муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 102 воспитанников/102тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2024

Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Кадерле балалар,хөрмәтле әти-әниләр!Сезне чын күңелдән җәйнең беренче бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз!Балачак – һәркемнең тормышында иң гаҗәеп чор, якты буяулар һәм хыяллар белән тулы бер дөнья. Шул ук вакытта бу бәйрәм өлкәннәр өчен зур мәгънәгә дә ия. Ул безгә балалар язмышы өчен җаваплылык турында искәртә. Һәр баланың сәламәт һәм бәхетле булып, якыннары кайгыртуын тоеп үсүе мөһим! Балаларыбыз сәламәт булсын, һәр йорт балалар тавышыннан яңгырап, елмаюлардан балкып торсын. Бөтен хыялларыгыз, кадерле балалар, тормышка ашсын!
-
Котлыйбыз! 31.05.2024

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ике бәйгегә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. бүләкләде. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан тәрбияче Һадиева Ф.Г. һәм Хафизовлар гаиләсе-3 нче урынны яулады, Баевлар, Тимербаевлар, Сайфутдиновлар гаиләләре сертификат һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр.
-
Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте 31.05.2024

Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Бу көннәрдә авыллар гөрләп тора, чөнки Сабантуйга әзерлекнең иң мөһим һәм күркәм өлеше - сөлге, бүләкләр җыю бара Теләче районы "Юность" спорт мәктәбе хезмәткәрләре, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы белән берлектә Сабантуе үткәрү өчен бирнә җыйдылар. Яңгыр да бирнә җыючыларга кымачау итмәде, киресенчә күңелләргә яңа өметләр өстәде. Бирнә җыю бик матур узды, гармунга кушылып матур җырлар җырлап, өйдән-өйгә кереп урамнар әйләнделәр. Авыл халкы аларны ачык йөз белән каршы алып, изге теләкләрен теләп, Сабантуйга әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Республика август киңәшмәсе секциясендә катнашу 30.05.2024

2024 елның 29 маенда Түбән Кама муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф оешмалары базасында «Хәзерге заман мәктәпкәчә белем бирү: мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасы шартларында тәрбия, укыту һәм үсеш эчтәлеген яңарту» темасына Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе секциясе узды. Әлеге чарада Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мөдире Габделхакова Г.В. катнашты.
-
Форум «Педагоги России: инновации в образовании» 28.05.2024

28 мая 2024 г. на базе Института психологии и образования КФУ, г. Казань проходит очный форум «Педагоги России: инновации в образовании». Музыкальный руководитель МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 Мингазова Г.Р. вместе с другими участниками принимает участие в данном форуме.
-
Чыгарылыш бәйрәм иртәсе узды 27.05.2024

Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында чыгарылыш бәйрәм иртәсе узды.
-
Экскурсия 21.05.2024

Балаларның янгын чыгу куркынычсызлыгы турында һәм янгын сүндерүчеләрең һөнәрләре турында белемнәрен ныгыту, ут-күзчыкмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләр белән танышу һәм балаларның сөйләм телләрен үстерү, бу һөнәрдәге кешеләр турында горурлык хисе уяту максатыннан Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеме нәниләре "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 7 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 134 нче янгын сакчылыгы бүлегенә сәяхәт кылдылар.
-
Котлыйбыз! 20.05.2024

“Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатыннан “О Родине - с любовью!» район бәйгесенә нәтиҗә ясады. Бәйгедә безнең теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р. 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында 17.05.2024

16 май көнне Районда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы «Милләтләр дуслыгы» күргәзмәсен тәкъдим итте.
-
15 май - Халыкара гаилә көне 15.05.2024

Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Хөрмәтле әти-әниләр барыгызны да Гаилә көне белән кайнар котлыйбыз, гаиләләрегезгә иминлек, татулык, ныклы сәламәтлек телибез, балалар куанычын, игелеген күреп яшәргә язсын! Бәйрәм белән!







