Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Республиканский родительский интернет-семинар 30.05.2019

О проведении 31.05.2019 Республиканского родительского интернет-семинара
Во исполнение плана работы Министерства образования и науки Республики Татарстан 31.05.2019 с 11.30 до 13.00 состоится Республиканский родительский интернет-семинар «Безопасное лето».
Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу: https://ieml.ru/. -
Мәктәп яны лагере эшли башлады. 27.05.2019

27 нче май көнне мәктәпләрдә җәйге ял лагере эшли башлады. Безнең гимназиядәге " Тылсым иле "лагере дә бүген балаларны кабул итте.Беренче көн булуына карамастан, бүген укучылар " Әкият" курчак театрына барып, үзләренең ялларын бик файдалы һәм кызыклы үткәрделәр.Ай дәвамында балаларны кызыклы уеннар, спорт чаралары, экскурсияләр,ә ашханәдә тәмле сыйфатлы ризыклар көтә.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2019

Бүген 11 нче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Күңелле һәм шул ук вакытта моңсу бәйрәм булды бу. 11 ел укыган уку йорты, укытучылар белән, әлбәттә, аерылуы җиңел түгел. Гимназия балалар күңелендә бик матур якты хәтирә булып күңелләренә уелып калыр.
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Без сезгә киләчәк тормышыгызда уңышлар, яңа үрләр яулап, лаеклы шәхес булуыгызны телибез. Барыр юлларыгыз туры, киртәләрсез, күгегез аяз, кояшлы булсын. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, киләчәгегез якты һәм матур булсын!
-
"Кожаный мяч" турнирында җиңү 23.05.2019

Гимназиянең футбол командасы Бөтенроссия "Кожаный мяч" район сайлап алу турларында җиңү яулап, 23 нче май көнне узган район этабы турнирында 1 нче урынга лаек булды һәм шәһәр (И.Р.Метшин тамаша кылачак) этабында катнашу хокукына ия булды. Котлыйбыз һәм яңа җиңүләр теләп калабыз.
-
М. Садрига мемориаль такта ачылды 22.05.2019

21.05 көнне Казанда фронтовик- шагыйрь Мөхәммәт Садри истәлегенә мемориаль такта куелу тантанасында гимназия укучылары да катнашты.Мемориаль такта шагыйрь 1954 елдан 1999 елга кадәр яшәгән Себер тракты урамындагы 9/5 диварына эленде.
Ачылу тантанасы Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар, шулай ук шагырьнең балалары катнашында узды.
-
Гимназия көне 16.05.2019

16 нчы май көнне " Гимназия көне" уңаеннан безнең уку йортында бәйрәм чарасы узды. Бу тантанада олимпиадаларда, төрле конференцияләрдә, фестивальләрдә җиңү яулаган укучылар, нәтиҗәле эшләүче мөгаллимнәр, гимназия тормышында актив катнашкан ата-аналар бүләкләнде.Чара җыр- биюләр белән үрелеп барды һәм бик матур узды. Барлыгы бу тантанада 250 дән артык иң актив һәм тырыш укучы бүләкләнде.
-
Бөек Җиңу көненә багышланган митинг 08.05.2019

Дәһшәтле сугышта Җиңү 27 миллион кешенең гомере хакына яулап алынды.
8 нче май иртәсендә гимназиядә Бөек Җиңүнең 74- еллыгы уңаеннан митинг үзды.Бу чарада укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Митингта " Үлемсез полк" мәйдан уртасыннан узды, сугыш җырлары яңгырады.
-
" Алиш эзләреннән" исемле VI төбәкара конференциясен йомгаклау тантанасы 30.04.2019

Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исеме халкыбыз теленнән мәңге төшмәс, газиз халкы белән иҗатлары да мәңге яшәр. Моңа дәлил булып безнең гимназиядә узучы “ Алиш варислары” исемле VI төбәкара фәнни -эзләнү конференциясен дә атап була. Бу чарада катнашучы укучылар чын мәгънәдә А.Алишның иҗаты, тормышы белән кызыксыналар, эзләнү эшләре алып баралар, язучының әкиятләре үрнәгендә үзләре дә әкиятләр иҗат итәләр, янәшәдә яшәүче батырларны барлыйлар, туган телебезне саклауга үз өлешләрен кертәләр, ә иң мөһиме Алиш үрнәгендә тәрбияләнәләр, чын шәхес булып үсәләр.
Кайта алмады туган төбәгенә,
Суламады Ватан һавасын...
Алиш исеме бөтен җир шарында
Бер матур җыр булып яңгырасын!
( Фотода: директорыбыз Рәхимә Арсланова Алишның туганнары белән таныштыра)
-
Финанс - грамота дәресе 30.04.2019

30.04 көнне 7 нче сыйныф укучыларына банк хезмәткәре Акинин Иван Павлович финанс грамотасы дәресе үткәрде. Бу тема бүгенге көндә бик актуаль. Балалар лекторны бик кызыксынып тыңладылыр, үзләрен кызыксындырган сорауларга тәфсилле җавапалар алдылар. Дәрес ахырында Иван Павлович белән якыннан аралаштылар.
-
26 нчы апрель - Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2019

26 нчы апрель - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан гимназиядә бик күп чаралар узды. 10 нчы сыйныф укучылары Г.Тукайның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар. 3 нче сыйныф укучылары китапханәчебез Римма Садыйкова белән бергә шагыйрьгә багышланган бик матур әдәби- музыкаль кичә үткәрделәр, 5 нче сыйныфлар Г.Тукайның иҗаты буенча линейкада катнаштылар, башка сыйныф укучылары тематик сыйныф сәгатьләрендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай турында әңгәмә кордылар, аның шигырьәрен укыдылар. Һәрбер чара татар халкының гимнына әверелгән" Туган тел" җыры белән тәмамланды.










