Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
| E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 55 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Китапханә айлыгы 10.10.2011

Мәктәптә китапханә айлыгы бара. Укучылар китапханәгә ярдәм йөзеннән таушалган китапларга яңа сулыш өрәләр, китаплар бүләк итәләр. Беренче сыйныф укучыларына китапханәгә экскурсия оештырылды. Кечерәк сыйныф укучылары яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Әле алда шигырь укучылар конкурсы, китап күргәзмәләре һ.б. мероприятияләр көтелә.
-
Агачлар утырттык 08.10.2011

Бүген мәктәп укучылары, укытучылары, авыл җирлеге хезмәткәрләре, депутатлар , авыл халкы агач утырттык.
Авылның Сабан туе була торган урынында 400 төп агач утыртылды. Эш гөрләп барды, бөтен кешенең күңеле күтәренке, телләрдә шаян сүзләр иде. Күмәк эш, күмәк шул, ике сәгать дигәндә каен кызлары саф-саф булып төзелеп тә бастылар. Без өйләргә таралышканда алар безгә сары шәлләрен җилпеп хәерле юл теләп калдылар. Өмә бик күңелле булды.
-
Мәктәптә бәйрәм 07.10.2011

Бүген мәктәптә мәктәп укытучылар коллективы һәм авыл җирле үзидарәсе тарафыннан оештырылган бәйрәм, "Өлкәннәр көне" булып узды. Бәйрәмгә өлкәннәребез чакырулы иде. Алар башта укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар, соңыннан бәйрәм мәктәп ашханәсендә, табын артында дәвам итте.
-
Укытучылар бәйрәм итте
06.10.2011
Кичә 05.10.2011 көнне Карауҗа мәктәбендә чын бәйрәм булды. Иртән укытучыларны чәчәк бәйләмнәре белән ишектән үк каршы алучы укучылар, концерт программалары, котлаулар барысы да искиткеч матур иде. Укучылар үзләрен бүген чын укытучылар итеп хис иттеләр. Укытучыларга чын бәйрәм ясап алар укыту дилбегәсен үз кулларына алдылар. Бу көнне мәктәп җитәкчесе ролен 11 сынйныф укучысы -Сәләхов Рамил Дамир улы, укыту эшләре буенча директор урынбасары ролен-Галиуллина Гүзәл Әнәс кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ролен- 9 нчы сыйныф укучысы -Зарипов Арслан Марат улы үтәделәр. Көне буе укытучыларның йөзеннән елмаю сүрелмәде. Укытучылар бәйрәмнәрен Казанда, Кәрим Тинчурин театрында театр карау белән тәмамладылар.
-
Укытучылар көне белән!
05.10.2011
КАДЕРЛЕ УКЫТУЧЫЛАР!
Җыерчыклар күбәйсә дә йөзегездә,
“Күзлек көче” кирәксә дә күзегезгә,
Яшьлек дәрте сүнми Сезнең эшегездә.
Шуңа күрә картаймыйсыз үзегез дә.
“Могҗизалар” тудыручы галимнәр дә,
Хисләреннән җыр ясаучы шагыйрьләр дә,
Батырлыкта тиңдәше юк геройлар да,
Башлап Сезгә бурычлылар, бар да, бар да!
-
УКЫТУЧЫ 04.10.2011

Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез». Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар. Хөрмәтле авылдашлар, ә Сез үзегезне укыткан укытучылар турында нәрсә нәрсә әйтер идегез ? Сездән уй-фикерләр көтеп калабыз .
-
Мәктәп китапханәсе гөрли
03.10.2011
Бүген 1-4 сыйныф укучылары мәктәп китапханәсендә кунакта булдылар. Китапханәче Шакирова Р.Р. тарафыннан әзерләнгән дәрес 2 өлештән торды. 1 нче өлеш "Китаплар кайда яши?" дигән тема астында узса 2 нче өлеш "Әкият геройлары белән очрашу" дип аталды.
Укучылар үзләре яраткан әкиятләр турында фикер алышты, презентаияләр карадылар. Соңыннан Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигыренә мультфильм карадылар.
-
"День призывника" 01.10.2011

30 сентября 2001 года состоялись соревнования "День призывника" среди юношей. Команда юношей "Кургузинской СОШ" приняла активное участие в соревнованиях. Результаты соревнований еще не были объявлены, но мы надеемся, что наши ученики заняли призовые места.
-
«День пожилого человека» 01.10.2011

ПУСТЬ ЖЕ ОСЕНЬ ЖИЗНИ ВАШЕЙ
ДОЛГО-ДОЛГО БУДЕТ!
С ПРАЗДНИКОМ, РОДНЫЕ НАШИ,
МЫ ВАС ОЧЕНЬ ЛЮБИМ! -
Парламентский урок 29.09.2011

29 сентября в нашей школе прошел парламентский урок на тему «Я- ребенок» Я-гражданин!». Урок провел учитель истории Зарипова Фаниса Файзрахмановна. На уроке присутствовали и выступили: депутат совета Зеленодольского муниципального района и совета Большекургузинского сельского поселения- Мухаметзянов Рафхат Ахунович, директор школы Файзиева Земфира Юнусовна , учителя и ученики 9-11 классов.
Спасибо за урок!!!






