Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Татар - Дозор 2019 23.04.2019

21 апрельдә Казанда 11 нче тапкыр "Татар-дозор-2019" квест-уены узды. Быел да безнең гимназиядән 10 класс укучылары: Ибатуллина Зилә, Нигмәтҗанова Лилия, Саттарова Дилара катнашып, Казанның Бауман урамы, Кирмән, Ирек мәйданы һәм Татар бистәсендә төрле биремнәрне үтәп, үзләренә кызыклы мәгълүмат тупладылар.
-
Нәҗибә Сафина бездә кунакта 18.04.2019

12.04 төрле чараларга бай булды. Башлангыч һәм урта сыйныфлар Космонавтика көненә багышланган чараларда катнашса, югары сыйныф укучылары шагыйрә, публицист, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә апа Сафина белән бик матур, җылы очрашу үткәрделәр. 2 сәгатьлек чара бик тиз узып китте. Балалар Нәҗибә Сафинаның шигырьләрен укыдылар,үзләрен кызыксындырган сораулар аша, шагыйрәнең бик кызыклы һәм зыялы әңгәмәдәш икәненә төшенделәр,тормышы һәм иҗаты белән тулырак таныштылар. Нәҗибә апалары белән фотога төштеләр. Бу очрашу балаларның күңелләрендә әле бик озак сакланыр.
-
Тормыш иминлеге дәресләре! 10.04.2019

Бүген мәктәптә тормыш иминлеге дәресләре узды. МЧС инспекторы В.Ю. Тюльков 1-4 сыйныф укучыларын норматив документлар белән таныштырды, балалар МЧС хезмәте турында кызыклы фильм карадылар, беренче ярдәм күрсәтүне кабатладылар. Шулай ук кызыклы мультфильмнар аша куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм табышмакларга җаваплар эзләделәр.
-
Котлыйбыз! 03.04.2019

Н.И.Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ике секция эшендә катнашып, 11 нче сыйныф укучысы Гобәйдуллина Ландыш II һәм III дәрәҗә Дипломнарга ия булды.
Укытучысы: Фәхретдинова Гөлшат Мөхәммәтовна.
-
Бөтендөнья балалар китабы көне! 02.04.2019

02.04 - Бөтендөнья балалар китабы көне. Әлеге көн әкиятче Г.Х.Андерсенның туган көненә туры китереп билгеләнгән. Бу көннәрдә безнең гимназиядә дә Балалар китабы атналыгы уздырыла.Укучыларыбыз китапханәче апалары белән серле китап иленә сәяхәт кылалар.Шулай ук чаралар ахырында "Иң күп китап укучы" билгеләнәчәк.
-
"Моңлы тамчы" фестивале. 01.04.2019

28 мартта Әлмәт шәһәрендә "Моңлы тамчы" фольклор коллективлар фестивале узды.Безнең гимназиядән Галиева Г.Ш. җитәкчелегендә "Энҗе бөртекләре" коллективы катнашты. "Чишмә буе" йоласы белән чыгыш ясадылар. Гала концертта лауреат дипломын яуладылар. Без аларны котлыйбыз!
-
"Тылсым иле" лагеры 28.03.2019

Укучыларыбыз 3 нче чирекне уңышлы тәмамлап, гимназиябезнең "Тылсым иле" лагерына йөри башладылар. Безнең мәктәп яны лагере чыннан да бик ТЫЛСЫМЛЫ! Укучыларыбыз Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында, Пирамида күңел ачу үзәгендә, Габдулла Тукай музеенда, Казан шәһәренең экология үзәгендә, шәһәр китапханәсендә булып кайттылар. Лагерьдә "Тылсымлы куллар", "Театр" түгәрәкләре уңышлы гына эшләп килә. "ГТО", "Игелекле йөрәк" темаларына рәсем, "Күңелле старт", "Отряд почмагы", шигырь һ . б. конкурслар уздырылды. Гомумән алганда, укучыларның яллары бик күңелле, кызыклы һәм файдалы уза.
-
2 көнлек республика семинары 21.03.2019

20,21.03 көннәрендә гимназиядә" Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда эффектив юллар" исемле республика семинары узды.Семинарда Татарстан Республикасы мәктәпләре укытучылары белән бергә Чувашиядән килгән мөгаллимнәр дә катнашты. Чарада катнашучылар ачык дәресләр, мастер- класслар карадылар, " Милли мирас", " Алиш варислары", " Мәңгелек хәтер" ," Иске татар бистәсе" музейлары белән таныштылар. Кунаклар " Күңелле тәнәфес" ләрне дә бик яратып кабул итте. Семинар бик матур эшлекле булды һәм оешкан төстә узды.
-
По приему в 1 класс 19.03.2019

Набор детей в 1 -ый класс с татарским языком воспитания на 2019-2020 учебный год завершен, имеются 6 мест в класс с татарским языком обучения.
На 19.03.2019 года: в 1А классе ( татарский класс) - 22 чел. , классный руководитель - Гарифуллина Лейсан Шаукатовна , в 1 Б классе ( класс с тат.яз воспитания) - 31 чел., классный руководитель - Зиннурова Наиля Зайнутдиновна, в 1 В классе ( татарский класс)- 34 чел., классный руководитель- Валеева Ильсия Яхиевна.
-
Республика семинары узды 16.03.2019

13.03 көнне гимназиядә " Милли мәктәпләрдә рухый- әхлакый тәрбия" исемле татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары узды.Семинарда Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 50 дән артык укытучы катнашты. Гимназия мөгаллимнәре ачык дәресләр, мастер- класслар, дәрестән тыш эшчәнлекне яктырта торган чаралар күрсәттеләр, музей педагогикасы белән таныштырдылар. Семинар бик эчтәлекле һәм оешкан төстә узды.










