Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
" Татарча диктант" 21.10.2019

19.10 көнне гимназия коллективы Бөтендөнья " Татарча диктант" акциясенә кушылды. Бу чарадан ата-аналар да читтә калмады. Гимназиянең 10 аудиториясендә диктант язу оештырылган иде. Укытучыларга текстны А.Алиш премиясе лауреаты, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова укыды.7 А сыйныфы укучылары бәйрәм рухы кертү максатында милли баш киемнәре киеп яздылар.
Бу акциягә Бөтендөнья татар хатын-кызларының Казан бүлеге дә кушылды.Алар белән бергә Абдулла Алишның туганы Гөлшат апа Сөнкишева, Г.Исхакыйның иҗатын берәмтекләп өйрәнгән Лена Гайнанова, сугыш чоры баласы Мансура апа Гыйлметдинова, парлап килгән 78 яшьлек Нәсимә ханым белән 81 яшьлек Рәфкать Ибраһимовлар да диктант яздылар. Гимназиядә иң яшь диктант язучыга 12 яшь булса, иң олысына 93 яшь иде. Зөмәрә Халикова,танылган татар режиссеры К.Тумашеваның кызы, олы яшьтә булуына кармастан, башкалардан калышмыйча, диктантны тулысынча язып чыкты.
Гимназиядә узган " Татарча диктант" акциясе турында " Шәһри Казан" газетасының 23.10.2019 № 118 нче санында( 4 нче бит) укып була.
-
М.Җәлил музеенда 21.10.2019

18.10 көнне 7 нче сыйныф укучылары Галеева Гөлназ Шамил кызы җитәкчелегендә М.Җәлил музеенда күренекле шәхесләр, артистлар белән бергә узган музыкаль- әдәби кичәдә катнаштылар. Бу чара балалар өчен кызыклы гына түгел, бик кирәкле һәм файдалы булды. Кичәдән соң безнең укучыларыбыз музей белән танышып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да таптылар.
-
" Мәгариф йолдызлары" 18.10.2019

Татарстан Дәүләт Советында 18.10 көнне Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов катнашында"Мәгариф йолдызлары" исемле киңәшмә узды. Бу чарада безнең директорыбыз Рәхимә Арсланова да катнашты. Киңәшмәдә мәгариф өлкәсендәге уңышлар турында сөйләнде, бу юнәлештә булган проблемалар күтәрелде,"Авыл укытучысы" бәйгесенә йомгак ясалды. Фойеда чара алдыннан бик матур күргәзмә дә ачылды. Анда мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән алдынгы җитәкчеләр,мөгаллимнәрнең фотосурәтләре урын алган иде. Алар арасында безнең директорыбыз Рәхимә Минвәли кызы Арсланованың да сурәте булуы- гимназиябез өчен зур горурлык.
-
КФУ ның Педагогика һәм психология институты студентлары бездә практикада 18.10.2019

КФУ ның "Педагогика һәм психология институты"нда Төркмәнстаннан килеп укучы студентлар 18.10 көнне безнең гимназиягә практика узарга килделәр. Беренче көнне студентлар гимназия тормышы, укытучылар һәм укучылар белән таныштылар. Бер ай дәвамында алар дәресләрдә булачак, укытучы һөнәренең асылына төшенүдә беренче адымнарын ясаячаклар.Уңышлар телик аларга!
-
" Сөмбелә" бәйгесе 18.10.2019

17.10-18.10 гимназиядә " Сөмбелә" бәйрәме кысаларында шул исемдәге бәйге узды. Бу чарага һәрбер сыйныф бик яхшы итеп әзерләнгән. Алар көзге уңышлардан искиткеч күргәзмә оештырдылар. "Сөмбелә" бәйгесендә катнашкан кызлар җыр - биюдә генә түгел,тапкырлыкта да көч сынаштылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча: 1-4 нче сыйныфлар арасында Гран-прига Гайнетдинова Нәзилә һәм Мисалова Зәмирә , 5-8 нче сыйныфлар арасында Сиразҗиева Зәринә ия булды.
-
Аккаунты Министерства образования и науки РТ
10.10.2019
Министерство образования и науки Республики Татарстан доводит до сведения работников образовательных учреждений, родителей и детей о действующих аккаунтах в социальных сетях, на которых размещаются актуальные новости МО и Н РТ :
В контакте: https://vk.com/moinrt
https://vk.com/public174961040
Instagram: https://www.instagram.com/mon.rt/
Facebook: https://www.facebook.com/groups/2426344784276255/
Одноклассники: https://ok.ru/profile/586990108938
-
Укытучылар көне белән! 07.10.2019

5 нче октябрь көнне Укытучылар көне уңаеннан зур бәйрәм концерты узды. Балалар җыр, биюләре, театраль күренешләре, мәзәкләре белән мөгаллимнәрне сөендерделәр, гимназиябезгә чын бәйрәм рухы керттеләр.
Сезне бәйрәм белән котлап,
Теләкләрнең телик изгесен!
Укытучы - бөек кеше бит ул -
Шуны дөнья, барлык җиһан белсен!
Хөрмәтле укытучылар!
Сез барыгыз да ихтирамга, игътибарлга лаек искиткеч кешеләр.
Бәйрәм белән Сезне!
-
Көзге кросс. 07.10.2019

6 нчы октябрь көнне "Казан- Арена" янында "Милләтләр кроссы - Кросс нации - 2019" узды. Безнең укучылар һәм укытучылар актив катнашып кына калмадылар, ә рәхәтләнеп саф һавада сәләмәтлекләрен ныгыттылар. Көн бик матур,ә кәефләр күтәренке иде. Рәхмәт оештыручыларга!
-
Өлкәннәр көненә Бәйрәм чарасы 02.10.2019

2 нче октябрь көнне гимназиядә Өлкәннәр көненә багышланган " Яшьлегем чишмәләре" исемле Бәйрәм чарасы узды.Бу чарада әби- бабайларыбыз, абый- апаларыбыз зур кызыксыну белән концерт карадылар, биеделәр, җырладылар, уеннарда катнаштылар, бер-берсе белән аралаштылар . Алар чәй табыны артында да хәтирәләре белән уртаклаштылар һәм бик канәгать булып кайтып киттеләр.
Күңелләрдә яшьлек хәтирәсе,
Йөрәкләрдә яшьлек чаткысы,
Күзләрегез шулай очкын булып,
Сүрелмичә янып, балкысын!
-
«Цифровой прорыв» в Казани вошел в Книгу рекордов Гиннесса 30.09.2019

Финальный хакатон всероссийского конкурса «Цифровой прорыв» вошел в Книгу рекордов Гиннесса как самое масштабное соревнование ИТ-специалистов в мире.
В рамках конкурса более 3 тысяч специалистов из 77 регионов России работали на одной площадке одновременно. Финал проходил 27—29 сентября в МВЦ «Казань Экспо».
В этом конкурсе приняли участие и учащиеся нашей гимназии. Ученик 10 класса Файзуллин Талгат, показав прекрасные знания в области IT , занял 1 место и получил право на бесплатное обучение на 1 модуле любого курса IC:
Клуба программистов.










