Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
" Сәйяр" театр бәйгесендә җиңү 28.11.2019

26 нчы ноябрь көнне " Сәйяр" республика театр бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Бу бәйгедә Галиева Гөлназ Шамил кызы җитәкчелеге астында 7 а сыйныф укучыларының театр коллективы да катнашкан иде. Алар удмурт язучысы Егор Загребинның әсәренә нигезләнеп, " Җаныйлар, җанкайлар" спектаклен куйдылар. Сценарийның авторы - Гөлназ Шамилевна үзе. Укучыларыбыз бик матур чыгыш ясап, Лауреат исеменә лаек булдылар.
-
КФУның Рәхмәт хаты. 28.11.2019

Казан ( Идел буе) Федераль Университетының 215-еллыгы уңаеннан гимназия коллективына Ректор И.Гафуров имзасы белән Рәхмәт хаты тапшырылды. Алар күпъеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен коллективны котлыйлар, балаларны укыту һәм тәрбияләүдә гимназиябезнең эшенә югары бәя бирәләр.
КФУ ның 28 нче боерыгы.
-
Әни,әнкәй,әнием шәһәр бәйгесе 27.11.2019

26 ноябрь көнне безнең гимназия базасында Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә Бөтендөнья татар хатын-кызлары"Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге "Әни, әнкәй, әнием" шәһәр бәйгесе уздырды. Бу чарада башкалабыз мәктәпләрендә укучы балаларның әниләре катнашты. Алар барысы да район этапларында узган бәйге җиңүчеләре иде. 8 әни җыр-биюдә генә түгел, кул эшләре белән шөгыльләнүдә, бишек җырларын башкаруда көч сынаштылар.
Бу бәйгедә гимназиябезнең 7 А сыйныфы укучысының әнисе Сираҗиева Зөлфия Шәяхмәт кызы 3 нче урынга лаек булды.
-
" Әни, әнкәй, әнием" 25.11.2019

18.11.2019 " Дәрвишләр" балалар иҗат үзәгендә узган " Әни,әнкәй,әнием" шәһәр бәйгесенең район турында Сираҗеева Зөлфия Шәяхмәт кызы, 7 а сыйныфы укучысының әнисе, Гран-при яулап, шәһәр турына чыкты. Уңышлар телибез!
-
Спортсменнар белән җанлы аралашу 08.11.2019

07.11 көнне гимназиянең 7-8 нче сыйныф укучылары УНИКС ның Баскетбол клубы үткәргән чарада булдылар. Монда балалар мастер-классларда катнаштылар, Баскет-холл буенча экскурсия уздылар, тренажер залларында булдылар, спортсменнар белән аралашып кына калмадылар, алар белән баскетбол да уйнап алдылар. Аралашу рус- инглиз телләрендә барды.Чара балаларның күңелендә бик җылы тәэсирләр калдырды. Укучылар спортның уен гына түгел, көч, тырышлык таләп итә торган җитди һөнәр икәненә һәм кеше тормышында бик әһәмиятле урын алуына тагын бер кат төшенеп кайттылар.
-
"Яшьармия" сафларына кабул итү 29.10.2019

29.10. көнне гимназиядә 5 нче сыйныф укучыларын " Юнармия- Яшьармия " сафларына кабул итү тантанасы узды. Чарада РФ ның Эчке эшләр идарәсе полковнигы Шишкин С.И. һәм капитан Куприянов Д.С.катнаштылар.
-
Мини-футболда II урын 29.10.2019

Октябрь азагында башкалабыз мәктәпләре арасында мини- футбол ярышы узды. Физкультура укытучысыТимерханов Рөстәм Хәнифович җитәкчелегендәге гимназиянең 8 нче сыйныф укучы малайларыннан тоган команда район бәйгесендә җиңеп,шәһәр турына чыкты һәм II урынга лаек булды. Бу безнең өчен зур җиңү һәм горурлык!
-
" Алиш варислары" сафларына кабул итү 28.10.2019

28.10 көнне гимназиябезнең 1 нче сыйныф укучыларын " Алиш варислары" сафларына кабул итү тантанасы узды. Чара укучыларның җыр-биюләре белән үрелеп барды.Балалар Алиш исеменә лаек булып, тырышып укырга, тәртипле булырга сүз бирделәр.
" Алиш исеменә лаек булып,
Уңган, тырыш булып үсәрбез.
Алиш кебек батыр булсак әгәр,
Космоска да барып җитәрбез".
-
"Калфаклы сандугач" 26.10.2019

23.10. узган танылган татар композиторы Сара Садыйкова исемендәге " Калфаклы сандугач" X төбәкара фестиваль- конкурста Гөлнур Урманчеева җитәкчелегендәге гимназиябезнең " Сәйлән" курайчылар ансамбле III дәрәҗә Дипломга ия булдылар.
-
Районда узган " Сөмбелә" бәйгесе 24.10.2019

23.10.2019 " Дәрвишләр" балалар иҗат үзәгендә " Сөмбелә" шәһәр бәйгесенең район туры узды. Бу чарада гимназиянең 6 А сыйныфы укучысы Кәбирова Азалия дә катнашты. Ул матур гына чыгыш ясап, 18 кыз арасыннан мәртәбәле I урынга лаек булды.










