Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Гимназия яны лагерында Сабантуй 06.06.2024

6 нчы июнь көнне лагерь укучыларына татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, чүлмәк вату, капчык киеп сикерү кебек уеннарын уйнадылар. Иң ахырдан,
"Дуслык" әйлән-бәйләнен биеделәр, төрле бүләкләр оттылар. Шулай ук, балалар А. С. Пушкинның туган көнен билгеләп үттеләр, шул уңайдан мультфильм карадылар, язучының әкиятләре буенча квиз уйнадылар. -
Талантларны барлыйбыз 05.06.2024

5 июнь көнне балаларга "Великие русские ученые и их открытия" исеме астында студент-практикантлар танылган галимнәр, аларның фән өлкәсендәге казанышлары, ачышлары хакында кызыклы әңгәмә алып бардылар. Укучылар алынган мәгълүматлар нигезендә "Эврика! " уенын уйнадылар. Аннан соң, балалар пластилиннан төрле фигуркалар ясадылар, рәсемнәр ясадылар һәм өстәл уеннарын уйнадылар.
-
"Россия бөркетләре " программасын тормышка ашырабыз 04.06.2024

4 июнь көнне студент- практикантлар "Танцуем вместе" программасы нигезендә укучыларга төрле халыкларның милли биюләре турында кызыклы мәгълүмат җиткерделәр, "Казачок", Чачача", "Полька" көйләре ритмында биюләр өйрәттеләр. Шулай ук лагерьга йөрүче балалар китапханәдә кунакта булдылар, аларга А.С. Пушкинның тормыш юлы, иҗаты сөйләнде, аннан соң викторинада катнаштылар, төрле бүләкләр оттылар.
-
Мәктәп яны лагерына 4 нче көн 30.05.2024

Гимназия базасында оештырылган лагерь 4 нче көнен уңышлы гына эшли. Укучылар лагерьда "Россия бөркетләре " программасын тормышка ашыралар. Буген телдән халык иҗаты белән таныштылар. Отрядларда Театр сәгатьләре узды.
-
Укучыларның мәктәп яны җәйге яллары башланды 27.05.2024

27 нче май көнне гимназиядә "Жемчужина - Энҗе бөртекләре " җәйге ял лагере эшли башлады. Быелгы лагерь "Россия бөркетләре" программасы буенча эшен башлап җибәрде. Ачылу тантанасы Россия, Татарстан гимны башкарылу, флаг кутәру белән башланып китте. Җыр-бию, төрле уеннар балаларны бер коллектив итеп туплады.
-
Волонтерлык хәрәкәте 23.05.2024

Гимназиядә укучылар, әти-әниләр тырышлыгы белән Хәйрия-2024 ярминкәсе оештырылды. Ярминкәдән җыйналган акча инвалид балаларга ярдәм йөзеннән тапшырылачак.
-
Хәйрия эшчәнлеге 22.05.2024

Гимназия волонтёрлары Зеленодольский районы Нурлат авылында урнашкан балалар йортында булдылар. Алар 2 сугышта катнашып, фронттан аяксыз кайткан әтисенә, 4 бала анасы, тыл ветераны әнисенә багышлап язылган Гильмиев Рафил Мәхмүт улының "39 әкият " китабын, кучтәнәчләр тапшырдылар. Бу эшне гимназия китапханәчесе Ахметзянова Г. А. нәтиҗәле итеп оештырды.
-
Победа в «Чистых играх» 21.05.2024

Команды учеников 7 в класса в рамках «эковесны» приняла участие в «Чистых играх» по очистке парка Савиново.
Поздравляем Гибатуллину А, Исмагилову И,Батреева А, Кокорина А,Абдуллина Э и их руководителя Гильмиеву Г.Г, занявшие первое место.Чистые Игры — экологическое общественное международное движение по очистке от мусора местной природной среды путём проведения специальных игр. Игры проводятся в виде командных соревнований волонтёров по сбору мусора на определённой территории с его последующим разделением для переработки и утилизации.
-
"Гимназия йолдызлары " парады 21.05.2024

21 нче май көнне гимназиядә "Гимназия йолдызлары " исеме астында талантлы балалар парады узды. 2023-2024 нче уку елының алдынгы укучылары, төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадалары җинучеләре, спорт өлкәсендә, сәнгать юнәлешендә нәтиҗәле уңышларга ирешкән укучыларыбыз буләкләнде. Тантанада район, шәһәр, республика, Рәсәй куләмендә урын алган концерт номерлары да башкарылды. Укучыларга, укытучыларга, әти-әниләргә гимназия администрациясе зур рәхмәтләрен җиткерде.
-
Мәктәп яны участогында кызу эш 20.05.2024

Ел саен яз җитү белән мәктәп яны участогында эш кайный: укытучылар, укучылар, әти-әниләр ярдәме белән территория матурлана. Бу елны эшне табигать–математика фәннәре метод берләшмәсе башлап җибәрде. Аларга бик теләп чәчәкләр утыртырга 6В сыйныф укучыларының зти-әниләре булышты.




