МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118
-
Чираттагы зур ҖИҢҮ! Мәктәп тәҗрибә участогы 100 меңлек грантка ия булды! 21.12.2011

Бүген, Казанда Игенчеләр сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәктәп тәҗрибә участокларына 100 меңлек грант тапшыру тантанасы булып узды.
Исегезгә төшерәбез, 2011 елның апрель-сентябрь айларында ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы мәктәп яны тәҗрибә участокларының республика конкурсын игълан иткән иде. Конкурс нәтиҗәсендә республиканың 20 мәктәбенә грант биреләчәге әйтелде. Шушы конкурста Ачасыр урта мәктәбе катнашырга уйлап ялгышмаган булып чыкты. Нәтиҗәсе бик тә куанычлы, җиңүче мәктәпләр арасында безнең мәктәп тә бар.
Тантанада ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров һәм башка рәсми затлар катнашты. Марат Әхмәтов конкурста җиңүче мәктәпләрнең авыл хуҗалыгы юнәлешендә алып барган эшчәнлекләренә югары бәя бирде, укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүләре һәм авыл хуҗалыгы юнәлешендә профориентация алып барганнары өчен авыл мәктәпләренә рәхмәтен белдерде. "Авыл мәктәпләренә мондый ярдәм күптән кирәк иде, бу грантны алганнан соң сезнең укучыларыгыз авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча күпләп китә башларлар дип өздереп әйтмим, әмма шулай да сезнең эшчәнлегегезгә яңа сулыш өрергә ярдәм итәр" - дип белдерде үзенең чыгышында министр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк мондый конкурс хәзер ел саен узачак. А.Зиннуров исә киләчәктә бу конкурсны үткәрүдә мәгариф министрлыгы да үзенең финанс ярдәмен күрсәтәчәген белдерде.
Җиңүчеләрне бүләкләүгә килгәндә. Мәктәп директоры Максумов Марс Маликович министр М.Әхмәтов кулыннан диплом һәм 100 меңгә сертификат алды, мәктәп яны тәҗрибә участогы мөдире биология укытучысы Шакиров Рамил Фронович ирешелгән уңышлары өчен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Почетлы грамотасына ия булды.
Мәктәпнең дәрәҗәле конкурста җиңеп чыгуы белән чын күңелдән куанабыз. Коллективка алдагы эшләрендә зур уңышлар, югары дәрәҗәдәге җиңүләр теләп калабыз. Афәрин!
-
Мәктәптә яртыеллык нәтиҗәләрне барлау бара 20.12.2011

Әле кайчан гына уку елын башлап җибәргән идек, баксаң, инде беренче ярты елны да тәмамлау алдында торабыз. Буген мәктәптә һәр укучы Яңа елга әзерлек эшләре алып бару белән бергә, чиреккә яхшы билгеләр чыксын өчен дә тырыша. Бу көннәрдә мәктәп администрациясе тарафыннан һәр класста белемнәрне тикшерү максатыннан, компьютер тестлаштыруы үткәрелә. Укучылар тиешле вакыт аралыгында төрле фәннәрдән тест тапшыралар. 9 һәм 11 сыйныф укучылары БДИ һәм ГИА форматындагы эшләрне башкаралар. Шул ук вакытта аларның имтиханнарга әзерлек дәрәҗәсе дә тикшерелә.
Яңа елларны матур нәтиҗәләр һәм яхшы билгеләр белән каршы алыйк!
-
Кар шәһәрчеген тантаналы ачу 19.12.2011

Ниһаять, тырыша торгач, мәктәп алдында кар сыннарыннан торган шәһәрчек тиешле дәрәҗәгә җиткерелеп әзерләнеп бетте. Һава торышының бераз киреләнеп торган көннәре күп булуга карамастан, шәһәрчек бик матур килеп чыкты. Һәм шушы матурлыкны тантаналы төстә, барлык ата-аналар катнашында, ачу чарасы булып узды. Һәр класс үзенең кардан ясаган композициясен, сынын жюрига һәм ата-аналарга тәкъдим итте, аны яклады. Кемдер матур текст белән, кемдер шигырь юлларына салып, ә 5 класс укучылары хәтта такмаклап яклап чыктылар. Тантаналы чарада мәктәп алдында бизәлгән чыршының утларын кабызу, бу чарага ямь өстенә ямь бирде. Ә нәтиҗәләр Яңа ел кичендә игълан ителәчәк. "Афәрин дуслар, булдырасыз!" дип кенә әйтәсе кала бу урында.
-
Ата-аналар җыелышында 19.12.2011

Бүген мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышның беренче өлешендә "Баланың көндәлек режимын төгәл үтәү" (Замалиева Ф.Г.), "Баланы мактаргамы әллә җәзаларгамы?" (Шигабутдинова Г.Ф.) дигән темаларга башлангыч сыйныф укытучылары чыгыш ясады. Икенче өлешендә мәктәп директоры Максумов М.М., директор урынбасарлары Гатиятуллин М.Г. һәм Абзалина Г.А. мәктәпнең бүгенгесе көндәге хәле, уку һәм тәрбия процессларының торышын бәян иттеләр. Җыелышта шулай ук мәктәпнең хәл ителәсе мәсьәләләре, проблемалары турында да сүз алып барылды. Соңыннан фикер алышулар булды.
-
"Я лиру посвятил народу своему..." Н.А.Некрасову - 190 лет 14.12.2011

10 декабря исполнилось 190 лет со дня рождения великого русского поэта Н.А.Некрасова. По этому случаю учащиеся 5-11 классов сегодня приняли участие в литературном вечере "Я лиру посвятил народу своему...", который организовали учителя русского языка и литературы Гафиятуллина Альфия Абдулсаматовна и Гайнуллина Муслима Калимулловна. Учащиеся выступали с сообщениями о жизненном и творческом пути великого поэта, просмотрели презентацию, читали стихи и принимали участие в викторине. Активность проявили учащиеся 7 и 11 классов. Победителями викторины были признаны учащиеся Ганиев Ришат (9 класс) и Файзуллин Асгат (11 класс).
Выражаем большую благодарность учителям русского языка и литературы за содержательное и интересное мероприятие.
-
Мәктәп ишегалдында кардан шәһәрчек! 09.12.2011

Һәр елны Яңа ел алдыннан мәктәбебез ишек алды матур-матур кар сыннарына күмелә. Аларны күреп үзеңне бер әкияти дөньяга эләккәндәй сизәсең. Һәр класс үзләренең иҗат җимешләрен елдан -ел матуррак, кызыклырак тәкъдим итә. Менә быелгысы ел да искәрмә түгел. Тышта матур йомшак кар төшә, көне дә җылы,әйтерсең лә, нәкъ безгә кар сыннары ясауга хәбәр бирә. Һәм менә алар, безнең укучылар, бар фантазияләрен җигеп эшкә кереште. Гобәйдуллина Рәйсә Алмазовна җитәкчелегендәге 11 класслар быелгысы елны да беренчелекне бирергә җыенмыйлар, күрәмсең, тырыша-тырыша нидер эшлиләр. Менә фотога үзегез күз салыгыз әле! ( Шәһәрчек төзелеп беткәч, укучыларның иҗат җимешләре белән сезне тагын бер кат таныштырырбыз дип ышандырам)
-
"Белемле меңне егар" яки Фирүзәнең рәттән ике җиңүе! 09.12.2011

Ачасыр мәктәбе укучылары фән олимпиадаларының муниципаль турында ирешелгән уңышлары белән безне шатландыруларын дәвам итәләр. Соңгысы, 11 класс укучысы Гыйзатуллина Фирүзәнең бер юлы ике фәннән, рус теле һәм татар теленнән ирешкән уңышы. Гомумән алганда Фирүзәбез мәктәпнең иң тырыш, белемле укучысы. 9 класстан алып ул бу фәннәрдән республика дәрәҗәсендә уңышлы чыгыш ясап килә. Укуга булган мөнәсәбәте, уңышлары аңа быелгысы елда мәктәпне Алтын медальгә тәмамлап чыгуына ярдәм итәр дип ышанып калабыз.
Фирүзәнең уңышлары:
Русский язык – призер (2 урын) (укытучысы Гафиятуллина Ә.Г.)
Татар теле – призер (3 урын) (укытучысы Гатиятуллин М.Г.)
Фирүзәне һәм аны укыткан укытучыларына зур уңышлар телибез!
-
Булатны котлыйбыз! 08.12.2011

Яшел Үзән шәһәрендә фән олимпиадаларының муниципаль туры дәвам итә. Әлбәттә авыл мәктәпләренә шәһәрнең меңәр укучылы уку йортлары белән ярышуы бераз кыенрак. Әмма шулай булуга карамастан авылларда да белемле, уңган, тырыш укучылар бар. Һәм менә шундый укучыларыбызның берсе булган, 11 класс укучысы, Абзалутдинов Булатның бүген ОБЖ буенча 2 урынга лаек булуын белдек. Булатны һәм аны олимпиадага әзерләгән укытучысы Шайхуллин Рафаэль Гарәфетдиновичны чын күңелебездән зур уңышлары белән тәбрик итәбез. Аларга киләчәктә тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.
Афәрин Булат!
-
Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел 06.12.2011

Бүген мәктәптә Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулуга багышланган "Сибгат Хәким - үзе бер тау" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Тәнзилә Нәбиулловна оештырды. Танылган халык шагыйре, күпләгән дәүләт бүләкләре иясе, халык күңеленә җырлары аша үтеп кергән күренекле әдипкә багышланган кичәдә 5-9 класс укучылар катнашты. Укучылар Сибгат Хәкимне һәр яклап ачып күрсәтергә тырыштылар, авыр тормыш юлын, шигырь һәм җырларыннан өзекләр тәкъдим иттеләр. Кичә һәркемнең күңелендә онытылмас бер хатирә булып уелып калыр дигән фикер белән таралыштылар кичәне оештыручылар һәм анда катнашучылар.
-
"Бөек математиклар" га багышланган кичә 02.12.2011

Математика атналыгы кысаларында бүген лекторлар группасы һәр класска кереп кызыклы чыгышларын тәкъдим итте. "Бөек математиклар" дип аталган әлеге чыгышлар һәр укучыга кызыклы булгандыр дип ышанып калабыз. Әлеге вазыйфаларны 9 класс укучылары башкарды. Алар укучыларның игътибарына Евклид, Ф.Виет, Пифагор, Н.И.Лобачевский, Декарт, С.Ковалевская һ.б. дөньяга танылган бөек шәхесләрнең тормыш юлларын һәм ачышларын тәкъдим итте.
Шулай итеп математика атналыгы ахрына якынлашып килә, үткәрелгән чараларга нәтиҗәләр гомуми линейкада ясалачак.











