Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Федераль куркынычсызлык хезмәте 04.02.2025

Бүген гимназиябезгә Федераль куркынычсызлык хезмәтеннән вәкил килеп, 10-11 сыйныф укучыларын институтлар белән таныштырды. Чыгарылыш укучылары өчен перспективалар, кандидатларга таләпләр, укырга урнашу тәртибе турында мәгълүмат бирелде.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 03.02.2025

Бүген, 3 нче февраль көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес алдынгы технологияләр, бу өлкәдә эшмәкәрлек хезмәте турында иде һәм «Бизнес һәм технологик эшмәкәрлек» дип аталды.
-
Экология отряды 03.02.2025

Экология отряды күп еллар бик уңышлы эшләп килә. Укучылар акцияләрдә, чараларда актив катнашалар.
Бүген “Чишмә” экологик отряды гимназия территориясенә кошларга җимлекләр ясап элделәр.
-
Алдынгылар Советы утырышы 31.01.2025

Алдынгылар советы үз эшчәнлеген дәвам итә.
Бүген актлар залында Совет утырышы узды. Төрле юнәлешләр февраль аена план төзеделәр, чаралар турында фикер алыштылар.
-
Россиянең хәрби дан көне 31.01.2025

2 февраль — Россиянең хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә.
Моннан 82 ел элек – 1943 елның 2 февралендә Сталинград янында 200 көн дәвам иткән, тарихта тиңе булмаган сугыш Совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана. Беренче дүрт ай дәвамында кискен обороналы сугышлар Дон елгасының зур борылышында, аннан соң Сталинград шәһәренең барып керү юлларында һәм шәһәр эчендә дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә Совет гаскәрләре Иделгә омтылучы немец-фашистларының төркемнәрен хәлдән тайдырып, оборонага күчeргә мәҗбүр итәләр. Аннан соңгы ике ай ярым дәвамында Кызыл Армия hөҗүмгә күчә hәм дошман гаскәрләрен Сталинградның төньяк-көнбатышкарак hәм көньякка табарак тар-мар итеп, 300 меңлек немец-фашист группировкасын юкка чыгара.
Совет гаскәрләренең Сталинград янында җиңүе Ватан сугышында тамырдан борылышның башлануына китерә. Ул мөhим сугышларның берсе буларак тарих битләренә кереп кала.
Шул уңайдан башлангыч сыйныфларда “Җиңү юлы буйлап” исемле вертуаль экскурсия узды.
-
Пионербол турниры 30.01.2025

Гимназиябездә пионербол турниры дәвам итә.
Бүген 8А-8Б, 6В-6А, 7А-7В сыйныфлары үзара көч сынаштылар. Җанатарлар плакатлар ярдәмендә көч биреп тордылар.
Турнирда 6А, 7В, 8Б сыйныфлары җиңү яуладылар.
Командаларга финалда уңышлар тилебез!
-
"Танцевальный батл” бию бәйгесе 30.01.2025

Ел да, традиция буларак, гимназиябездә “Танцевальный батл” бию бәйгесе уза.
Укучылар кыска вакыт аралыгында төрле стиль биюләр башкаралар.
Һәр сыйныф татар халык, дөнья халыклары биюләре, парлы һәм заманча биюләр тәкъдим иттеләр.
Ялкынлы чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады.
-
Киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелеге 30.01.2025

Укучыларыбыз тырышып белем алу белән беррәттән, спорт чараларында да актив катнашалар.
Гимназиябезнең 3Б сыйныфы укучылары Хаев Кәрим, Хәкимов Руслан һәм 5В сыйныфы укучысы Федагин Даниил Татарстан Республикасы җыелма командасы составында чыгыш ясадылар. Укучылар 25-26 гыйнвар көннәрендә Саранск шәһәрендә Киокусинкай каратэ буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә катнаштылар.
Федагин Даниил төрле дисциплиналарда ике тапкыр 3 нче урынга лаек булды.
Спортчы егетләребезны котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Кинодәресләр 30.01.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтеләчәк.
Бу айда башлангыч сыйныф укучылары “За руку с богом” (бескорыстие), урта сыйныфлар “Редкий вид” (усердие), югары сыйныфлар “Утраченное полотно” (осознанность) исемле фильмнар карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Блокада карлыгачы 27.01.2025

Россия буйлап “Блокада карлыгачы” исемле ватанпәрвәр акция уза. Ул Ленинград камалышы өзелүгә багышланган. 2 нче а сыйныфы укучылары бу масштаблы чарага кушылдылар һәм сыйныф җитәкчесе белән берлектә кәгазьдән карлыгачлар ясадылар.
Карлыгач – өмет символы. Ул яхшы хәбәр буласына ишарәли. Укучылар Ленинградта кошның барлыкка килү тарихын өйрәнделәр. Соңыннан сыйныфларында матур стенд ясадылар.













