МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Мәктәп бакчасы шау чәчәктә! 17.05.2014

Татар халык җыры "Алмагачлары" ның текстындагы сүзләр быел бигрәк рас килде. Нәкъ майның 15 ендә алмагачлар чәчәк атты. Мәктәбебез бакчасы бигрәк матур бүгенгесе көндә. Чияләр, алмагачлар, боярышник - барысы да ап-ак чәчәктән, бал кортлары белән гөжләп тора. Бигрәк матур мизгелләр!
-
Мәктәп бакчасында эш тынып тормый! 16.05.2014

Мәктәп бакчасында эш кызу темплар белән бара. Инде менә чират бәрәңгегә җитте. Мәктәп коллективы тырышлыгы һәм әти-әниләр ярдәме белән (орлыклык материал белән) бакчага бәрәңге дә утыртып куйдык. Уңышы гына куандырылык булсын инде!
-
Котлыйбыз!
15.05.2014
Кичә 5-6 класс укучылары арасында рус теленнән муниципаль тур олимпиада узды. Норлат зонасы мәктәпләре укучылары әлеге сынауны Норлат мәктәбе базасында узды. 5 класс укучысы Пустынникова Анастасия әлеге зона турында беренче урын яулап кайтты. Афәрин, Настя! ( Укытучысы Кабирова Г.Р.). Настядан тыш Хәнәфиеева Мәликә (5 кл.) һәм Бикмуллина Гөлия (6 кл) дә олимпиада биремнәрен уңышлы башкардылар.
-
Ветераннар белән очрашу кичәсе 08.05.2014

Быел Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтәбез. Шушы көннәрдә һәр урында сугыш һәм тыл ветераннарын искә алу, аларны хөрмәтләү һәм котлау кичәләре, очрашулар үткәрелә. Безнең мәктәп коллективы да бу чаралардан читтә калмый. Мәктәбебездә, бүген исәннәр арасында бердәнбер булучы, Хөснетдинов Борһан абый һәм әтиләре сугышта булган апалар белән очрашу үткәрдек. Алар безгә сугыш афәте турында сөйләделәр, укучыларга бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеген аңлаттылар. Кыскасы, бу очрашу файдалы һәм бик тә кирәкле булды.
-
Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! 08.05.2014

Барлык сугыш һәм тыл ветераннарын 9 май - Җиңү көне белән чын күңелебездән котлыйбыз. Бүгенге тыныч тормыш өчен сез үзегезнең яшьлегегезне, гомерегезне корбан иткәнсез. Без сезнең алда баш иябез. Картлыгыгыз матур булсын. Сезгә зур сәламәтлек, исәнлек телибез, хөрмәтле ветераннар!
-
Бакчада кызу эш вакыты җитте... 05.05.2014

Көннәр матурлану белән мәктәп коллективы бакчага эшкә чыкты. Мәктәп яны тәҗрибә участогы шактый зур булганлыктан эш бер көндә генә тәмамланмады: түтәлләр ясалды, кишер, суган (кара орлык), чөгендер чәчелде. Әйе, әле бу эшнең башы гына. Алга таба күп төрдәге эшләр көтә безне: орлыкларны кертеп бетерү, тәҗрибә эшләрен башлап җибәрү, раасадаларны парникларга чыгару, чәчәкләр утырту һ.б.
-
Парламент дәресендә! 30.04.2014

Мәктәпләрдә чираттагы Парламент дәресләре булып узды. Әлеге дәреснең темасы "Без бергә: Кырым һәм Севастополь" дип аталды. Парламент дәресен Ачасыр авыл җирлеге башлыгы, район советы депутаты Кадыйров Равил Самат улы уздырды.
-
9 класслар беренче сынауларын узды! 29.04.2014

Бүген республикабыз мәктәпләрендә укучы 9 класс укучылары татар теленнән ЕРТ тапшырдылар. Безнең мәктәп укучылары Норлатта урнашкан ППЭ да булдылар. Нәтиҗәләре уңай булыр дип ышанып калабыз!
-
Мәктәптә шигырь бәйрәме! 26.04.2014

Габдулла Тукай туган көне уңаеннан мәктәпләрдә төрле чаралар уза. Бүген татарлар яшәгән һәр тарафта шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Бүген безнең мәктәптә дә татар теле укытучылары башлангыч класс укытучылары белән берлектә Шигырь бәйрәме уздырды.
-
Яшь туристларның чираттагы җиңүләре белән! 25.04.2014

Кичә Яшел Үзән шәһәрендә туристлар слеты булып узды. Әлеге язгы ярыш Җиңүнең 69 еллыгына багышлап уздырылды. Мәктәптә эшләп килүче "Яшь туристлар" түгәрәге командасы бу ярышларда да үзләрен сынатмады. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 15 команда арасында конкурслар буенча 1 нче урын, гомуми команда беренчелегендә 2 нче урынга лаек булдылар. Афәрин егетләр һәм кызлар! Котлыйбыз сезне! Команданы ярышка җитәкчеләре Шакиров Р.Ф. әзерләде.











