Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | +7(855)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 42 ученика, 15 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Әкияттә кунакта 06.02.2015

6 нчы февраль көнне мәктәпкә Әкият апа кунакка килде. Кечкенәдән үк әкият сөюче 2 нче сыйныф укучылары төрле әкият геройлары төсле киенеп, район методистлары, әти-әниләре алдында имтихан тоттылар. Түгәрәк җитәкчесе Индера Мөхтаровна белән өйрәнгән әкиятләрен уйнап күрсәттеләр.
Шул ук көнне “Оста куллар” түгәрәге укучылары да түгәрәк утырышында үз куллары белән ясаган сәнгать җимешләреннән күргәзмә оештырдылар.Яшь, талантлы Инзилә апалары үзе дә оста, балаларга да шул осталыкларын җиткерү өчен зур тырышлык куя, иҗади якын килә.
-
Сугыш чоры пионерлары 27.01.2015

27 нче гыйнвар көнне тарих укытучысы Хасаншина Н.Х. җитәкчелегендә Герой пионерларга багышланган чара узды. Укучылар Бөек Ватан сугышы елларында авылдашларыбызның пионер сафларында тору чорында күрсәткән фидакәръ хезмәтен чагылдырган материаллар белән таныштырдылар. Герой исемен алган пионерларның туган илебезнең азатлыгын яулап алу өчен күрсәткән батырлыклары турында сөйләштеләр.
-
"Татарстан Республикасының ел укытучысы -2015" конкурсының мәктәп туры 21.01.2015

Мәктәбебездә “Татарстан Республикасының ел укытучысы -2015” конкурсының мәктәп туры бара. Укытучыларыбыз арасыннан әлеге конкурста Карпова В.В., Нуриева Г.И., Мингалимова Р.Р., Галиева Р.Р. катнашырга теләк белдерделәр. Алар ачык дәресләр күрсәтте, портфолиолары белән таныштырды. Яңа укыту технологияләре кулланып, мастер-класслар үткәрделәр.
-
9 сыйныфта ата-аналар җыелышы узды. 14.01.2015

14 нче гыйнвар көнне мәктәптә 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелыш укучылар белән берлектә алып барылды. I көн тәртибе буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мингалимов Г. Я. IX сыйныфта укыту-тәрбия эшенең торышы белән таныштырып, чыгыш ясады. II көн тәртибе буенча булып узган биреп карау ОГЭ нәтиҗәләре белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валиева Л. М. һәм математика укытучысы Нуриева Г.И.таныштырды. Соңынан сыйныф җитәкчесе Нуриева Г.И., әти-әниләр үзләрен борчыган сораулары белән фикер алышты.
-
Сугыш ветераны белән тыгыз элемтәдә торабыз. 10.01.2015

10 гыйнвар көнне 8, 9 класс укучылары класс җитәкчеләре Нуриева Г.И. җитәкчелегендә сугыш һәм хезмәт ветераны Әмиров Мәхмүт абыйлар гаиләсендә шефлыкка бардылар. Аларның хәлләрен белеп, карларын чистартып, өй эшләрендә ярдәм күрсәттеләр. Әмировлар балаларның килгәнен һәрвакыт көтеп тора. Озатканда да алар үзләренең изге теләкләрен теләп, рәхмәтләр әйтеп калдылар. Ветераныбызга сәламәтлек теләп калабыз.
-
Чаңгы ярышлары узачак
09.01.2015
10 гыйнварда мәктәбебез чаңгычылары Новый поселогына Нурми Шәрипов призына чаңгы ярышларына бара. Аларга уңышлар телибез.
-
Күңелле ял өчен зур рәхмәт!
08.01.2015
8 январь көнне урта класс укучылары өчен хоккей ярышлары узды. Каникул вакытында көндез кечкенәләр хоккей уйнаса, кичке якта авыл яшләре дә кордта ярышлар уздырдылар. Күңелле ял оештырганнары өчен мәктәп коллективына, укучыларга барысы исеменнән дә рәхмәт җиткерделәр.
-
Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! 05.01.2015

Кышкы каникулда да 5 сыйныф укучылары һәйкәл янын кардан чистартып торды. Шулай ук барлык укучылар д әби-бабайларны онытмады. Капка төпләрен ялт итеп чистарттылар.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 29.12.2014

29 декабрьдәмәктәптә көндезге сәгать 10 да балалар өчен “Хуш киләсең, Яңа ел!” иртәсе булды. Балалар өчен тамашага Кыш бабай , Кар кызы, Яңа ел һәм әкият геройлары килде. Концерт номерлары белән һәркем катнашты.
-
Мәктәптә чисталык көне. 25.12.2014

Мәктәптә чисталык көне үткәрү традициягә әйләнде.Бу – туган җиребезне, табигатебезне саклауга юнәлдерелгән максатчан эш. Презентация барышында укучыларга бик күп материал бирелде.Уйландырырлык фактлар ачыкланды.
















