МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
ГТО нормаларын тапшырдык 22.09.2014

ГТО нормалары киредән мәктәпләргә әйләнеп кайтты. Эксперименталь рәвештә кертелгән илнең 12 субъекты арасында Татарстан да бар. Бүген мәктәп коллективы бердәм рәвештә әлеге нормаларны тапшыруны тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Сикерү, йөгерү кебек җиңел атлетика төрләрен укучылар гына түгел, укытучылар, хәтта хезмәткәрләр дә тапшырды. Көн дә бик матур һәм җылы иде. Әле бу башы гына. Уку елы дәвамында төрле төрдәге нормаларны тапшырырга туры киләчәк. ә иң-иңнәре төрле значоклар алачак!
-
Фән олимпиадаларының мәктәп туры башланып китте. 22.09.2014

Бүген, Бөтенроссия фән олимпиадаларының беренче мәктәп туры өлеше башланып китте. 6-11 класс укучылар биологиядән үз көчләрен сынады. Өч көн эчендә аның нәтиҗәләре сайтта урнаштырылачак. катнашучы укучыларга уңышлар һәм югары күрсәткечләр телибез!
-
"Көзге уңыш" операциясе дәвам итә... 20.09.2014

Бүген укучылар кишер-чөгендер уңышын җыеп алуда катнашты. Балаларның һәм хезмәткәрләрнең җәйге тырышлыгы юкка китмәгән, уңыш шактый югары. Ел дәвамында ашханәдә туклану өчен дә, артыгы сату өчен дә җитәчәк.
-
Укучылар бәрәңге уңышын җыеп алды!
16.09.2014
Авыл халкы икенче икмәк - бәрәңгенең уңышын инде җыйнап алды. Чират мәктәп яны бакчасына җитте. Бүген укучылар җәй буе карап үстергән яшелчәне ашханә саклагычына җыеп салды. Егетләр казысалар, кызлар исә бәрәңгене чиләкләргә җыеп капчыкларга салып барды. Чиратта кишер белән чөгендер, аларын бераз соңрак алачакбыз. Уңышлары ярыйсы күренә!
-
Ата-аналар җыелышында... 11.09.2014

Мәктәп күләмендә ата-аналар җыелышы булып узды. Нигездә, сүз яңа уку елына бурычлар, планнар турында барды. Мәктәп администрациясе әти-әниләрне уку йортының тормышында актив катнашырга чакырды.
-
Кызыл алма пешкән икән, пешкән икән (үзбәк җырыннан)... 11.09.2014

Мәктәпнең җиләк-җимеш бакчасында быел өелеп алма үсте. Бүгенгесе көндә укучылар әлеге уңышны җыю белән мәшгульләр. Кайсы ашханәгә, кайсы саклауга, кайсы кайнатырга. Гомумән алганда урнаштырып кына өлгер!
-
Швейцарлар бездә кунакта 10.09.2014

Бүген мәктәбебезгә бер төркем алман кешеләре килеп төште. Авыл музеен караганнан соң, аларның бик тә авыл мәктәбе белән танышасылары килгән. Мәктәптә алман теле укытылу да аларга кызык булган. Шуңа да алар мәктәптә алман теле кабинетын аеруча нык ошаттылар. Алман теле укытучысы Гобәйдуллина Р.А. белән рәхәтләнеп алман телендә аралаштылар, балалар белән җырладылар. Кыскасы, алар мәктәбебезне шулкадәр ошаттылар ки, хәтта аларның китәселәре дә килми иде. Укучылар өчен дә үзләре укый торган чит телдә сөйләшү, аралашу кызык булды. Белемнәрне практикада куллану өчен менә дигән мөмкинлек иде. Китәр алдыннан алар безгә үзләренең иң матур хисләрен, ягымлы карашларын калдырып киттеләр. Тагын киләселәрен дә искәрттеләр.
-
День финансовой грамотности 09.09.2014

Сегодня в школе провели открытый классный час посвященное Дню финансовой грамотности. На урок была приглашена главный бухгалтер, экономист сельского поселения Гизатуллина Сюмбель Абдулловна. Гость рассказала о бюджете, о расходавании денег, как экономить и о многом другом. Встреча со специалистом прошла очень интересно и получилось полезной для всех присутствующих.
-
ГТО буенча класс сәгатьләре узды. 03.09.2014

1 класстан алып 11 класс укучыларын кертеп мәктәптә ГТО нормалары буенча класс сәгатьләре булып узды. Билгеле булганча быелгы яңа уку елыннан һәр укучы физик әзерлеге буенча билгеле бер төрдәге спорт нормаларын тапшырырга тиеш булачаклар. Нәкъ шулар турында укытучыларыбыз Шайхуллин Р.Г. һәм Замалиева Ф.Г. чыгыш ясады. Нормаларны үтәгән укучылар бронза, көмеш һәм алтын значоклар ала алачак.
-
Саумы, мәктәп! 02.09.2014

1 сентябрь - Белем көне. Илебезнең һәр уку йортында бәйрәм чаралары булып узды. Мәктәп бусагасын быелгысы елда 7 укучы атлап керде. Авылдашыбыз Әнвәр Миңнуллин аларга үзенең бүләкләрен дә әзерләгән иде. Бәйрәмдә чыгыш ясаган мәктәп директоры, җирле үзидарә рәисе, район администрациясе вәкиле укучыларга һәм укытучыларга уңышлар теләделәр.











