Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Мероприятие, посвященное блокаде Ленинграда 11.03.2024

Гимназиянең 5а, 7в сыйныфы укучылары 13 нче март көнне "Блокадалы Ленинград" район бәйгесендә чыгыш ясадылар. Әдәби - музыкаль композиция Ленинград блокадасына багышланган шигырь, җыр, биюләр белән урелеп барды. 5а сыйныфы җитәкчесе Резеда Илдус кызы, педагог-оештыручы Эльвира Расих кызы чараны оештыруда зур активлык күрсәттеләр.
-
Участие в олимпиаде "Умка" 11.03.2024

1 в сыйныфы укучылары(сыйныф җитәкчесе Мубаракшина Л.Г.) Казан шәһәренең “Сәләтле балалар үзәгендә” кече яшьтәге укучылар өчен үткәрелгән “Умка” олимпиадаларында катнаштылар. 3.02 көнне математика буенча олимпиадада Насибуллин Мурат җиңүче, 17.02 көнне рус теленнән үткәрелгән олимпиадада Гардиханов Аяз призёр булдылар. Бу укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Победа в бадминтоне 11.03.2024

11 нче март көнне Вахитов районы мәктәпләре арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Ярышларда гимназиянең егетләре һәм кызлары кече, урта, өлкән төркемнәрдә катнаштылар. Нәтиҗәдә, кече төркемдә егеләр 1 нче, ә кызлар 2 нче урыннарны; урта төркемдә кызлар да, егетләр дә 1 нче урыннарны; өлкән төркем егетләре 1 нче һәм кызлар 2 нче урыннарны яулап алдылар. 1 нче урынны яулаган төркемнәр шәһәр этабында көч сынашачак. Аларга алда уңышлар теләп калабыз!
-
Әти, әни һәм мин-спорт сөюче гаилә 06.03.2024

6 нчы март көнне безнең гимназиябездә киләчәк 8 март- Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан башлангыч сыйныфлар арасында " Әти, әни һәм мин-спорт сөюче гаилә" дип аталган күңелле старт уеннары үткәрелде.
-
Халыкара Насыйров укулары 05.03.2024

Укучыларны экологик тәрбияләү кысаларында 7 нче сыйныф укучысы Җиһаншин Илдар (җитәкчесе Гыйльмиева Г.Г.) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика олимпиада үзәге, Казан федераль университеты, Казан Мәгариф идарәсе, Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп оештырган Халыкара Насыйров Чтениеларында ( экология секциясендә) катнашты. Укулар нәтиҗәләре буенча Илдарга сертификат тапшырылды.
-
Һади Такташ исемендәге фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар игътибарына!
02.03.2024
Хөрмәтле конференциядә катнашучылар!
Сезнең игътибарга түбәндәге мәгълүмат җиткерелә:
2 март 2024 ел. Эш тәртибе:
8.00-9.20 – Регистрация узу
9.20-10.00 – Конференцияне ачу тантанасы
10.00-13.00 – Секцияләрдә эш
13.00-14.00 – Нәтиҗәләр ясау.
-
Һади Такташ исемендәге республикакүләм конференция 02.03.2024

2 март көнне безнең гимназиядә Һади Такташ исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде!
Казан шәһәренең, республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар, укытучылар төрле секцияләрдә үзләренең фәнни эшләре белән нәтиҗәле чыгыш ясадылар.
Беренче ел республика дәрәҗәсендә үткәрелгән әлеге конференция катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар исеменнән бик югары бәя алды.
Һади Такташның иҗатына, аның хезмәтен дөньяга таныту максатына юнәлдерелгән конференциянең эше дәвамлы булыр дип ышанып калабыз!
-
"Фән дөньясы" фәнни-гамәли конференциясе 02.03.2024

1 һәм 2 март көннәрендә Казан шәһәре Идел буе районының 24нче мәктәбе базасында XXVIII шәһәр фәнни-гамәли конференциясе узды. Безнең укытучылар һәм укучылар төрле секцияләрдә актив катнаштылар, призлы урыннар яуладылар.
-
"Фән дөньясы' фәнни- гамәли конференциясе 02.03.2024

2 март көнне 5 В сыйныфы укучылары “Фән дөньясы”(“Мир науки”) исемле фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар һәм җиңү яуладылар. Зиганшина Руфина- 1 урын, Гафуров Мәлик -3 урын (җитәкчеләре Мубаракшина Л.Г.), Хаирова Риана – 2 урын (җитәкчесе Рахимова З.З.) алдылар.Бу укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Есть такая профессия - Родину защищать 01.03.2024

Выбирая вуз Министерства обороны Российской Федерации для получения высшего образования, Вы выбираете широкие возможности для самореализации, достойный уровень жизни, высокий социальный статус.
Вы выбираете профессию офицера, а офицерский корпус - главный стержень Вооруженных Сил России. Нравственные качества, умственные и физические способности, которые Вы приобретете во время учебы, позволят Вам стать ценным специалистом в своем деле и занять достойное место в обществе.
Смотрите тактже информацию в доске объявлений!




