Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Халыкара музыка көненә багышланган чаралар 29.09.2023

Гасырлар дәвамында музыка кешеләрнең көнкүрешенең һәм үз билгеләнүнең аерылгысыз өлеше булып тора, төрле халыкларның мәдәни традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен чагылдыра. Музыка теле гади һәм һәркемгә аңлаешлы. 1 нче октябрьдә Халыкара музыка көне билгеләп үтелә. Бүген гимназиядә әлеге көнгә багышланган чара узды. Укучылар Россия композиторлары турында яңа белемнәр алдылар, һәркемгә билгеле булган җырларны башкардылар. Чара яшь музыка сөючеләрне җыйды. Музыка көне чарада катнашучылар өчен илһам һәм шатлык чыганагы булды.
-
"Алдынгылар хәрәкәте"ндә сайлаулар көтелә 29.09.2023

Яңа атнадан “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлек советы рәисе сайлауларында катнашу өчен кандидатлар җыю башлана. Агитация барышында барлык кандидатлар үзләренең эш программасын тәкъдим итәчәкләр, плакатлар ябыштырачаклар һәм сайлау алды программасы белән листовкалар таратачаклар. Сайлаулар якынча 13 октябрьдә тавыш бирү юлы белән узачак. Кадерле укучылар, әгәр дә сез актив, җаваплы булсагыз, бу тәкъдим сезнең өчен!
-
Гимназиядә "Көзге байлыклар" бәйгесе үтте 28.09.2023

Гимназиядә “Көзге байлыклар” дип аталган кул эшләнмәләре бәйгесе үтте. Үз кулларың белән ясаган эшләнмә фантазияне һәм күңел күтәренкелеген арттыра, акыл сәләтен үстерә, арыганлыкны бетерергә мөмкинлек бирә. Бәйгенең төп шарты: көзге байлыклардан файдалану. Һәр эш кабатланмас һәм кызыклы иде. Әлеге эшләрдән күргәзмә оештырылды.
-
Һөнәр сайлау - җаваплы эш 27.09.2023

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары һөнәри юнәлеш буенча тест узды, аны алар өчен гимназия психологы Сәләхова Э.Ф. үткәрде. Бу тест балаларга үз-үзләрен аңларга, күп санлы һөнәрләр дөньясында нинди юнәлеш аларга иң яхшы туры килә икәнен аңларга ярдәм итте.
-
Гимназиядә Туризм көненә багышланган бәйге үтте 26.09.2023

Туризм көне безнең илдә һәр көз билгеләп үтелә. Бу, көндәлек ыгы-зыгыдан елга ярына, урманга, басуга яки илебезнең бай урыннарына чыгып, үзен сәяхәтче итеп хис иткән һәркемнең бәйрәме! Гимназиядә Туризм көненә карата “Туган якның байлыгы” дип аталган фотобәйге игълан ителгән иде. Фотоларда Республикабыз һәм шәһәребезнең истәлекле урыннары, матур табигате чагылган. Әлеге фотолардан күргәзмә оештырылды.
-
"Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" 25.09.2023

Бүген гимназиядә “Россиянең сайлау системасы” темасына багышланган “Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр” дәресләре узды. Дәрес барышында укучыларга тавыш бирүнең бердәм көне һәм аның дәүләт тормышында әһәмияте, сайлаучыларның төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр, шулай ук сайлауларда катнашуның ни өчен мөһим булуын аңлаттылар. 5-9 сыйныф укучылары Россиянең сайлау системасы һәм аның эш принциплары белән җентекләбрәк таныштылар. Дәреснең федераль спикеры булып Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова чыгыш ясады. Дәрес барышында укучылар шулай ук сайлауларны имитацияләгән эшлекле уенда катнаштылар һәм Үзәк сайлау комиссиясе тарихы һәм тавыш бирүнең төп принциплары турында видеолар карадылар.
-
Юл хәрәкәте иминлеге буенча рәсем бәйгесе үтте 23.09.2023

Юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында, башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен “Игътибар юлга!” дип аталган рәсем бәйгесе үтте. Рәсемнәр аша укучылар юл хәрәкәте куркынычсызлыгына үз карашларын сурәтләделәр. Барлык эшләр бер-берсенә охшамаган, әмма бер уртак мәгънә белән берләштерелгән: юл куркынычсыз булсын өчен, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү генә түгел, ә үтәү дә кирәк.
-
Яшь юл инспекторлары өчен викторина узды 22.09.2023

Гимназия каршында эшләп килүче "Яшь юл инспекторлары" түгәрәгенә йөрүче укучылар өчен "Юл кагыйдәләре илендә" исемле интеллектуаль викторина үткәрелде. Укучылар командага бүленеп көч сынашты. Викторина төрле кызыклы сораулар һәм биремнәрдән торды. Укучылар бик теләп әлеге биремнәрне үтәделәр.
-
Урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү дәресләре үтте 21.09.2023

Бүген гимназиянең 6-11 сыйныфларында һөнәри юнәлеш бирү дәресләре узды. Балалар тест биремнәре үтәделәр һәм нәтиҗәләр белән таныштылар. Укучылар нинди омтылышларның көчлерәк булуын, нинди укыту профиле тәкъдим ителүен һәм үзләренә нинди һөнәрләр туры килүен ачыкладылар.
-
Казанда "DigitalSkills 2023" чемпионаты башланды 20.09.2023

Бүген 8 нче сыйныф укучылары “Казан ЭКСПО” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узучы “DigitalSkills” Цифрлы технологияләр өлкәсендә V тармак чемпионатында экскурсиядә булып кайттылар. Биредә алар өчен “Try-a-Skill” интерактив стендлар һәм профессиональ пробалар зоналарында экскурсияләр оештырылды.













