Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47 |
| Телефон: | +7(843)-605-20-04 |
| E-Mail: | Ssau.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Хасанова Альбина Мубаракзяновна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 16 учащихся, 5 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Информатикадан ачык дәрес
19.11.2013
Сауш урта мәктәбе базасында район информатика укытучыларының семинар-киңәшмәсе үтте. Район укытучылары киңәшмәгә кадәр информатика укытучысы Габдрахманова З.К.ның дәресендә булдылар, класстан тыш чара карадылар. Дәрес 8 класста "Файллар һәм файллы структуралар" темасы буенча үтте. Дәрестә укытучы укучылар белән барлык эш төрләрен дә башкарды. Инновацион технологияләр киң кулланылды. Укучылар да үзләрен уңай яктан гына күрсәттеләр. Үзләренең белемнәрен төрле формаларда куллана белделәр. Интерактив такта белән эшләү дә укучылар өчен мавыктыргыч , кызыклы бирем булды.
-
Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне 14.11.2013

11 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу (День памяти жертв ДТП) көнлеге бара.
-
Ата-аналар җыелышы
12.11.2013
Бүген мәктәптә 1 чиреккә йомгак ясалды, ата-аналар җыелышы үтте. Көн тәртибе буенча мәктәпнең директоры, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, химия укытучысы һәм ТИН укытучылары чыгыш ясадылар. Җыелышның икечн өлеше классларда үтте. Һәр ата-ана белән индивидуаль әңгәмәләр алып барылды. ГИА һәм ЕГЭга хәзерлекне көчәйтү максатыннан өйдә, ата-аналарга да, эш алып барырга кирәклеге искәртелде. һ.б.
-
Футбол
11.11.2013
9 ноябрь көнне Сауш урта мәктәбендә район мөхтәсибе призына үткәрелгән футбол ярышының беренче этабы узды. Җөри белән Сауш командалары үзара көч сынашты. Исәп 7:7.
-
Безгә беренче урын 09.11.2013

"Подари книге вторую жизнь" акциясе тәмам. Нәтиҗәләр буенча безнең мәктәп район буенча беренче урынга чыкты. Мәгариф бүлеге тарафыннан Мактау грамотасы һәм А.Хәлимнең "Хунвэйбин" исемле 3 томлы китабы белән бүләкләнде. Акция нәтиҗәсе буенча мәктәптә 513 китап җыелды. Укучыларга, укытучыларга зур рәхмәт.
-
Консультацияләр
04.11.2013
ЕГЭ һәм ГИАга хәзерлек башланып китте. Мәктәптә каникуллар вакытында 9 һәм 11 класслар өчен консультацияләр расписание булдырылды.
-
Ярышлар 29.10.2013

26 октябрь көнне малайлар, 27 октябрь көнне кызлар командасы мини футбол буенча көч сынашты.
-
Көзге бал
26.10.2013
Бүген мәктәптә "Көзге бал". "Көзге бал"га рәхим итегез.
-
Спорт, спорт, спорт
22.10.2013
Алда узачак ярышларга хәзерлек алып барыла. Урта яшьтәгеләр өчен булачак минифутболга хәзерлек, һәм республика күләмендә ярышка барачак армспорт призерлары ярышларга хәзерлек алып баралар. Аларны физкультура укытучысы Зайнуллин И.И. өйрәтә.
-
Футболда без җиңүче 22.10.2013

Шимбә, 19.10. 13 көнне Теләче "Батыр" спорт комплексында район беренчелегенә 2002-2002 елгы малайлар арасында мини-футбол ярышы булды.















