Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 420093, Республика Татарстан, Тюлячинский район, c. Сауш, ул. Сиразетдиновых, д.47 |
| Телефон: | +7(843)-605-20-04 |
| E-Mail: | Ssau.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ- Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского района РТ |
| Руководитель: | Хасанова Альбина Мубаракзяновна |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 16 учащихся, 5 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Инвалидлар декадасы уңаеннан 04.12.2013

1- 10 декабрьгә кадәр "Инвалидлар декадасы" узу уңаеннан мәктәптә план төзелде. План нигезендә бу уңайдан чаралар үтә. Шуларның берсе авылда инвалид бала Хабибуллина Гөлчәчәк янында булу, аңа дип укучылар тарафыннан бүләкләр әзерләнде, укытучылар тарафыннан күчтәнәчләр. 3 декабрь көнне Гөлчәчәкнең яшьтәш укучылары белән Гөлчәчәк янына бардылар. Балаларның килүенә, аларның алып килгән бүләк күчтәнәчләренә Гөлчәчәк бик сөенде. Алар бергәләп җырлар җырладылар, биеделәр, уйнадылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Бозда сак бул! 03.12.2013

Мәктәп күләмендә кышкы чорда сакчыллык чараларын кисәтү уңаеннан укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.
-
Ветеран янында булып кайттылар
02.12.2013
2 декабрь көнне 9 укучы, 2 укытучы Бөек ватан сугышы ветераны Сираҗетдинов Рифкат абый янында булып кайттылар. Укучылар Рифкат абыйның тормышы белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Укучылар Рифкат абыйга даими ярдәм итеп торалар, киләчәктә дә аны ташламаска сүз биреп саубуллаштылар..
-
Әбүнәче көне
02.12.2013
Узган атнада мәктәптә "Әбүнәче көне" үткәрелде. Анда почтальон Имаметдинова Алсу чакырылды. Ул рус һәм татар телләрендә нәшер ителүче басмалар белән таныштырды. Балалар өчен булган басмалар турында сөйләде. Ахырдан газета -журналларга язылу башкарылды.
-
Әниләр бәйрәме 29.11.2013

" Әнкәй җирдә иң зур кеше" исеме астында әниләр бәйрәме үткәрелде.
-
Ата-аналар җыелышы
29.11.2013
ГИА га хәзерлек мактсатыннан 9 клксс укучыларының ата-аналары белән әңгәмә үткәрелде. Аларга укучыларның сайлап алу имтиханнары турында, пробный ГИА биреп карап турында сүз алып барылды.
-
"Посмотри в глаза своему ребенку" акциясе 26.11.2013

18-ноябрьдән 18 декабрьгә кадәр "Посмотри в глаза своему ребенку" акциясе бара.
-
Тимурчылык эше дәвам итә
25.11.2013
Сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм итү йөзеннән мәктәп укучылары үзләренә билгеләнгән ветераннарга барып хәлләрен белеп, булышып кайталар. Бу эш ел тирәли алып барыла. Авылда 1 сугыш ветераны бар. Аңа 7 класс һәм 10 класс укучылары хезмәт күрсәтәлр
-
Салымнар грамоталылыгы 21.11.2013

21 ноябрь көнне мәктәптә салым хезмәткәрләре көне уңаеннан 9-11 класс укучылары катнашында "Грамоталы салым түләүчеләр клубы" исеме астында ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә төрле дәүләтләрдә салым түләүнең куелышы, мөмкинлекләре турында әйтелде. Укучылар командаларга бүленеп биремнәр ярдәмендә салымнар турында алган белемнәренә нигезләнеп чыгышлар ясадылар. Төрле биремнәргә җаваплар бирелде, укучыларның җаваплары жюри тарафыннан бәяләнде. Укучылар дәрестә актив катнаштылар, аларга дәрес ошады. Дәресне тарих һәм җәмгыять укытучысы Гарифуллина Г.Г. үткәрде.
-
Хокукый белемнәр көне 20.11.2013

20 ноябрь 1989 ел - БМО Генераль Ассамлеясе кабул иткән "Бала хокуклары турында Конвенция" көне буларак билгеләп үтелә.















