Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
| E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 55 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
Ата-аналар җыелышы
23.09.2011
Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. Доклад белән Зарипова Ф.Ф. чыгыш ясады. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарыМухтарова З.К. укыту- тәрбия процессында таяна торган төп документлар белән таныштырды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Галявиева Ф.Г. БДИ һәм ГИА га әзерлек турында әйтеп китте. Ахырдан ата-аналарны кызыксындырган сорауларга директор Файзиева З.Ю. җавап бирде.
-
Отчеты 20.09.2011

Карауҗа мәктәбе администрациясе статистический отчетлар тапшырдылар.
Статотчет тапшыру өчен күп көч һәм энергия таләп ителде. Отчетлар электрон формада тапшырылды. Күп кенә вакытта сервер сбой бирде. Әмма бернинди авырлыкларга карамыйча отчетлар вакытында тапшырылып бетте.
-
Алма пешкән чак! 15.09.2011

Быел мәктәп бакчасында алма бигрәк тә уңды. Алмагачлар алмаларын күтәрә алмыйча сыгылып торалар.
-
Туберкулезга каршы профилактик чара 09.09.2011

Бүген мәктәптә туберкулезга каршы профилактик чара булып узды. Карауҗа авылы фельдшеры Сагиева Айназ укучыларга прививка ясады
-
Юлларда хәвефсез йөрү 07.09.2011

Бүген мәктәбебездә юл иминлеге дәрсләре булып узды. Укучылар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Светофорлар күрсәтмәсен
Бәхәссез тыңлау кирәк!
Хәрәкәт кагыйдәләрен!
Төп-төгәл үтәү кирәк!
-
Экстремизму - нет 03.09.2011

3 сентября 2011 года в школе прошел единый республиканский урок на тему "Экстремизму - нет"
Во всех классах прошли классные часы: "Безопасность - это важно" (1-4 классы) "Дети Беслана" (5-11), "Причины возникновения экстремизма".
В 2-4 классах прошел конкурс рисунков "Основы безопасности жизнедеятельности". В 9-11 классах прошли занятия по общей военной подготовке.
-
1 сентябрь... Төкле аягың белән, Яңа уку елы!!! 01.09.2011

Белем көне белән!
1 сентябрь...
Әлеге көннең нинди көн икәнен сораштыру кирәкми. Бу көннең Белем көне икәнен, яңа уку елы башлануын олысы да, кечесе дә белә.
1 сентябрь...
Син Белем илендә яшәүче укытучы һәм укучыларга бары тик бәхетле мизгелләр генә алып кил.
Син Белем илендә яшәүче укытучыларыңның бөтен күңелләрен биреп укытуын тәэмин ит, белем алырга теләгән укучыларыңны тигез күр, аларга үз ана телләрендә белем алу хокукын кайгырт. Укытучы һәм укучыларның рухлары һәм тәннәре сау-сәламәт булсын.
Укытучы...
Сиңа ышанып күзләрен төбәгән укучыларыңның уй-хыялларын челперәмә китермә, аларны дөрес юлдан алып бар, аларның акыллы, игелекле, тәрбияле балалар булып үсүләрен булдыр.
Укучы...
Сезнең алда бераз дулкынланган укытучың синең өчен үз җанын фида кылырга әзер. Алар сезне үз балалары кебек якын күрәләр. Алардан булган кадәр белем-тәрбияне кабул итеп алыгыз, үзегезне, әти-әниегезне яңа белемнәрегез, алган "4"-"5" билгеләре белән көн дә куандырып торыгыз.
1 сентябрь... Төкле аягың белән, Яңа уку елы!!! -
"Мисс лагеря "Радуга" 23.06.2011

Бүген лагерьның "Иң матур кызын" билгеләп үттек. Бәйгедә үзләренең көчләрен Шайхиева Диләрә, Нигматзянова Разилә, Галимова Алия, Миндубаева Илүзә сынадылар. Калган укучылар аларга көч биреп утырдылар. Кызларыбыз бик уңганнар, барлык сынауларны да җиңеп чыктылар. Ә сынаулар җиңел түгел иде: төрле милләт халыкларының биюләрен бию, алма әрчү, скакалка сикерү, төймә тагу һ.б. "Иң матур кыз" исеменә Шәйхиева Диләрә лаек булды. "Иң талантлы кыз" - Нигматзянова Разилә. "Иң уңган кыз" - Галимова Алинә, "Иң белемле кыз"- Миндубаева Илүзә. Соңыннан бүләкләр тапшырылды.
-
"Свеча памяти" 22.06.2011

"Салават күпере" лагере укучылары бүген сугышның башланган көнен искә алып үттеләр. Ничә еллар үтсә дә бу көн ничектер моңсу, сагышлы. Укучылар кулларына чәчәкләр тотып һәйкәл янына юнәлделәр. Һәйкәл янында сугышка киткән ир-егетләрне искә алу булды. 3 нче сыйныф укучысы Хабибуллин Рузил сугыштан әйләнеп кайта алмаган сугышчылар рухына, исән-сау әйләнеп кайтып инде арабыздан киткән ветераннарыбыз рухына дога укыды.
-
Пришкольный лагерь "Радуга" 09.06.2011

6 июнь көнне Карауҗа гомуми белем бирү мәктәбендә "Салават күпере" исемендәге мәктәп яны лагере эшли башлады. Лагерьга 35 укучы йөри. Укучылар төрле конкурсларда, чараларда катнашалар.






