Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Урок цифры!Цифра дәресе 27.11.2020

Бу атнада гимназиядә укытучылар укучылар белән заманча: Финанс грамотасы һәм Цифрлы дәресләр үткәрделәр.Бу темалар балалар өчен бик кызыклы.Укучыларыбыз мондый дәресләрдә үзләре өчен бик күп мәгълүмат алалар. Үзләре дә белгәннәрен сөйлиләр, күрсәтәләр.Мондый дәресләрне балалар бик яраталар.
-
" Алиш варислары" сафларына кабул итү 19.11.2020

19 нчы ноябрь көнне 1 нче сыйныф укучылары " Алиш варислары" сафларына кабул ителде. Укучылар гимназист исеменә лаек булып, тырышып укырга сүз бирделәр.Чара балаларның җыр-биюләре белән үрелеп барды. 11 нче сыйныф укучылары балаларга күкрәк билгеләре тактылар. Гимназия директоры Рәхимә Минвәлиевна Арсланова укучыларга котлау сүзләре җиткерде һәм китаплар бүләк итте.
Пандемия шартларында һәрбер сыйныф санитар - гигиеник таләпләрне үтәп,чараны үз кабинетларында үткәрде.
-
Котлыйбыз! Поздравляем! 11.11.2020

8 нче Б сыйныфы укучысы Кузьмина Милана (укытучысы - Хафизова Л.А) 15-18.10.2020 Санкт-Петербург шәһәрендә "Чехов, Пушкин, Санкт-Петербург һәм Дөнья мәдәнияте" XXll нче Халыкара яшьләр фәнни конференциясендә катнашып, lll нче дәрәҗә Дипломга ия булды. Котлыйбыз!
Ученица 8 Б класса Кузьмина Милана (педагог- Хафизова Л.А) награждена Дипломом lll степени XXII-ой Международной юношеской научной конференции "Чехов, Пушкин, Санкт-Петербург и Мировая культура", который проходил с 15-18 октября 2020 г. в городе Санкт-Петербург. Поздравляем!
-
Котлыйбыз! Поздравляем! 10.11.2020

Безнең гимназиянең югары категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы Фәхретдинова Гөлшат Мөхәммәтовна Татарстан Республикасында мәгариф эчтәлеген һәм технологияләрен модернизацияләүгә юнәлтелгән I региональ бәйгедә абсолют җиңүче дип табылды.Котлыйбыз!
Поздравляем нашего педагога высшей квалификационной категории, учителя родного( татарского) языка Фахрутдинову Гульшат Мухамметовну с абсолютной победой в I региональном конкурсе по выявлению лучших региональных практик Республики Татарстан в рамках реализации мероприятий по модернизации технологий и содержания обучения в соответствии с ФГОС посредством разработки концепций модернизации конкретных областей, поддержки региональных программ развития образования и поддержки сетевых методических рбъединений в рамках государственной программы РФ " Развитие образования" в 2020 году.
-
" Тылсым иле"ндә 03.11.2020

Гимназиябездә " Тылсым иле" исемле көзге мәктәп яны лагере эшли башлады. Монда көн дә төрле кызыклы чаралар, бәйгеләр уза. Лагеребезгә кунаклар да килә.
03.11 көнне балалар " Сабантуй" газетасы хезмәткәрләре белән очраштылар, алар үткәргән мастер- класста катнаштылар һәм апалары алып килгән матур бүләкләргә ия булдылар. Гимназия балалары тырышып укыйлар да, күңелле ял да итә беләләр.
-
Гимназиябездә экспертлар 27.10.2020

27 нче октябрьдә гимназиядә“Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында туган телләрдә иң яхшы укыту тәҗрибәсе”гранты кысаларында мәктәпнең гамәли эшенә бәя бирү максатында эксперт комиссиясе эшләде. Экспертлар гиминазиядә үткәрелгән дәресләрне карадылар, инновацион проект, методик, ата-аналар белән эш, дәреслекләр һәм педагогик кадрлар белән тәэмин ителешне анализлап, сыйныфтан тыш чаралар, дәрестән тыш эшчәнлек белән таныштылар.
27 октября в гимназии, в рамках присуждения гранта “Лучший опыт преподавания на родных языках в общеобразовательных организациях Республики Татарстан” работала экспертная комиссия с целью оценки практической работы школы. Эксперты посетили уроки, ознакомились с инновационными проектами, методической работой, с организацией внеклассных мероприятий, внеурочной деятельностью,обеспеченностью учебниками и учебными пособиями на родном (татарском) языке, педагогическим составом и работой с родителями.
-
Көзге күргәзмә 26.10.2020

И,юмарт көз!
Күпме муллык алып килдең син безгә,
Эшләнмәләрне күрергә
Килегез күргәзмәгә!
Октябрьдә гимназия укучылары көз уңышларыннан, төрле яфраклардан матур-матур эшләнмәләр әзерләп, күргәзмә оештырдылар.Менә нинди гүзәллек. нинди матурлык тудырган бит укучыларыбыз!
-
Бездә кунаклар бар! 07.10.2020

Бүген безнең гимназиягә "Салават күпере" һәм "Сабантуй" журналыннан Рүфия һәм Аида килде. Алар укучыларыбызны балалар өчен чыга торган матбугат белән, кызыклы материаллар, яңа чыккан рубрикалар белән таныштырдылар, мастер-класс оештырдылар. Укучыларыбыз апаларын бик кызыксынып тыңладылар, үзләре дә аларга осталыкларын күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. "Сорау-җавап" уенында бүләкләргә дә ия булдылар.
" Салават күпере" һәм " Сабантуй" журналлары хәзер тагы да кызыклырак, эчтәлеге ягыннан баерак һәм рәсемнәрнең матур, төсле һәм мавыктырыч булулары белән аерылып торалар.
Бу очрашудан соң гимназиядә "Сабантуй," "Салават күпере" һәм ,гомүмән, газета-журналларга язучылар саны артыр дигән теләктә калабыз.
-
" Өлкәннәр көне" белән 01.10.2020

Хөрмәтле әби - бабайларыбыз, дәртле йөрәкле, көр күңелле хөрмәтле олы яшьтәге укытучыларыбыз!
Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!
Җаваплы, шул ук вакытта бик кирәкле һөнәрегездә зур уңышлар телибез, әби- бабайларыбызга саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез!
" Замандаш" мәктәп үзидарәсе
-
Татарча диктант 28.09.2020

26.09 көнне гимназиянең югары сыйныф укучылары укытучылар белән бергә " Татарча диктант" акциясенә кушылып, диктант яздылар.Фоат Галимуллин укыган текст балалар өчен авыррак булса да, укучылар үз эшләрен тулысынча башкарып чыктылар. Бу кирәкле чара гына түгел, ә милләтебезне берләштерүгә, әдәбиятыбызны саклауга, үстерүгә юнәлтелгән акция дә.










