Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Ватанпәрвәрлек һәм тарих” юнәлеше 27.01.2025

Бүген Алдынгылар хәрәкәтенең “Ватанпәрвәрлек һәм тарих” юнәлеше Ленинград камалышы өзелүгә һәм Холокост корбаннары азат ителүгә багышланган радиоэфир уздырды. Радиотыңлаучылар ике истәлекле көннең тарихы белән якыннан таныштылар.
Шулай ук укучылар радиотыңлаучыларга 5 сорау яңгыраттылар. Укучылар белемнәрен тикшереп, сорауларга җавапны Алдынгылар советына тапшырдылар.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 27.01.2025

Бүген, 27 нче гыйнвар көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Ватанны саклаучылар, аларның ил язмышындагы роле, тарихи хәтерне саклау, аны алдагы буыннарга җиткерү турында иде һәм «Ватанны саклаучылар елы” дип аталды.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 81 ел 27.01.2025

27 гыйнвар көнне Ленинград блокадасы өзелүгә 81 ел булды. Камалыш 872 көн дәвам итә.
Тулысынча боҗра 1944 елның 27 гыйнварында өзелә.
Шул уңайдан тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Заляева Г.А. “Өмет очкыны” исемле сыйныф сәгате уздырды. Чарада Җиңү музееның интерактив материаллары кулланылды.
Укучылар “Тормыш юлы” тарихы белән якыннан таныштылар.
-
Холокост корбаннарын искә алу көне 27.01.2025

27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне.
1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Әлеге документны кабул итәргә Израиль, Канада, Австралия, Россия, Украина, АКШ илләре тәкъдим итә, аларга тагын 90нан артык ил кушыла.
Дөнья тарихында “Холокост” дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост – инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән “ут белән юк итү” дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән “үлем лагерьләре”нең берсе була.
Бүген гимназиябездә әлеге темага сыйныф сәгатьләре узды.
Тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Заляева Г.А. укучыларны интерактив күргәзмә белән таныштырды.
-
Әти,әни һәм мин – спорт сөюче гаилә 25.01.2025

Бүген гимназиябездә “Әти,әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” исемле бәйсе узды.
Чарада 1-4 сыйныфлардан актив гаиләләр катнашты.
Мондый бәйгеләр, гаиләләрне берләштерә, ата-аналар һәм мәктәп арасында ышанычлы, дустанә мөнәсабәтләр булдырырга ярдәм итә.
Ярыш бик күңелле үтте. Анда 4 гаилә катнашты. Балалар белән әти-әниләр төрле каршылыклар аша узды, ярышларда бирешмәскә тырышты. Ярыш бик кызу һәм мавыктыргыч узды.
Нәтиҗәдә, беренче урынны 2"Б" сыйныфында укучы Мөбәрәкҗанова Сәидә гаиләсе яулады.
Икенче урынга 3”А” сыйныфында белем алучы Сафин Егор һәм 3”Б” сыйныфында укучы Хузин Булат гаиләләре лаек булды.
Өченче урынны 2”А” сыйныфында укучы Кәримова Тәнзилә гаиләсе яулады.
-
Бергә һөнәр сайлыйбыз 24.01.2025

Бүген 9 нчы сыйныфларда, Студентлар көне кысаларында, “Бергә һөнәр сайлыйбыз” темасына дебаты узды. Укучылар ике төркемгә бүленеп, һөнәр сайлау буенча үз фикерләрен дәлилләр китереп расладылар.
Укучыларга бу чара киләчәктә ярдәм итәр дигән теләктә калабыз.
-
Халыкара интернетсыз яшәү көне 24.01.2025

26 гыйнвар - Халыкара интернетсыз яшәү көне.
Интернетсыз яшәү көне ел саен гыйнварның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бөтен дөньяда, бер генә көнгә булса да, интернеттан, социаль челтәрләрдән баш тартып торырга өндиләр. Ягъни без бер генә көн булса да смартфон, телефон, ноутбукларсыз яшәп алырга тиеш булабыз.
Әлеге тәкъдим белән беренче булып 2000 елда Британиянең социаль ачышлар институты чыккан. 20 ел эчендә интернет кулланучылар саны 5 тапкыр арткан! Һәм шул ук вакытта «инфомания», «социаль йомылу» кебек авыру төрләре дә барлыкка килгән.
Шул уңайдан Алдынгылар Советының “Сәламәт яшәү рәвеше” юнәлеше радиоэфир үткәрделәр. Кызыклы уеннар туплап, стена газетасы чыгардылар.
Гимназия китапханәсе кызыклы китаплардан торган күргәзмә эшләде.
-
Пионербол уены дәвам итә 24.01.2025

Пионербол турниры дәвам итә.
25 нче гыйнвар көнне уен 6а һәм 6б сыйныфлары арасында узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча 6б сыйныфы җиңү яулады.
Җанатарлар плакатлар ярдәмендә көч биреп тордылар. Уен бик көчле узды.
Турнир гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк.
-
Пионербол турниры дәвам итә 23.01.2025

Пионербол турниры дәвам итә.
Бүген уен 5б һәм 5в, 7б һәм 7в сыйныфлары арасында узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча 5в һәм 7в сыйныфлары җиңү яуладылар.
Җанатарлар плакатлар ярдәмендә көч биреп тордылар.
Турнир гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк.
-
Алдынгылар советы 23.01.2025

23 нче гыйнвар көнне гимназиябездә Алдынгылар советының төрле юнәлешләре җыелышлар уздырдылар. Чарада узачак бәйгеләр, уеннар, кызыклы акцияләр турында фикер алыштылар.
“Ватанпәрвәрлек һәм тарих”, “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Мәгариф һәм белем” юнәлешләре алдагы атналарга эш планы төзеделәр.













