Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
“Беренчеләр советына” сайлаулар үтте 13.10.2023

Бүген гимназиядә “Беренчеләр советына” сайлаулар узды. Анда 5-11 нче сыйныф егет һәм кызлары, укытучылар тавыш бирде. Укучылар сайлаулары өлкәннәрнекеннән бернәрсә белән дә аерылмый. Комиссия әгъзалары мәктәп мөһере белән бюллетеньнәр әзерләгәннәр. Аларны салу өчен урна да булдырылган иде. Сайлау нәтиҗәсендә иң күп тавыш җыйган кандидат “Беренчеләр советы” рәисе булып билгеләнәчәк.
-
Гимназиядә "Әтиләр көне"нә багышланган чаралар уза 13.10.2023

Әтиләр көне алдыннан башлангыч сыйныфларда открыткалар ясау буенча иҗади остаханә узды. Укучылар бик теләп әтиләренә теләкләр белән открыткалар әзерләделәр.
-
"Россия - минем офыгым"... 12.10.2023

Бүген гимназиядә "Россия - минем офыгым" циклыннан чираттагы һөнәри юнәлеш бирү дәресе узды. Дәреснең максаты: укучыларны төрле һөнәрләр дөньясы, импортны алмаштыру, суднолар төзү, авиатөзелеш, суднолар йөртү, урман сәнәгате кебек тармаклар һөнәрләре белән таныштыру. Дәрес барышында укучыларга берничә видеоролик күрсәтелде, анда Россия белгечләре зур уңышларга ирешкән тармаклар турында сөйлиләр. Соңыннан бергәләп каралган видеороликлар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
“Һөнәри юнәлеш - киләчәккә караш!” 10.10.2023

Бүген гимназиядә 9 нчы сыйныф укучылары өчен профориентолог, карьера консультанты Ильмира Бубекова белән очрашу оештырылды. Очрашуда зур һөнәрләр дөньясы турында сүз барды. Үзеңне ничек табарга, үз сәләтләреңне һәм мөмкинлекләреңне ничек белергә, үз-үзеңне профессиональ рәвештә ничек билгеләргә? 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар үзләрен борчыган әлеге сорауларга белгечтән төгәл җаваплар ишетә алдылар. Очрашуны йомгаклап, кунагыбыз укучыларның игътибарын хәзерге даими үзгәреп торган заманда кешегә кирәкле сыйфатларга юнәлтте.
-
"Беренчеләр Советы" рәисе вазифасына кандидатлар дебаты узды 10.10.2023

Бүген безнең гимназиядә "Беренчеләр Советы" рәисе вазифасына кандидатлар дебаты узды. Кандидатлар үз программаларын тәкъдим иттеләр һәм сайлаучыларның сорауларына җавап бирделәр. Кандидатларга уңышлар теләргә Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Казан бүлекчәсе Советы Рәисе Бариев Динар Раил улы килгән иде. Ул укучыларга үзенең киңәшләрен бирде һәм үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Барлык кандидатларга да сайлауларда уңышлар телибез! Лаеклы кандидат өчен тавыш бирегез!
-
"Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр" 09.10.2023

“Мөһим әйберләр турында сөйләшү” дәресләр циклында бүген “коллективтагы мөнәсәбәтләр турында” сөйләштеләр. Дәреснең төп максаты үзара хөрмәт һәм үзара ярдәм нигезендә укучыларда сыйныфташлар арасындагы мөнәсәбәтләрне формалаштыру тора. Мәктәптә укыганда, сыйныфташлар белән мөнәсәбәтләр төзергә өйрәнү мөһим, бу исә коллективны дус итеп саклап калуга зур өлеш кертә.
-
Сайлау алды агитациясе дәвам итә 09.10.2023

Гимназиядә "Беренчеләр Советы" рәисе вазифасына кандидатларның сайлау алды агитациясе дәвам итә. Кандидатлар листовкалар тараталар, стена газеталары, плакатлар ясыйлар, булачак сайлаучылар алдында чыгыш ясыйлар.
-
Котлыйбыз! 05.10.2023

Укытучылар көне бу уку елында безнең гимназия өчен аеруча истәлекле булды. Гимназиябезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зергирова Лилия Наил кызы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Хөрмәтле Лилия Наилевна! Сезне чын күңелебездән котлыйбыз. Алга таба да иҗади, фәнни уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. -
Укытучым - иң кадерле кешем... 05.10.2023

Бүген безнең гимназиядә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Концерт тантаналы рәвештә, гимназиябез директоры Шәмсиева Гөлфия Гаяз кызының котлау сүзләреннән башланды. Аннан сәхнәгә гимназиябезнең талантлы укучылары чыкты. Укытучыларыбыз балалар тарафыннан әзерләнгән һәр номерны кайнар алкышларга күмделәр. Башкарылган һәр номер укытучыларга карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисе белән тулы иде.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2023

Кадерле укытучыларыбыз! Сезнең барыгызны да Халыкара укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез – чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. Һәр яңа туган таңны сау – сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен. Үзегезнең тырышлык нәтиҗәсен укучыларыгызда күреп горурланырга насыйп булсын.













