Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Абдулла Алишның 110-еллык юбилее! 14.09.2018

Бүген, Абдулла Алишның 110 еллык юбилее уңаеннан, гимназиябездә 4А, 5А, 5Б, 5В, 6А сыйныфлары арасында квест-уен узды. Укучыларыбыз язучының биографиясе, иҗаты, әкиятләре буенча белемнәрен сынады. Хәтта Абдулла Алиш лауреатлары буенча да үз белемнәрен әйтеп күрсәттеләр.Чарада А.Алиш премиясе лауреатлары Ләбиб Лерон һәм Йолдыз Шәрәпова, Алишның туганнары:Гөлшат Сөнкишева һәм Фәридә Алишева катнаштылар. Квест нәтиҗәсе буенча, 1 нче урынны, 60 балл җыеп, 6 А сыйныфы укучылары; 2 нче урынны 57 балл туплап, 4 А сыйныф укучылары; 3 нче урынны, бертигез баллар җыеп, 5А һәм 5 В сыйныфлары бүлеште. Афәрин!
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы. 13.09.2018

13 нче сентябрь көнне гимназиядә гомуми әти-әниләр җыелышы узды. Директорыбыз Рәхимә Минвәли кызы Арсланова әти-әниләрне узган уку елы нәтиҗәләре, проблема һәм перспективалар, локаль актлар, норматив документлар, 2018-2019 нчы уку елына куелган максат һәм мәсьәләләр белән таныштырды. Жыелышта балалар табибы М.А.Калинкина чыгыш ясады. ул ГРИППтан, ОРВИ дан саклану ыссуллары турында сөйләде. Чарада шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре, кәрәзле телефоннарның зыяны, коррупциягә каршы, укучының сәламәтлеге турында да ата-аналар бик файдалы мәгълүмат алдылар.
Ата-аналар комитеты җитәкчесе вазыйфасын күп еллар Гыйлманова Гөлгенә Мансуровна үтәде. Аңа бик зур рәхмәтләр әйтеп, җыелышта яңа җитәкче- Абдуллаҗанова Лилия Хасибулловна билгеләнде. Уңышлар телибез Сезгә!
13 сентября в гимназии состоялось общешкольное родительское собрание. Директор гимназии Рахима Мивалиевна Арсланова познакомила родителей с итогами учебного года,нормативными документами, локальными актами, правами и обязанностями обучающихся, озвучила новые задачи на предстоящий учебный год.
Врач Калинкина М.А., познакомила родителей с требованиями СанПин, рассказала о профилактике гриппа и ОРВИ.На собрании переизбрали председателя РК. Эта обязанность была возложена на Абдуллазянову Лилию Хасибулловну.
-
Эвакуация! 12.09.2018

В гимназии прошла учебная эвакуация.
-
Алиш атналыгы 05.09.2018

Уку елы безнең гимназиядә "Изгелекләр атнасы" белән башланып китте. Укучыларыбыз бу чарада актив катнашып, күбрәк игелекле эшләр, төрле чаралар, акцияләр, ярминкәләр үткәрәләр.
15 сентябрьдә патриот- язучы Абдулла Алишның тууына 110 ел тула. Шул уңайдан гимназиядә бик күп чаралар үткәрелә. 10.09-20.09. аралыгы "Алиш атналыгы" дип игълан ителә. Балалар Алишның биографиясен өйрәнәләр, әкиятләрен укыйлар, ШТК һәм брейн-ринг чараларын оештыралар. Аерым сыйныфлар квест- уенга әзерләнәләр.
Уңышлар Сезгә, укучылар!
-
Белем көне белән! 01.09.2018

Гөрләп җәй айлары үтеп тә китте,бүген 1 нче сентябрь - Белем бәйрәме!
Барлык укучыларыбызны, укытучыларыбызны һәм әти-әниләребезне яңа уку елы башланып китүе белән котлыйбыз!
Кадерле укучыларыбыз!
Уку елы сезгә һәрчак
Бары уңыш китерсен,
Диктантлар «биш”кә язылсын,
Мәсьәләләр чишелсен
Мәктәптә күңелле булсын,
Дәресләр җиңел үтсен.
Һәм сезнең өчен ачылсын
Бар могҗизасы җирнең! -
Для вас,родители! Сезнең өчен, әти-әниләр!1 нче сыйныфка балаларны кабул итү дәвам итә 20.06.2018

Хөрмәтле әти-әниләр!
13 нче сентябрь көнне гимназиядә гомуммәктәп ата-аналар җыелышы узачак. Узган уку елына нәтиҗәләр ясалачак, яңа уку елына укыту планы, программалар, локаль актлар белән таныштыру булачак. Бу мәгълүматлар белән гимназиябезнең сайтында " Белем бирү учреждениесе турында мәгълүмат - Сведения об образовательной организации" бүлегендә менә бу ссылка буенча: https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2414.htm/page13379.htm танышып килүегез сорала.
Увжаемые родители!
13 сентября состоится общешкольное родительское собрание, где будут подведены итоги за 2018-2019 учебный год. На собрании вас познакомят с Уставом гимназии, нормативно- правовыми документами, локальными актами и предстоящими задачами на новый учебный год. Предварительно, для учета вашего мнения, с документами так же можно ознакомиться на сайте гимназии в разделе " Сведения об образовательной организации" ( Документы. Образовательные стандарты) В течение 10 дней свои предложения можете отправить на электронную почту школы gim2072@mail.ru
https://edu.tatar.ru/sovetcki/page2414.htm/page13379.htm
2018-2019 нчы уку елында гимназиядә 4 беренче сыйныф ачыла: 2 татар сыйныфы, 2 милли тәрбия сыйныфы. Класс җитәкчеләре: 1 А татар сыйныфы - Сәгъдиева И.М.,1 Б татар- инглиз сыйныфы - Минимуллина А.Х., 1 В милли тәрбия сыйныфы , музыкаль - эстетик класс - Хакимова Ф.Н., 1 Г милли тәрбия сыйныфы, спорт-хореография классы - Тяминова Л.К.
Бүгенге көндә 1 нче сыйныфка 10 баланы кабул итү мөмкинлеге бар : 5 бала - татар сыйныфына, 5 бала1 Г - милли тәрбия сыйныфына.
В 2018- 2019 учебном году в гимназии открываются 4 первых класса. На сегодняшний день имеются 10 мест. Ждем будущих первоклассников : 5 чел.- в татарский класс и 5 чел.- в класс с воспитанием на татарском языке.
Рәхим итегез! Добро пожаловать!
-
6 июня - день рождения А.С. Пушкина 06.06.2018

6 июня в 11.00 на территории Лядского сада (ул.М. Горького) в день рождения А.С.Пушкина в Казани состоится 5-й Городской книжный фестиваль «Книга-фест-2018» («Китап-фест - 2018»).
Для самых юных посетителей Фестиваля будет организована детская площадка «Филлиппок» с литературными квест-играми и конкурсами, ролевыми чтениями и викторинами по произведениям Л.Н.Толского, пройдет литературный флешмоб «Толстой - детям».
В рамках Фестиваля будет организован Литературный диктант из произведений Л.Н.Толстого, на котором каждый участник сможет проверить свои знания.
В «Летней читальне» можно будет познакомиться с выставкой – экспозицией, посвященной творчеству писателя Л.Н.Толстого, а также книжными новинками. Приобрести в домашнюю библиотеку полюбившиеся книги можно будет на выставке-продаже книжной продукции.
В течение всего литературного праздника будет проходить буккроссинг.
-
ЮХИДИ хезмәткәре бездә кунакта! 05.06.2018

Укучылар бик рәхәтләнеп "Тылсым иле" исемле мәктәп яны лагерендә ял итәләр. 5 нче июнь көнне бездә кызыклы да, файдалы да очрашу булды. Чөнки кунакка ЮХИДИ хезмәткәре килде. 18 майдан 18 июньгә кадәр Бөтенроссия "Игътибар, балалар!" акциясе бара . Шушы айлык кысаларында балалар арасында пропаганда эше алып барыла. Инспектор балаларга юлда сак йөрергә, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте. "Без юлда йөрү кагыйдәләрен беләбезме?"дигән темага КВН - ШТК да уздырды. Бу уенда балалар өч командага бүленеп ярыштылар. Бу ярышта дәресләрдә, класстан тыш чараларда алган белемнәр ярдәм итте. Укучылар кроссворд чиштеләр, киселгән юл билгеләрен төзеп, аларны таныдыклар Төрле сорауларга җаваплар да алдылар. Уен ахырында йомгак ясалып, җиңүче команда да билгеләнде. Һәр командага бүләкләр бирелде. Бер бала да бүләксез калмады.
-
" Тылсым иле"мәктәп яны лагере 01.06.2018

" Тылсым иле" мәктәп яны лагерендә быел 80 бала ял итә. Монда бер көн икенчесенә охшамаган. Балаларны көн дә яңа уен, төрледән - төрле чаралар, бәйге-ярышлар көтә.Тәрбияче апалары белән бергә укучыларның китапханәләргә, музей- театрларга, киноларга да баруы каралган. Саф һавада йөрү, табигатькә чыгу да балаларга бик ошый.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2018

24 нче май көнне чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бу моңсу да, күңелле дә чара. Күз яшьләре дә, елмаюлар да, көлүләр дә булды бу тантаналы бәйрәмдә.
Киләчәктә балаларга тик уңышлар гына телибез. Имтиханнарны яхшы гына биреп, теләкләренә ирешсеннәр, тормышта үз урыннарын тапсыннар иде. Барыр юллары озын, киртәләрсез, якты булсын!










