Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Дендрариумга сәяхәт 06.10.2024

Без 6 октябрь көнне 3А сыйныфы укучылары белән Дендрарийга сәяхәт ясадык. Дендрарий Раиф монастыреннан ерак түгел урнашкан. Башта без музейга кердек, аннан соң заповедникка экскурсияга чыктык. Мондагы гүзәллек, хуш ис, чиста һава. Укучыларга бик тә ошады, сәяхәт белән канәгать калдылар.
-
РАЯН-ҖИҢҮЧЕ 05.10.2024

7А сыйныфы укучысы Мухаметгалиев Раян, Казан шәһәре беренчелегенә, Россиянең атаклы спорт мастеры Сергачёв Александр Васильевич истәлегенә үткәрелгән, грек-рим көрәше турнирында 1 урынны яулады. Раянны җиңүе белән котлап, уңышлар телибез!
-
Тинчуринда кунакта 30.09.2024

27 нче һәм 30 нчы сентябрь көнне 2б, 4в сыйныф укучылары Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт драма һәм комедия театрында кунакта булдылар. Укучыларны театр һәм музей белән таныштырдылар. Музей хезмәткәре театрның үткәне, бүгенгесе, бай һәм кызыклы тарихы турында сөйләде. Моннан тыш балалар Тинчурин театрының мәшһүр артистлары киеп уйнаган киемнәрне киеп карады, төрле әкият геройлары белән истәлеккә фотога да төштеләр.
Иң мөһиме – балаларга тәкъдим ителгән экскурсия берәүне дә битараф калдырмады! -
Дотянуться до неба 26.09.2024

26 сентября 2024 г. в ITпарке Рамеева в Казани прошел первый день всероссийского фестиваля беспилотных авиационных систем «Дотянуться до неба».В фестивале приняли участие ученики 8 в класса(классный руководитель Гильмиева Г.Г.).Ученики погрузились в мир беспилотного будущего, попробовали себя в управлении дронами, а также приняли участие в играх, развивающих командный дух.
-
Олимпиада җиңүчесен котлыйбыз 26.09.2024

26 нчы сентябрь көнне Уникс концертлар залында КФУ да уздырылган winkid олимпиадасында катнашып, абсолют җиңүче булган укучыларны бүләкләү тантанасы узды. 2В сыйныфы укучысы Насибуллин Мурат- математикадан үткәрелгән олимпиадада абсолют җиңүче, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды. (Сыйныф җитәкчесе Мубаракшина Л.Г.) Муратны зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Планетарийга экскурсия 25.09.2024

25.09.24 4 нче б сыйныфы һәм ата-аналар белән Казан университетының А.А.Леонов исемендәге Планетарийга экскурсиягә бардык. Бу бина гаҗәеп урын гына түгел, ә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән астрономик обсерватория дә. Экскурсия укучыларга бик. тә ошады.
-
Спорт-норма жизни 21.09.2024

21 сентября ученики 10А класса нашей гимназии приняли участие в главном спортивном празднике страны по бегу - Всероссийском дне бега «Кросс нации».
«Кросс нации» - это всероссийское ежегодное массовое соревнование по бегу на различных дистанциях, которое проходит во всех регионах страны. Массовый забег ежегодно проводится в целях пропаганды физической культуры и спорта, здорового образа жизни среди населения, что соответствует федеральному проекту «Спорт – норма жизни» национального проекта «Демография». -
Тынычлык көне 21.09.2024

Буген гимназиядә Тынычлык көне билгеләп утелде. 5 нче а сыйныфы укучылары радиоузел аша тапшыру оештырдылар. Тынычлык турында шигырьләр укылды, җырлар тыңланды.
-
Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел! 19.09.2024

Бүген беренче сыйныф укучылары янына ЮХИДИ инспекторы кунакка килде.Алар аны бик җылы кабул иттеләр. Җанлы әңгәмә, уеннар, ярышлар , бергәләп караган мультфильмнар, призлар балаларга бик ошады. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә һәм төгәл үтәргә сүз бирделәр.
-
Планетарийга сәяхәт 15.09.2024

15 нче сентябрь көнне 2 В сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Мубаракшина Л.Г.) В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенә экскурсиядә булдылар. Экскурсия барышында балалар Кояш системасы, планеталар, күк җисемнәре турында кызыклы мәгълүмат алдылар, музейдагы экспонатлар белән таныштылар, космик корабльгә охшаган залда мультфильм карадылар. Чара бик файдалы һәм күңелле узды.




