Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
" Изгелек ярминкәсе" узды 19.05.2018

19 нчы май көнне гимназия ишегалды гөрләп торды. Монда урта сыйныф укучылары чәчәкләр утыртса, башка сыйныф укучылары, әти-әниләр, укытучылар авыру балаларга ярдәм итү максатында " Изгелек ярминкәсе" ндә катнаштылар. Бу ярминкәдә бик матур кул эшләнмәләре, чәчәк үсентеләре, бәйләнгән һ.б бик күп әйберләр сатып алучыларны җәлеп итттеләр. Татар халык җырлары астында барган ярминкәгә урамнан кереп, хәйрия акциясенә үз өлешләрен кертүчеләр дә аз булмады.
Күбрәк изге гамәлләр кылып, мохтаҗларга булышып яшәсәк иде.
-
" Без бергә" республика фестивале 18.05.2018

Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел да " Без бергә" исемле балалар республика иҗат фестивале үткәрелә. Быел безнең гимназиянең " Хыял" курайчылар ансамбле бу фестивальдә II дәрәҗә лауреат Дипломына ия булдылар. ( Җитәкче - Гөлнур Таһир кызы Урманчеева)
-
Йолдызлык -2018 17.05.2018

16 нчы май көнне гимназиядә зур бәйрәм- олимпиадаларда, конференцияләрдә, төрле бәйгеләрдә җиңүче балаларны бүләкләү чарасы - " Йолдызлык" фестивале узды. Бу чарада укучыларны гына түгел, аларның укытучыларына, әти-әниләренә дә рәхмәт хатлары тапшырылды.Чара укучыларыбызның иң яхшы дип табылган чыгышлары белән үрелеп барды.
-
Растим патриотов России 17.05.2018

Наша гимназия приняла участие в республиканском этапе Всероссийского конкурса " Растим патриотов России. Живем и помним", посвященного 75-летию Победы советского народа в Великой Отечественной войне 1941-1945годов"и была удостоена Диплома III cтепени.
-
Футболда - II урын 08.05.2018

5-6 нчы сыйныф укучыларыннан торган команда ( җитәкчесе - Тимерханов Рөстәм Хәниф улы) район күләмендә узган футбол ярышында II урынны яулап шәһәр турында катнашу хокукына ия булдылар. Котлыйбыз һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!
-
Мәңгелек ут яныныда 08.05.2018

Мәңгелек ут -ул мәңгелек хәтер. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар халык күңелендә мәңге яшәрләр. Батырларны ил онытмас, һәйкәленә эзен суытмас.
Гимназиянең 6 А кадет сыйныфы укучылары 7.05 һәм 8.05 көннәрендә М.Горький паркында урнашкан Мәңгелек ут янында сакта торып, Бөек Җиңү алдыннан уза торган тантаналы чараларда актив катнаштылар.
-
VII Бөтенроссия иҗади бәйгесендә җиңү 08.05.2018

Укучылар арасында узган VII Бөтенроссия" Фән граниты - Гранит науки" иҗади бәйгесендә 5 А сыйныфы укучылары Сагындыкова Амалия, Хакимова Алинә,Галиев Айназ, Хабибуллин Вилдан ( укытучылары- Галиева Гөлназ Шамил кызы) катнашып, I урын яуладылар. Котлыйбыз!
-
Бөек Җиңу көненә багышланган митинг 04.05.2018

Бөек Ватан сугышы - иң дәһшәтле сугыш булып тарихка кереп калган. Аның кайтавазы әле бүген дә яңгырап, ул елларның фаҗигасын искә төшерә.
Җиңү көнен якынайтыр өчен көне- төне аяусыз көрәш барган. 9 нчы май көнен сугыш,тыл ветераннары аерым бер дулкынлану белән көтеп алалар.
Бүген гимназиябездә Бөек Җиңу көненә багышланган митинг узды. Бу чарада барлык укучыларбыз, ата-аналар да катнашты. Чара бер минут тынлык белән сугышта һәлак булучыларны искә алудан башланды, сугыш турында җырлар һәм биюләр бу көн хәтирәләрен яңартты. Митинг Үлемсез полкның маршы белән тантаналы төстә тәмамланды.
-
" Алиш эзләреннән" исемле V төбәкара конференциясен йомгаклау тантанасы 28.04.2018

27 апрель көнне гимназиядә каһарман язучы Абдулла Алишның 110-еллык юбилеена багышланган V төбәкара фәнни-эзләнү конференциясе узды. Бу чарада катнашучылар саны елдан-ел арта, географиясе киңәя. Быел конференциядә Башкортстан, Пермь, Әстерхан, Ульян, Төмән өлкәләреннән килгән укучылар һәм укытучылар катнашты.
Каләм тибрәтүче, Абдулла Алишның, җәлилчеләрнең тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынучы, янәшәдә яшәүче батырларны барлаучы, эзләнүче, иҗатка тартылучы, ә иң мөһиме, туган телдә иҗат итүче, әдәбият белән кызыксынучы балаларның күп булуы куандыра.
Конференциядә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының регионнар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Мусина Гөлия Фәрхат кызы, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең методисты Зиннатуллин Раиф Каримуллович, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире,ф.ф.к. Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Мәгарифне үстерү институтының доценты , ф.ф.к Фәттахова Рузилә Фирдавис кызы, ТР ның Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре, ф.ф.к. Мөхәрләмова Гөлназ Нурфат кызы, Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, Абдулла Алишның туганнары катнашты.
-
Бездә кунакта ветераннар! 25.04.2018

Ел да Җиңү бәйрәме алдыннан без Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны олылап искә алабыз, ел дәвамында ветераннар белән истәлекле очрашулар, төрле чаралар үткәрәбез. Бүген дә гимназиябездә сугыш һәм тыл ветераннарына бәйрәм концерты оештырдык. Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз аларга үзләренең сугыш темасына карата җыр-моңнарын, шигырләрен бүләк иттеләр. Кунакларыбыз үзләре дә сугыш елларын искә алып чыгыш ясадылар, чарадан канәгать калып, күтәренке кәеф белән, рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр.










