МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118
-
"Иң тапкыр укучы" бәйгесе 01.12.2011

Математикадан чираттагы класстан тыш чара булып узды. "Иң тапкыр укучы" дип аталган әлеге бәйге 2-6 класс укучылары катнашында үткәрелде. Бәйгедә укучыларга төрле катлаулылыктагы логик мәсьәләләр бирелде. Укучылар кызып-кызып шушы мәсьәләләрне чиштеләр, һәрберсенең башкалардан зирәгрәк, тапкыррак буласы килде. Әмма "Иң тапкыр укучы" исеменә 5 класс укучысы Кашапова Әлфинә лаек дип табылды. Аннан кала бары бер балл аермасы белән шулай ук 5 класс укучысы Минһаҗев Эмиль дә җиңүчеләр рәтенә керде, аңа 2 урын бирелде. Бәйгене оештырганы өчен Асия Габбазовнага рәхмәт белдерәбез!
-
5 класста математикадан ачык дәрес 30.11.2011

Математика атналыгы кысаларында мәктәбебезнең математика укытучысы Җәмәлиева Асия Габбазовна 5 нче класста ачык дәрес күрсәтте. Тәҗрибәле укытучы, "Иң яхшы укытучы" республика конкурсы җиңүчесе Асия Габбазовна бу юлы да үзенчәлекле дәрес үрнәге күрсәтте. "Натураль саннар белән гамәлләр башкару" темасына укучылар "Пегас" космик кораблендә очты. Очу барышында төрле каршылыкларны кызыклы мәсьәләләр чишеп җиңеп бардылар. Дәрес интерактив такта ярдәмендә башкарылды, шунлыктан яңа укыту технологияләре дәресне тагы да нәтиҗәлерәк һәм үкучыларга үтемлерәк итте.
Үткәрелгән дәрескә коллектив югары бәя биреп, укытучыга тагы да иҗади уңышлар теләде.
-
"Тамчылар" берлегенә кабул ителделәр 29.11.2011

Бүген 2 сыйныф укучылары мәктәпнең "Идел" оешмасының "Тамчылар" берлегенә кабул ителделәр. Хәзер инде алар да мәктәп тормышында актив катнашып, аның сулышы белән сулый башларлар. Тантаналы шартларда әйтелгән вәгъдәләрендә дә алар нәкъ шуның турында җиткерделәр. Аларны бу баскычка күтәрелүләре белән "Идел" укучылар оешмасының президенты Абзалутдинов Булат та котлады. Аларга мәктәп тормышында актив катнашып, яхшы укуларын теләде. Шулай ук, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Абзалина Гөлнур Ахматовна да укучыларны тәртипле, тәрбияле, акыллы һәм мәктәпнең йөзек кашы булуларына ышанып калуын белдерде. Амин, шулай булсын.
-
Математикадан фән атналыгы башланып китте. 29.11.2011

Математика фәнен белү, аның катлаулы мәсьәләләрен чишү теләсә кемнең хәленнән килми. Ә менә математика укытучысы Җәмәлиева Асия Габбазовна укучыларга шушы катлаулы фәнне дә кызыклы итеп, яраттырырлык итеп бирә ала. Шуңа да ел саен диярлек БДИ да аның укучылары югары балларга ирешә. Бу, әлбәттә, укытучының үз фәнен яхшы белуе, укучыларга төпле, тирән белем бируендә. Әле менә шушы атна дәверендә Асия Габбазовна укучыларны, математика фән атналыгы кысаларында, төрле чараларда катнашырга чакыра. Әйтик, буген 7-9 сыйныф укучылары арасында үткән "Геометрик аукцион"да укучылар үзләренең геометриядән булган белемнәрен аукционда саттылар. Тик, башка аукционнардан аермалы буларак, укучылар лотларга куелган мәсьәләрне чишеп кенә үзләренә кирәкле әйберләрне ала алдылар. Кызып-кызып төрле катлаулылыктагы мәсьәләләрне чиштеләр, мисаллар эшләделәр. Һәр укучының да җиңүче буласы килде. Атна дәвамында әле мондый чаралар куп булыр, ә менә иртәгә исә Асия Габбазовна үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашып, 5 нче чыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтәчәк. Уңышлар телибез аңа!
-
Мәктәбебездә моң бәйрәме булып узды 28.11.2011

Бүген мәктәбебездә,чын мәгънәсендә, моң бәйрәме булып узды. "Халкымның күңел җәүһәрләре" дип исемләнгән бу бәйрәмдә, халкыбызның бөек легендар җырчысы Флера Сәләйманова һәм татар халкының оста гармунчысы, төрле уен коралларында уйнаучы Солтан Шиһап катнашты. Флера апаның челтерәп чыккан тавышын тын да алмый тыңладык, хәтта бүгенге яшь буын вәкилләре-укучылар да-олы яшьтәге апаның шундый моңлы тавыш белән җырлавына сокландылар. Бәйрәмгә килгән олы апалар Флера Сөләйманованың җырларын тыңлап, үзләренең яшь чакларына кайтып килгәндәй булдылар. Ә Солтан Шиһапның татар халкының милли уен коралларында оста итеп уйнавы, сандугач тавышыдай моңлы гармун тавышларын чыңлатуы - беркемне дә битараф калдыра алмады. Әйе, бай, моңлы безнең халкыбыз. Укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә үзләренең көчләрен кызганмыйча, картлык көннәрендә дә милләт, халкым дип янучы бөек шәхесләребез булганда татар халкы яшәр, үлмәс һәм бетмәс. Мондый милли моң бәйрәмнәре киләчәктә дә булсын иде дигән теләктә калабыз.
-
Чираттагы педагогик киңәшмә утырышы узды 25.11.2011

Бүген мәктәп укытучылары чираттагы педагогик киңәшмәгә җыелды. Көн мәсьәләсенә берничә сорау чыгарылды: мәктәп шартларында поликультуралы белем бирү, рус теле укытуның торышы, аттестация узучы укытучыларның иҗади отчетлары һәм чирек йомгаклары.
Беренче көн мәсьәләсенә мәктәп директоры Марс Маликович тукталып китте. Ул поликультуралы белем бирүнең бурычларына, максатларына, юнәлешләренә һәм безнең мәктәп шартларында аны ничек башкару кирәклегенә игътибар итте.
Һәр мәсьәлә укытучыларның фикер алышулары белән үрелеп барды. Бигрәк тә кайбер авыр укучыларның укуга булган мөнсәбәтләре кызу дискуссия китереп чыгарды. Нәтиҗәдә киңәшмә карары кабул ителде һәм алгатаба эшкә кулланма итеп алу йөкләнелде
-
"Бәйрәм открыткасы" бәйгесе 24.11.2011

Якынлашып килүче Аналар көне уңаеннан мәктәптә "Бәйрәм открыткасы" исеме астында рәсем конкурсы узды. Бәйгенең максаты әниләрне бәйрәм белән котлап зур форматта открытка-котлау ясау. Бәйгедә мәктәпнең 5-9 класс укучылары катнашты. Иң яхшы котлау-открыткалары авылның төрле урыннарына урнаштырылып, һәрбер кешегә бәйрәм кәефе генә бүләк итеп калмас, ә ул-кызларга бәйрәм белән котлау кирәклеген дә искә төшереп торыр дип уйлый бәйгене оештыручылар. Бәйге нәтиҗәләре чираттагы линейкада игълан ителәчәк.
Без исә, барлык Әниләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, гаилә бәхете һәм һәрвакыт балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәвегезне теләп калабыз.
-
"Ил аклыгы,өй шатлыгы - Ак яулыклы ак әбиләр" 23.11.2011

27 ноябрь - Рәсәйдә Аналар көне буларак билгеләнеп үтә. Шул вакыйга уңаеннан бүген башлангыч сыйныф укучылары үзләренә кунакка яраткан әбиләрен кунакка чакырдылар. "Ил аклыгы, өй шатлыгы - Ак яулыклы ак әбиләр" дип исемләнгән кичәне башлангыч сыйныфлар укытучылары Шиһабетдинова Гөлназ Фәритовна һәм Җәмәлиева Фәридә Габделбариевналар оештырды. Кичәдә укучылар үзләренең һөнәрләрен генә күрсәтеп калмады, ә 3-4 сыйныф укучылары әбиләре турында төзелгән презентацияләрен дә тәкъдим итте. Экраннарда чыгып барган мәгълүмат һәм сурәтләр, дәү әниләр һәм әбиләр күңеленә бик хуш килде. Бәйрәм истәлеге итеп укучылар газиз әбиләренә матур теләкләр белән тәмле чәй бүләк иттеләр. Чарада катнашкан мәгариф идарәсе вәкиле Рәйхан Мустафина оештыручыларга рәхмәт әйтеп, класстан тыш чарага югары бәя бирде.
-
Гөлназ Фәритовна эксперт комиссиясен кабул итте 23.11.2011

Мәктәпләрдә кызу эш чоры бара. Бу бигрәк тә аттестация узучы укытучыларга турыдан-туры карый. Башлангыч сыйныф укытучысы Гөлназ Фәритовна соңгы көннәрдә "Йокым качты!" дип юкка гына әйтмидер, чөнки ул да I категорияле укытучы исеменә лаек булу өчен аттестация узачак. Яңа баштан эш кәгазьләрен, балаларның дәфтәрләрен, эш папкаларын һәм күпләгән башка документларны карап, тикшереп чыгарга кирәк. Һәм менә ул дулкынландыргыч көн дә җитте...
Шул уңайдан бүген мәктәп башлангыч сыйныфларның эксперт комиссиясен кабул итте. Комиссия составында мәгариф идарәсе белгече Мустафина Рәйхан Абдулловна һәм югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Рахилә ханым Картавых. Алар укытучының эше белән таныштылар, документларын тикшерделәр һәм татар теленнән әзерләгән ачык дәрестә, класстан тыш чарада катнаштылар. Гөлназ Фәритовнаның әзерлеге югары дәрәҗәдә, шунлыктан бар да яхшы узды, кирәкле тәкъдимнәр ясалды, укытучыга ярдәм күрсәтелде.
Бар да артта калды,инде бүген Гөлназ Фәритовна рәхәтләнеп, тынычлап йоклый алачак. Аңа эшендә бары тик уңышлар гына телибез!
-
На ярмарке вакансий
23.11.2011
Учащиеся 8-11 классов посетили Ярмарку вакансий, организованную в Нурлатской СОШ. Прошли анкетирование и тестирование, ознакомились учебными заведениями г.Зеленодольска. Получили у специалистов необходимую консультацию и ответы на заинтересовавшиеся вопросы.











