Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | +7(855)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 42 ученика, 15 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Мавыктыргыч балачак. 30.03.2015

Башлангыч сыйныфлар мәктәп янындагы мәйданчыкта хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Язның матур көннәрен тасвирлап, рәсемнәр ясадылар.
-
"Русское слово" түгәрәге уңышлы гына эшли. 25.03.2015

Язгы каникуллар вакытында чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарга әзерлекне дәвам итте. "Русское слово" түгәрәгендә 5, 8, 11 сыйныф укучылары шөгыльләнә. Укытучылары Майя Рашидовна балаларның имтиханнарны уңышлы гына бирәчәкләренә ышаныч белдерә. Эзлекле рәвештә әзерләнүләрен әйтә.
-
"Балкыш" фестивале иң сәләтлеләрне җыйды 24.03.2015

"Балкыш" балалар фестиваленә йомгак ясалды. Безнең мәктәп укучылары да районда үткәрелгән фестивальдә актив катнаштылар. Фольклор ансамбле, "Наз" бию коллективы, алып баручы Хаматдинова Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Балалар тарафыннан "Үлемсез полк" төзү өчен материаллар туплау эше оештырылды.
-
"Страна талантов" Бөтенроссия социаль проектында укучыларыбыз актив. 19.03.2015

"Страна талантов" Бөтенроссия акциясенең нәтиҗәләре билгеле булды. Математикадан олимпиадада катнашкан 5 нче сыйныф укучылары Адеев, Нуриева, Гайнетдинов (укытучылары Мингалимова Р.Р) проектның дипломнары белән бүләкләнде.
-
"Балкыш " балалар фестиваленең ярымфиналы үтте. 11.03.2015

11 март көнне барлык район укучылары "Балкыш" балалар фестиваленең ярымфиналына Күзкәй мәдәният йортына җыелды. Безнең мәктәп укучылары да бу конкурста актив катнаштылар. Аеруча малайларның активлыгы сизелеп торды. 5-7 сыйныф малайлары матур итеп җырлап, бабайларының яшьлеген искә төшерде. Фольклор ансамбль чыгышы, "Наз" бию коллективының "Без тынычлык ягында" биюе тамашачыларга ошады.Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча дирктор урынбасарв Кашапова Э.Н., "Наз" бию коллективы җитәкчесе Валиева Л.М, җыр укытучысы Габдуллина А.Р. балаларны әзерләүгә зур тырышлык куйдылар.
-
Сугыш һәм тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы. 05.03.2015

5 март көнне Күзкәй мәдәният йортында сугыш һәм тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган истәлекле медальләр һәм бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Тантанада Тукай районы башлыгы Васил Гарипович барлык катнашучыларны зур бәйрәм белән котлады. Хөкүмәтебез исеменнән түшләренә медальләр кадады.Бәйрәм тантанасын мәктәп укытучылары һәм укучылары әзерләгән концерт бизәде. Бәйрәмдәге чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Күпләрнең күзләре яшькә чыланды. Җирле үзидарә башлыгы барлык ветераннарга баш иеп, рәхмәт әйтте.
-
"Балкыш"балалар фестиваленең сайлап алу туры. 25.02.2015

25 нче февральдә “Балкыш”балалар фестиваленең сайлап алу туры булды. Әлеге фестивальдә “Наз” бию төркеме, фольклор коллективы, нәфис сүз осталары һәм малайлар хоры чыгыш ясады.Финалга узган укучыларга уңышлар телибез.
-
Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ 24.02.2015

1. Укучылар сугыш ветераннарына һәрвакыт шефлыкка баралар. 10, 11 сыйныф укучыларын иң активлары дип әйтергә мөмкин. Безнең илнең азатлыгы өчен көрәшкән ветераннар хәзер авылда да 4 кенә. Инде олыгаеп барган ветераннарыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ.
-
Рус теленнән республика олимпиадасындагы уңышлар. 22.02.2015

22 февральдә рус теленнән олимпиаданың республика туры узды.Безнең мәктәптән Гыйлфанова Айсылу призерлар арасында иде. Укытучысы Валиева Лилия Музафаровна белән куйган тырышлыклары бушка китмәде. Айсылу җиңүчедән дә 7 баллга гына калышты.
-
"Ягез әле, егетләр" 21.02.2015

1. 21 нче февраль көнне мәктәптә “Ватанны саклаучылар” көненә багышлап “Ягез әле, егетләр !” бәйгесе узды. Бәйгедә 5- 7 нче сыйныф малайлары көч сынашты.Малайлар мылтыктан ату, турникта тартылу, канат тартышу һәм башка шундый җитезлек һәм көч сорый торган сынауларны үттеләр. Беренче урынны 5 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары бүлеште.
















