприятия чувствовалась подтянутость духа , коллективизм его участников.
Организаторы мероприятия – учитель физкультуры Зарипов Марат Юнусович и классные руководители Шайхиева Маулида Абдулловна, Саляхова Лилия Ренатовна.
-
Китап укучылар конференциясе 01.03.2012

Нәбирә Гыйматдинова хәзерге татар әдәбиятында иң популяр авторларның берсе булып санала. Ул безгә әсәрләрендә күтәрелгән күтәрелгән темаларның актуальлеге, образларны оста итеп сурәтли белүе, язу теленең шома, халыкчан булуы белән якын.
Бүгенге китап укучылар конференциясе аның “Бүре каны” повесте буенча уздырылды. Бу чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Әлфия Әсхәт кызы үткәрде.
Конференция барышында 8-11 нче сыйныф укучылары язучы турында биографик мәгълүмат бирделәр, авторның иҗаты һәм киң җәмәгать эшчәнлеге турында сөйләделәр. Әсәрне укып чыккач туган тәэсирләр белән уртаклаштылар, бик тырышып “Бүре каны” әсәрен сюжет сызыгы буенча анализладылыр. 9 нчы сыйныф укучысы Вахитов Инсаф район күләмендә үткән Каюм Насыйри исемендәге фәнни- практик конференциядә югары бәягә лаек булган тикшеренү эше белән таныштырды. Укучылар авторның бу әсәрдә “ аталар һәм балалар мөнәсәбәте”, гаиләдә бала тәрбияләү,“яхшылык һәм яманлык” проблемалары киң урын алуын билгеләделәр. Әсәрнең аерым эпизодларын сәхнәләштереп тә күрсәттеләр.Кичәнең соңында мәктәп директоры Файзиева З.Ю. авторның “Бүре каны”, “Ак торна каргышы” әсәрләрендә табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләрнең тупаслануы көтелмәгән зур бәлаләргә китерүе турында әйтте.
Кичә эчтәлекле, җанлы узды, күңелләрдә матур фикерләр уятты.
-
Эстафета быстрых, ловких, умных. 25.02.2012

В целях ознакомления с основами службы в армии в школе прошла военно-спортивная эстафета. Соревновались команды 8-9 классов. Ребята состязались в меткой стрельбе, разборке и сборке автомата, а также в оказании помощи пострадавшему, наложении повязки, одевании противогаза, переноске пострадавшего, чистке картофеля и пришивании пуговиц. Это является неотъемлемой частью быта солдата, умение выполнять всё вышеназванное делает любого человека адаптированным в жизненных ситуациях.
В спортивной эстафете ребята показали ловкость, быстроту и силу. Физическая подготовка играет основную роль в солдатской жизни. Учащиеся 8-9 классов дали хорошие ответы на теоретические вопросы.
-
Укучыбыз- “ Буыннар чылбырын саклаучы”! 24.02.2012

Сәләтле балалар- илебезнең, халкыбызның киләчәге, өмете, горурлыгы. Алдагы тормышыбызның мул, бәхетле, әхлаклы булуы, милли йолаларыбызның, бәйрәмнәребезнең гомерле булуы күбрәк алардан тора. Шушы фикер 24 нче февральдә Зеленодол шәһәренең 10 нчы гимназиясендә үткәрелгән “ Татар егете- ил бөркете-2012” муниципаль бәйгесендә дә төп фикер булып яңгырады. Бу күркәм иҗади бәйгедә мәктәп турында лаеклы җиңү яулаган 9 нчы сыйныф укучыбыз Зарипов Арслан да катнашты. Конкурста катнашу өчен ул “ Минем гаиләмдә- Р. Фәхретдин дәвамчылары” дип исемләнгән инша язды, үзе турында эчтәлекле презентация, яраткан шөгыле турында кызыклы мәгълүмат, истә калырлык концерт номеры хәзерләгән иде.
Сайлап алу турына хәзерләгән папка материаллары үзенең эчтәлеге, эзлекле, тулы эшләнеше, зәвыклы бизәлеше белән жюри әгъзаларының күңеленә хуш килгән. Бәйгенең йомгаклау туры барышында Арслан үзен тагын бер тапкыр белемле, уңган, тапкыр, шаян сүзле егет итеп күрсәтте. Көтелмәгән очрактан чыгуның тиз һәм уңайлы юлын тапты. Әдәбият һәм татар тарихы өлкәсенә караган сорауларга төгәл җаваплар бирде. Яшь җырчы Илназ Баһ репертуарындагы “ “ Аңла йөрәгемне” җырын башкарып, бәйге кунакларын сокландырды. Иң якын дуслары- сыйныфташларыннан торган булышчы төркем укучылары да Арсланны хуплап, һәр җиңүенә шатланып, алкышлап торды. Жюри әгъзалары бигрәк тә ул ясаган шәҗәрәне ошатты. Нәтиҗәдә укучыбыз “ Буыннар чылбырын саклаучы егет” номинациясендә җиңүче итеп танылды. Ул Мәгариф идарәсе әзерләгән истәлекле бүләк һәм Грамота белән бүләкләнде.
Без Зарипов Арсланны бу җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз! Шаян сүзле, мөлаем, уңган, өметле егетебезгә, аңа матур тәрбия биргән укытучы әти-әниләренә, шулай ук аны бәйгедә җиңәрлек дәрәҗәгә җиткереп әзерләгән хөрмәтле укытучыларыбыз Минһаҗева А.А.га һәм Шиһабуллина Г.Т. зур рәхмәтебезне әйтәбез. Алда да шундый матур җиңүләр насыйп булсын Сезгә!
-
23 февраля 22.02.2012

-
"Я служу России" 22.02.2012

Сегодня состоялась презентация стенда « Я служу России». Материалы уголка рассказывают о наших выпускниках Бикмуллине Раниле, Гиззатуллине Булате, Каюмове Ильясе и Шайхиеве Ильмире. Эти ребята в настоящее время служат в рядах российской армии, тем самым выполняют свой воинский долг.
Из стенда можно вычитать интересную информацию об их месте службы, о спортивных успехах в школьные годы, а также их отзывы об огромном значении военно-спортивной подготовки в школе в их воинской службе.
Новый стенд оформлен учителем физической культуры Зариповым Маратом Юнусовичем, является логическим продолжением уже имеющегося стенда « Наши спортсмены», играет важную роль в военно- патриотическом воспитании учащихся.
Коллектив учителей гордится этими ребятами и выражает огромную благодарность их матерям , которые являются сотрудниками нашей школы.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2012

Бөтендөнья Берләшкән Милләтләр Оешмасына караган ЮНЕСКОның һәр елның 21 феврален туган тел көне дип игълан итүендә зур мәгънә бар. Бу истәлекле датаны меңнәрчә милли телләрнең язмышын кайгырткан акыллы кешеләр керткән.
Әлеге көнне бөтен илләрдә олылап билгеләп үтүнең әһәмияте, һичшиксез, безнең телебезне саклау һәм үстерү өчен дә зур. Хәзерге заманда туган телнең хәлен кайгырту елның бер көнендә генә түгел, һәр көнендә булырга тиеш.
Бүген Карауҗа мәктәбендә “Туган тел көне” билгеләп үтелде. Укучылар туган телебезнең әһәмиятен, аның кирәклеген сөйләп үттеләр. Онытылып барган, үле телләр турында да чыгышлар булды.
“Туган телләр” көнен билгеләп үтүдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шакирова Роза Ракиповна, Минһаҗева Әлфия Әсхәтовна көч куйдылар.






