Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423883, РТ, Тукаевский район, с. Кузкеево, ул. Мусы Джалиля, д 37 |
| Телефон: | +7(855)237-68-01 |
| E-Mail: | Skuz.Tul@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кузкеевская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Галиева Ландыш Фарсилевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 42 ученика, 15 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кузкеевская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Ватанны саклаучылар көне 20.02.2015

Хөрмәтле әтиләр, абыйлар, булачак Ватанны саклаучылар! 23 нче февраль -Ватанны саклаучылар көне. Сезне бу зур бәйрәм белән тәбрик итәбез.Сезгә исәнлек-саулык, илебезгә тынычлык, аяз күк йөзе телибез. 20 февральдә "Мин бит татар малае", 21 февральдә "Ягез әле, егетләр!" бәйге тамашаларына мәктәпкә чакырабыз.
-
"Мин бит татар малае" бәйгесе. 20.02.2015

Бүген мәктәптә башалангыч сыйныф укучылары арасында "Мин бит татар малае" бәйгесе үтте. Малайлар зирәклектә, тапкырлыкта көч сынаштылар.Җанатарлар бәйрәмне төрле җырлар. котлаулар белән бизәделәр.Һәр малай татар малае исемен горур йөртүен исбатлады.Нәтиҗә номинацияләп ясалды.
-
Вәсимә Вагизовна - районның химия укытучылары арасында иң яхшысы. 18.02.2015

Химия фәне үзе куызыклы да, мавыктыргыч та. Безнең химия укытучыбыз Карпова В.В. - 25 ел стажы булган остаз. Аның укучылары биология, экология фәннәреннән район олимпиадаларында һәр елдагыча быел да җиңүчеләр булдылар.Республикада үткәрелгән экология фәне буенча олимпиадада аның укучысы зур сайлаулар үтеп, катнашты. Район укытучылары арасында иң яхшы химия укытучысы буларак, "Ел укытучысы - 2015"бәйгесендә дә ул сынатмады. Аңа иҗади уңышлар, тырыш укучылар теләп калабыз.
-
"Ел уытучысы -2015" бәйгесенең муниципаль этабы 17.02.2015

Мәктәбебезнең математика һәм информатика укытучысы "Ел укытучысы - 2015" бәйгесенең сайлап алу этабын үтеп,муниципаль этапның 2 турыда катнашу хокукы алды. Круглое Поле урта мәктәбендә ачык дәрес, үз фәне буенча мастер-класс күрсәтте. Без үзебезнең укытучыларыбыз белән горурланабыз.
-
Иң яхшы әйдаман бәйгесе 12.02.2015

12 нче февральдә Новотроицк урта мәктәбендә “Иң яхшы әйдаман” бәйгесенең район туры узды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән 1-3 нче сыйныфларның әйдаманы Галиева Илүзә дә катнашты. Ул “Иң иҗади әйдаман” номинациясендә җиңүче булды.
-
Татар әдәбиятыннан Ләйсән - призёр! 12.02.2015

null
-
Янгын сүндерүчеләр депосында мавыктыргыч очрашу. 11.02.2015

Чәршәмбе көнне 5 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Мингалимова Р.Р.белән Күзкәйдә күптән түгел генә оештырылган янгын куркынычсызлыгы депосына юл тоттылар Аларның максаты – янгын куркынычсызлыгы сафында торган абыйларны күреп, аларның эш шартлары белән танышып, кызыксындырган сорауларына җавап табу иде. Янгын сүндерү машинасы йөртүчесе Алексей абыйлары рөхсәте белән алар машинага да утырып карадылар, махсус киемнәрен дә киеп карадылар, сигналын да бирделәр. Кызык сораулар биреп, абыйларының күңелләрен дә күтәрделәр. Мавыктыргыч очрашудан калган хисләр бик озакка барды.Юл буе да малайлар шул турыда сөйләшеп кайттылар.
-
Россия почтасы бүлекчәсенә сәяхәт 10.02.2015

10 нчы февральдә 1-4 сыйныф укучылары Күзкәй авыл җирлегендә урнашкан “Россия почтасы” бүлекчәсенә сәяхәткә бардылар. Алар почта бүлекчәсенә кергәндә, почта йөртүче машинаның көнлек газета -журналлар, хатлар алып килгән мәле иде. Шулай итеп, укучылар авылга газета -журналларның ничек килеп җитүен, хатларның сәяхәт итүен белделәр. Почта хезмәткәрләренең ничек эшләве белән дә кызыксындылар. Почта хезмәткәрләренең эшенең зур җаваплылык соравын да белделәр. Почтада эшләүче апалар балаларны үзара хат язышырга, белемле булу өчен газета-журналларга язылырга чакырды. Почта хезмәткәрләре һәрвакыт тырышып укуларын теләп калдылар.
-
"Ярыш" җитештерү берләшмәсе биләмәләренә экскурсия. 09.02.2015

9 нчы февральдә 6-7 нче сыйныф укучылары “Ярыш “ җитештерү берләшмәсенең машина-трактор паркына һәм эре-мөгезле терлекләр асрала торган фермага экскурсиягә бардылар. Алар монда эшләүчеләрнең хезмәт шартлары белән таныштылар. Берләшмә җитәкчесе Шәйхаттаров Р.Р. балаларны авыл-хуҗалыгында эшкә калырга өндәде.”Сез - авылның киләчәге. Тормыш итү өчен авылда барлык шартлар да тудырылган. Авыл кешесе гомер-гомергә тырыш, булдыклы булган. Тырышып укыгыз, белемле булыгыз”, - диде.ул.
-
"Чаңгы юлы - 2015". 07.02.2015

“Чаңгы юлы -2015” Бөтенроссия акциясе һәр елдагыча оешкан төстә узды. Барлык укучылар, укытучылар бу көнне чаңгыга басты. Шулай ук баскан килеш мылтыктан ату да укучыларга ярышлар алдыннан тагын бер тапкыр күнегү булды.
















